Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

21:00, 13.06.2024

Казанда узучы БРИКС уеннары турында: «Бу Олимпия уеннары дәрәҗәсе, диләр»

Казанда узучы БРИКС уеннары турында: «Бу Олимпия уеннары дәрәҗәсе, диләр»

Нәрсә ул БРИКС һәм бераз тарих

БРИКС (Brazil, Russia, India, China, South Africa) – Бразилия Федератив Республикасы, Россия Федерациясе, Һиндстан Республикасы, Кытай Халык Республикасы һәм Көньяк Африка Республикасы дәүләтара берләшмәсе. БРИКС берләшмәсе 2006 елның июнендә оеша. Берләшмәне булдыру инициаторы булып Россия чыгыш ясый.

БРИКС уеннары исә – берләшмәдә катнашучы илләр арасында ел саен үткәрелә торган спорт ярышлары.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

  • Беренче тапкыр ул 2016 елда Һиндстанда узды. Ул вакытта футбол турнирында 17 яшькә кадәрге егетләр генә ярышты.
  • Аннары 2017 елда Гуанчжоуда волейбол һәм ушу буенча ярышлар узды.
  • 2018 елда Йоханнесбургта ирләр һәм хатын-кызлар арасында волейбол һәм хатын-кызлар футболы үткәрелде.
  • 2022 елда БРИКС уеннарында Кытай кибертурнир оештырды.
  • 2023 елда ЮАРда узган форумда спорт төрләре саны шактый артты. Анда дөнья спортчылары бадминтон, өстәл теннисы, пляж волейболы, йөзү, теннис буенча көч сынашты.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2024 елда Брикс уеннары Казанда ачык форматта уза. Ике атна дәвамында 97 илдән килгән 5 меңнән артык спортчы 27 спорт төре буенча ярышачак. Алар – волейбол, бадминтон, көрәш, билбаулы көрәш, дзюдо, бокс, шахмат, баскетбол, футбол, ишкәкле спорт, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, җиңел һәм авыр атлетика һәм башкалар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Миңнеханов: «БРИКС уеннары илләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итәр»

БРИКС илләре уеннарының ачылу тантанасы 12 июньдә «Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концерт залында булды. Чит ил спортчыларына БРИКС уеннары йолдызын кабызу турында тамаша тәкъдим иттеләр. Сәхнәдә катнашучы илләр парады да булды. Парадны Абхазия республикасы башлады, Россия Федерациясе тәмамлады.

Абхазия спортчылары ачылыш тантанасы алдыннан казанлыларны һәм чит ил спортчыларын үзләренең биюләре белән дә таң калдырды.

Ачылыш тантанасында спортчыларны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

Сезне Россиядә, Татарстан республикасы башкаласы Казанда БРИКС илләре уеннарынын ачылыш тантанасында каршылавыбызга шатмын. РФ Президенты Владимир Путинга республикабызда масштаблы ярыш уздыруга ышанычы өчен рәхмәт. БРИКС илләре уеннары илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итәр. Барлык спортсменнарга гадел көрәш һәм югары нәтиҗәләр телим. Алга! – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

РФ Президенты Владимир Путин видео белән мөрәҗәгать итте.

БРИКС уеннарын кунакчыл, үзенчәлекле Казан һәм Мәскәү – бай тарихлы, күпмилләтле мәдәнияте, традицияләре булган һәм бер үк вакытта киләчәккә омтылган заманча шәһәрләр кабул итә. Болар барысы да БРИКСның рухын һәм характерын тулысынча чагылдыра – суверен илләрнең берләшүе, алар динамик рәвештә үсештә, үз үзенчәлекләрен саклап, бергәләп масштаблы бурычларны хәл итәләр, бер-берсенең ышанычына, нык дуслыгына һәм мәнфәгатьләрен хөрмәт итүгә нигезләнгән чын партнерлык һәм тигез хокуклы мөнәсәбәтләрнең үрнәген күрсәтәләр, – диде дәүләт башлыгы.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Ачылыш тантанасында катнашкан кунаклар арасында ТР спорт министры Владимир Леонов та бар иде. Ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Казанда үткәрелгән БРИКС уеннарын Олимпиада белән чагыштыруларын әйткән.

Һәркемгә логистика, шәһәр, объектлар бик ошый – без аларны барлык халыкара таләпләргә туры китердек. Ризык та бик ошый – моны барысы да әйтә. Тәмле, туклыклы һәм хәләл ашатабыз. Без көн саен кире элемтә алабыз — кичә Универсиада авылында булдым, бүген объектларга йөрдем. Спортчылар канәгать кенә дә түгел, алар бу Олимпия уеннары дәрәҗәсе диләр. Монда килүчеләрнең күбесе тормышта күпне күргәннәр, аларның кайберләре – күптән түгел узган Олимпия уеннарында катнашучылар, – дип сөйләгән Леонов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

БРИКСта Татарстанлылар

13 июньдә биш спорт төре буенча ярышлар башланды. Аларда Россиянең танылган спортчылары да катнаша – Никита Нагорный, Артур Далалоян, Даниэль Маринов, Ангелина Мельникова (барсы да спорт гимнастикасы), Софья Великая, Марта Мартьянова (икесе дә фехтование), Евгений Кузнецов (суга сикерү), Полина Кудерметова (теннис), Сергей Шубенков (җиңел атлетика).

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия җыелма командасы составына Татарстан спортчылары да кергән.

Спорт гимнастикасында Казанны Россиянең абсолют чемпионы Даниэль Маринов тәкъдим итә. Спорт гимнастикасы дөньясына ул ике ел элек килеп керде һәм бер-бер артлы титуллар яулый башлады.

Дөнья спорты элитасына кергән Казан фехтовальщица Марта Мартьянова да БРИКСта катнаша. Ул 2020 елгы Олимпиадада Россия командасы составында алтын медаль яулады.

Марта Мартьянова

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Халыкара бәйгедә суга сикерү буенча Казанны Никита Шлейхер тәкъдим итә. Ул 2016 елда Европа чемпионатының бронза медален яулады. Шлейхер Токиодагы Олимпиадада да катнашты. Быел Шлейхер Россия Кубогының абсолют җиңүчесе.

Ввыр атлетика буенча дөнья чемпионатының бронза призеры Чаллыдан Зөлфәт Гәрәев та БРИКС Уеннарында Россия җыелма командасы составына керде.

Дзюдо буенча Универсиаданың ике бронза һәм бер көмеш медаль иясе Нияз Билалов та Россия җыелма командасы составында.

Көрәшле БРИКС

Традиция буенча, БРИКС уеннарын оештыручы ил спорт программасына үзенең милли спорт төрләрен дә кертергә тырыша. Мәсәлән, Кытай 2017 ушу-таолуда (хәрби сәнгать төре) буенча да ярышлар булды.

Казанда узучы турнирда спорт төрләре исемлегендә татар көрәше дә бар. 2013 елда булган Универсиадада көрәш кертелгән иде. Татар халкы өчен чын милли байлык булган спорт төре белән чит ил спортчылары да танышачак.

Көрәш буенча ярышлар 21 июньдә «Ак Барс» көрәш сараенда үтәчәк. Көндезге якта беренче әйләнешләр, 15:30 да финал алышлары көтелә.

Көрәш буенча Россия командасына Татарстанның танылган көрәшчеләре тәкъдим итәчәк. Алар арасында дөнья чемпионы, Зәйдән Радик Сәлахов та бар.

Радик Сәлахов

Фото: © «Татар-информ» архивы

Бриксик һәм илчеләр

Бриксик исемле леопард ярышларның талисманы итеп сайланган. «Бриксик исеме җитезлекне, көчне, тизлекне һәм характер ныклыгын символлаштыра. Бу чын чемпионнар ия булган сыйфатлар. Бриксик, БРИКСның беренче уеннары кебек үк, Азиядә туган, ә аннары турнир белән бергә үскән», – дип әйтелә ярышларның рәсми сайтында.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

90 нан артык илдән килгән спортчылар Универсиада авылында яшәячәк.

Илчеләр булып фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова, бокс буенча олимпия чемпионы Александр Поветкин, фехтование буенча ике тапкыр олимпия чемпионы Софья Великая, суга сикерү буенча олимпия чемпионы Илья Захаров, нәфис гимнастика буенча күп тапкыр дөнья чемпионы Яна Батыршина, Казанның «Рубин» футбол клубының һәм Төркия җыелма командасының элеккеге футболчысы Гекдениз Карадениз тора.

Татарстан башкаласында БРИКС уеннарын ябу тантанасын 23 июньдә Сабантуй бәйрәме белән бергә уздырырга планлаштыралар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Источник: Intertat
просмотров: 253

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.