Казанда узучы БРИКС илләре уеннары ахырына якынлаша. Миллилек ягыннан карасак, уеннарның иң матур мизгеле – «Ак Барс» көрәш сараенда узган көрәш буенча ярыш. Милли көрәш БРИКС уеннарына Казанда узу хөрмәтенә кертелде. Кыскасы, 2013 елгы Универсиада кабатланды дисәк тә була. Тагын да матуррак мизгел - пьедесталның беренче баскычында Татарстан егетләрен күрү һәм ил гимнын ишетү.
Ярышларның берничә финалын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та күзәтте. Аның белән бергә Төркестан өлкәсе Акиме Дархан Сатыбалды, Кызылорда өлкәсенең Акиме Нурлыбек Налибаев һәм Россия Хөкүмәте башлыгының спорт буенча киңәшчесе Олег Матыцин катнаштылар. Җитәкчелекнең милли көрәш карарга килүе - әлеге спорт төре өчен зур дәрәҗә.
Аннары «Ак Барс» көрәш сараеның көрәш ярышларында әле бу кадәр тамашачы күргәне булмагандыр. Финал алышларында урта трибуналарда урын да калмаган диярлек иде. Иртә таңнан Россия спортчылары өчен бер төркем балалар да җан атты. Дөрес булса, алар Балтачтан ук килгәннәр икән. Афәрин! «Руслан, Руслан, Руслан!» дип җан атты алар Балтач көрәшчесе Руслан Рәфыйков өчен.
Оештыручылар игълан иткәнчә, көрәш ярышында 27 илдән 100дән артык спортчы катнашты. Финалга барып җитүчеләр – милли спорт төрләре көрәш булган илләр – Россия, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбәйҗан һәм Иран көрәшчеләре. Ярышларны күзәтеп утырган тамашачылар да, көрәшчеләр үзләре дә Үзбәкстан көрәшчеләрен билгеләп үтте.
Үзбәк һәм татар көрәшләре бер-берсенә охшаш, чөнки без төрки халыклар. Мәдәният тә, көрәш тә, тел дә бер төрле. Без Казанга бик еш киләбез. Чөнки билбаулы көрәш буенча халыкара турнирлар, дөнья чемпионатлары биредә еш була. Казан безгә бик ошый. Спорт шәһәре, яшьләр шәһәре һәм бик матур шәһәр. Ярышлар беткәч, Казан Сабан туе булачак. Аны да барып карарга уйлыйбыз, – диде Үзбәкстаннан билбаулы көрәш тренеры Шәүкәт Мирзакулов.
Татар батырлары – БРИКС чемпионнары
Беренче әйләнешләр иртә белән үткәрелсә, финал алышларын төштән соң күзәттек. Финалга һәр үлчәү авырлыгында да Россия көрәшчеләре чыгуына беркем дә аптырамагандыр. Көрәш буенча Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр юк, билгеле.
БРИКС уеннарында Россия данын сигез көрәшче яклады. Алар – 60 кг да Алексей Абрамов, 70 кг да Ислам Фәләхов, 75 кг да Динар Кәримуллин, 80 дә Ранис Галимуллин, 90 да Азат Габдрәшитов, 100 кг да Руслан Рәфыйков, 130 кг да Радик Сәлахов һәм югары үлчәү авырлыгында Ранис Гыйләҗетдинов. 65 кг да ил өчен Ульяновсктан Артур Хәкимов, 85 кг Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев чыгыш ясады. Һәм алар барысы да БРИКС илләре уеннарының алтын медаленә лаек булдылар.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
60 кг да билбаулы көрәш буенча да, татар көрәше буенча да дөнья чемпионы Алексей Абрамов финалда Азәрбәйҗан көрәшчесен 5:0 исәбе белән отты. Келәмгә дога укып чыккан Абрамов җиңүеннән соң үзенең «коронка»сына әйләнгән сальто ясады. Ул – БРИКС илләре уеннарында Россия җыелма командасына көрәш буенча беренче алтын медаль яулаган көрәшче.
Карап торышка гына җиңел кебек. Чынлыкта без бу ярышларга бик каты әзерләндек. Бу ярыштан кала алда дөнья чемпионаты бар. БРИКСны оттык, хәзер дөнья беренчелеген генә отасы калды. Көчле егетләр килгәннәр, бигрәк тә Азия илләреннән, яхшы көрәш күрсәттеләр, – диде Алексей җиңүеннән соң.
65 кг авырлыкта Артур Хәкимов Үзбәкстан көрәшчесен 6:0 исәбе белән отты. «Мин – БРИКС уеннарында Ульяновск өлкәсен тәкъдим итүче бердәнбер спортчы», – диде Артур горурланып.
70 кг да Ислам Фәләхов та Үзбәкстан көрәшчесенә каршы чыкты. Ул көндәшләрнең көчле булуын билгеләп үтте. «Үзбәкләр, төрекмәннәр, казахлар безгә яхшы көндәшлек күрсәтәләр», – диде көрәшче. Шулай да финалда көндәшенә бер алым да эшләргә ирек бирмәде.
Бу ярышларга без озак әзерләндек. Сезон дәвамында да әзерлек яхшы булды, БРИКС өчен Кырымда да сборларда булдык, шуңа күрә форма әйбәт. Көрәш – минем өчен күңел тынычлыгы, яшәү рәвеше. Киләчәктә дә шулай көрәшербез, дәвам итәрбез. Бу ярышка эләгүемә бик шат. Чөнки Татарстанда да, Россиядә дә көндәшлек көчле. Ә мондый ярышлар күп булмый, бу – тарихта беренче шундый ярыш, – диде Ислам.
75 кг да дөнья чемпионы Динар Кәримуллин батыр калды. Ул финалда Кыргызыстан көрәшчесен отты. Алдагы әйләнешләрдә Динар үзбәк көрәшчесе белән кискен көрәш күрсәткән иде.
Аллаһка шөкер, үз дигәнемә ирештем – җиңдем. Көндәшләр дә көчле булды, бөтенесе дә лаеклы. Төрле ил кешеләре төрлечә көрәшә, аларның үзләренең милли көрәшләре бар, шуңа күрә һәрберсе белән дә төрлечә көрәшергә кирәк. БРИКС уеннарында үзебезнең көрәшне тәкъдим итү – сөенеч һәм җаваплылык. Көрәш тагын бер баскычка күтәрелде дип саныйм, – диде ул җиңүеннән соң.
80 кг да алтын медальне Башкортстаннан Артур Зөлкәрнәев яулады. Ул рәттән икешәр баллык алым ясап, тиз арада Азәрбәйҗан көрәшчесеннән өстен чыкты. Карап торышка азәрбәйҗанлы Зөлкәрнәевка көндәшлек күрсәтмәде дә кебек. Тик шулай да Артур үзе финал көрәше башка әйләнешләрдән авыррак булуын әйтте.
85 кг да чемпион булып Ранис Галимуллин танылды. Ул Казахстан көрәшчесен баллар исәбе белән отты.
90 кг да батыр булып Азат Габдрәшитов танылды. Алдагы көрәшчеләр кебек ул да рәттән ике баллык алым ясап, Ираннан булган көндәшенә бер мөмкинлек калдырмады. «Россия гимнын тыңлау – минем өчен горурлык», – диде ул.
Хисләр әйтеп бетергесез. Аңлар өчен чыгып, җиңәргә кирәк. Аллаһка шөкер, бу җиңүгә ирешә алдым. Көндәшләрнең үзләренең техникалары бар, тик мин алардан өстенрәк булдым. Әйе, тирләтте, авыррак булды. Минем тормышта җиңелүләр күп булды. Соңгы бер елда бер тапкыр да җиңелмәдем. Бу ярыш – Олимпия уеннары аналогы, дәрәҗәсе зуррак. Монда эләгеп, җиңүемә шатмын, – диде Азат Габдрәшитов.
100 кг авырлыкта чемпион – Руслан Рәфыйков. Аның өчен җан атарга Балтачтан туганнары, гаиләсе, балалары килгән иде. «Алар каршында шундый нәтиҗә күрсәтүемә бик шатмын», – диде көрәшче.
Бик күңелле. Минем тормышымда иң зур ярыш. Үземнең хөрмәткә гимн тыңлау – зур горурлык. Үзбәкстан көрәшчесе белән көрәшүе авыр булды. Аны алты тапкыр Үзбәкстан чемпионы дип ишеттем, – дип уртаклашты ул җиңүеннән соң.
130 кг да батыр калган Радик Сәлахов җиңүен әтисенә багышлавын әйтте. Ул финалда Таҗикстан көрәшчесен баллар исәбе белән тиз арада отып чыкты.
Бу җиңү – әти өчен. Ул мине көрәшкә алып килде, бу җиңүне аңа багышлыйм. Аллаһка шөкер, БРИКС уеннары бездә үтте. Мин безнең татар көрәшен БРИКСка кертүләренә һәм безнең анда көрәшүгә бик шатмын. Җиңәр өчен ел буе шөгыльләндек, – диде Радик Сәлахов.
Иң авыр үлчәү категориясендә Чаллы егете Ранис Гыйләҗетдиновка тиңнәр булмады. Финалда ул Иран көрәшчесен рәттән ике баллык алым ясап отты.
Аллаһка шөкер, булдырдык. Дөнья чемпионатларын отканым бар иде, ләкин монысы башкачарак. Нишләптер, финалга үткәч, әзрәк башка төште. Чөнки бу – зур җаваплылык. Малайлар бөтенесе дә җиңеп чыкты, хата ясамасам дип уйладым. Гимнны тыңлаганда күңел дәртләнә, рәхәт эмоцияләр, – дип сөйләде Ранис Гыйләҗетдинов.
Татар көрәшен халыкара бәйгеләрдә күрү – зур горурлык. Әлбәттә, Сабантуйларда, Татарстан беренчелегендәге көрәш түгел, кагыйдәләре дә бераз башкачарак, сөлгеләрне дә бәйләп кенә көрәшәләр, әмма милли спорт төрләренә булган игътибар сөендерә. Көрәш ярышлары һәрвакыт шулай тулы заллар, югары дәрәҗәдәге оештыру белән үтсә иде.