Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

14:48, 13.06.2024

БРИКС спорт уеннары: нинди спорт төрләре, кемнәр катнаша һәм кайда карап була?

БРИКС спорт уеннары: нинди спорт төрләре, кемнәр катнаша һәм кайда карап була?

БРИКС илләре уеннары – халыкара мультиспорт чарасы, анда БРИКС илләреннән һәм чакырылган дәүләтләрдән иң яхшы спортчылар катнашачак. Ярышлар Казанның 17 спорт объектында 27 спорт төре буенча узачак. 97 илдән килгән спортчылар 350дән артык медаль комплекты өчен көч сынашачак.

Ярышларны Матч ТВ каналыннан туры эфирда күрсәтәләр. Шулай ук, казанлылар һәм шәһәр кунаклары халыкара бәйгене спорт объектларына барып карый ала.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бадминтон

13-16 июньдә Бадминтон үзәгендә (Казан, Оренбургский тракт, 99) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар узачак. Ярышлар дүрт көн дәвам итәчәк һәм үз эченә шәхси турнир (биш дисциплина), парлы разряд, катнаш парлы разряд, катнаш парлы уеннарны ала.

Ярышларда Россия Федерациясе җыелма командасы катнашачак, аның составында унбиш тапкыр Россия чемпионы Евгения Косецкая, дүрт тапкыр Россия чемпионы Сергей Сирант һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Фото: © «Татар-информ», Илнар Төхбәтов, архив

Баскетбол

15 июньнән 18 июньгә кадәр Баскет-холлда (Казан, Спартаковская урамы, 1) баскетбол буенча ярышлар узачак. Ул «двоеборье» принцибы буенча үткәрелә.

Матч ике этаптан торачак – интерактив (цифрлы) һәм функциональ (физик). Башта уенчылар НБА 2К симуляторында ярышалар, ә аннары мәйданга күчәләр һәм матчны шул ук исәп белән дәвам итәләр. Мондый тәҗрибә күптән түгел узган «Киләчәк уеннары»нда кулланылган иде.

Фото: © «Татар-информ», Илнар Төхбәтов, архив

Бокс

Бокс буенча ярышлар 19-22 июньдә «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» (Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2а) узачак. Турнирда 25 комплект медаль уйнатылачак (ир-атлар арасында унөч авырлык категориясе һәм хатын-кызлар арасында – унике).

Җыелма команда составында Россия чемпионы Сергей Сергеев, дүрт тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр Европа чемпионы Юлия Чумгалакова һәм башкалар бар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров, архив

Билбаулы көрәш

22 июньдә «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан, Фатыйх Әмирхан урамы, 1Г) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча ярышлар узачак. Ярыш ике стильдә – ирекле һәм классик стильдә үтәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Регина Гомәрова, архив

Байдарка һәм каноэда ишү

19-22 июньдә Урта Кабан күлендә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә (Казан, Һади Такташ урамы, 122) байдарка һәм каноэда ишү буенча 29 комплект медаль уйнатылачак.

Россия җыелма командасын байдарка һәм каноэда ишү буенча Саратов олимпиада резервы мәктәбе спортчылары Кира Степанова, Мария Медведева, Александр Боц һәм Дмитрий Валуев тәкъдим итә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, архив

Ишү спорты

13-16 июнь көннәрендә Ишкәкле спорт төрләре буенча үзәгендә (Казан, Һади Такташ урамы, 122) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ишкәк спорты буенча ярышлар узачак. Ярышлар 8 категориядә үткәрелә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров, архив

Дзюдо

21-22 июнь көннәрендә «Татнефть Арена»да (Казан, Чистопольская урамы, 42) хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында дзюдо буенча ярышлар узачак.

Ярышлар ике көн дәвам итәчәк. Дисциплиналар – ир-атлар арасында шәхси беренчелек, хатын-кызлар арасында шәхси беренчелек.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров, архив

Каратэ

14-15 июньдә Волейбол үзәгендә (Казан, Мидхәт Булатов урамы, 1) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында каратэ буенча ярышлар узачак.

Ат спорты

Ат спорты буенча ярышлар 19-20 июньгә кадәр Казан ипподромында (Казан, Альберт Камалеев проспекты, 27/1) узачак. Ат узышлары тентпеггинг и джигитовка категорияләрендә була.

Ярышларда 12 дәүләт вәкилләре катнашачак – Россия, Әфганстан, Бахрейн, Белоруссия, Һиндстан, Индонезия, Казахстан, Кувейт, Малайзия, Монголия, Төркия, Үзбәкстан һәм Көньяк Африка республикасы.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, архив

Көрәш

21 июньдә «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан, Фатыйх Әмирхан урамы, 1Г) милли көрәш буенча ярышлар узачак.

Ярышлар бер көн дәвам итәчәк һәм ир-атлар арасында (19 яшь һәм аннан өлкәнрәк) 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг үлчәү авырлыкларында үткәреләчәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, архив

Җиңел атлетика

15-16 июньдә Үзәк стадионда (Казан, Ташаяк урамы, 2) хатын кызлар һәм ир атлар арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узачак.

Йөгерү дисциплиналарында 200 метр, 800 метр, 1500 метр, 5000 метр дистанцияләрендә, барьерлы спринтта, 3000 метр киртәләр белән ярышлар узачак. 10 000 метрга йөрештә җиңүчеләр ачыкланачак. Хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында эстафеталар да булачак.

Шулай ук, ир-атлар арасынңа шест белән сикерү, диск һәм сөңге ыргыту ярышлары узачак. Хатын-кызларда медальләр биеклеккә сикерүдә, озынлыкка сикерүдә, ядрә ыргытуда уйнатылачак.

Фото: © «Татар-информ», Илнар Төхбәтов, архив

Өстәл теннисы

13-16 июньдә Бокс һәм өстәл теннисы үзәге (Казан, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2а) өстәл теннисы буенча ярышлар узачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында команда ярышлары һәм ялгыз разрядта дүрт комплект медаль уйнатылачак.

Фото: © «Татар-информ», Илнар Төхбәтов, архив

Йөзү

19-21 июньдә «Су спорт төрләре сарае»нда (Казан, Сибгат Хәким урамы, 70) хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында йөзү буенча халыкара ярышлар узачак.

Ярышлар өч көн дәвам итәчәк һәм үз эченә түбәндәге дисциплиналарны алачак – ирекле стиль, аркада, брасс, баттерфляй, комплекслы йөзү, катнаш йөзү.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Суга сикерү

16-18 июньдә «Су спорт төрләре сарае»нда (Казан, Сибгат Хәким урамы, 70) хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында суга сикерү буенча ярышлар узачак.

Суга сикерү буенча ярышлар программасына ир-атлар, хатын-кызлар һәм юниорлар арасында өч метрлы трамплиндан һәм манарадан индивидуаль, синхрон, синхрон катнаш сикерүләр керә. Төшке аштан соң ярышларның финал өлеше узачак.

Россия Федерациясе җыелма командасы составында Европа чемпионы Мария Полякова, өч тапкыр Европа чемпионы Никита Шлейхер, Олимпия уеннарының көмеш призеры Евгений Кузнецов һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров, архив

Самбо

13-14 июньдә «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан, Фатыйх Әмирхан урамы, 1Г) хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында самбо буенча ярышлар узачак.

Ярышлар ике көн дәвам итәчәк һәм төрле үлчәү категорияләрендә шәхси беренчелекләрне үз эченә алачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив

Синхрон йөзү

13-15 июньдә «Су спорт төрләре сарае»нда (Казан, Сибгат Хәким урамы, 70) хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында синхрон йөзү буенча ярышлар узачак.

Ярышлар программасында – ялгыз, дуэтлар, катнаш һәм техник программалар, техник һәм ирекле программа белән төркем чыгышлары.

Ярышларда Россия Федерациясе җыелма командасы катнашачак, составка – өч тапкыр олимпия чемпионы, 16 тапкыр дөнья чемпионы Светлана Колесниченко; ике тапкыр дөнья чемпионы Майя Дорошко; ике тапкыр дөнья чемпионы һәм өч тапкыр Европа чемпионы Майя Гурбанбердиева; Европа чемпионы Олеся Платонова; шулай ук дүрт тапкыр дөнья чемпионы Александр Мальцев һәм башкалар.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев, архив

Спорт көрәше

17-20 июньдә «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан, Фатыйх Әмирхан урамы, 1Г) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында спорт көрәше буенча ярышлар узачак.

Ярышлар дүрт көн дәвам итәчәк. Ир-атлар һәм хатын-кызлар ирекле көрәш һәм грек-рим көрәше буенча көч сынашачак.

Спорт гимнастикасы

13-15 июньдә «Гимнастика үзәге»ндә (Казан, Сыртланова урамы, 6) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында спорт гимнастикасы буенча ярышлар узачак.

Ярышлар өч көн дәвам итәчәк һәм ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ярышларның түбәндәге формаларын үз эченә алачак: квалификация ярышлары һәм күпбәйгедә шәхси ярышлар, күпбәйгенең аерым төрләрендә финал ярышлары.

Россия җыелма командасы составында Олимпия чемпионнары Никита Нагорный, Артур Далалоян, Ангелина Мельникова һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали, архив

Теннис

Зур теннис буенча ярышлар 17-19 июнь көннәрендә Казан теннис академиясе (Казан, Оренбург тракты, 101) узачак. Ярышлар һәр көнне 10:00 дә башлана.

Авыр атлетика

13-15 июньдә «Тулпар» спорт комплексында (Казан, Рауис Гареева урамы, 80) ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча ярышлар узачак. Спортчылар штанга күтәрүдә ярышачак.

Ушу

13-16 июньдә «Татнефть Арена»да (Казан, Чистопольская урамы, 42) хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында ушу буенча ярышлар узачак. Ярышлар дүрт көн дәвам итәчәк һәм түбәндәге дисциплиналарны үз эченә алачак: Таолу (шәхси беренчелек) һәм Саньда (шәхси беренчелек).

Фехтование

19-22 июньдә Волейбол үзәгендә (Казан, Мидхәт Булатов урамы, 1) хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында фехтование буенча ярышлар узачак.

Ярышлар дүрт көн дәвам итәчәк һәм өч төр корал – рапира, кылыч һәм шпага буенча да шәхси һәм команда беренчелеген үз эченә алачак.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Футбол

20-22 июньдә Баскет-холлда (Казан, Спартаковская урамы, 1) футбол буенча ярышлар узачак. Ул «двоеборье» принцибы буенча үткәрелә.

Матчтан командалар арасындагы эзлекле этаплы ярышлардан тора: ярышларның бер матчы интерактив футбол кагыйдәләре буенча үткәрелә (интерактив матч), ә ярышларның икенче матчы футзал дисциплинасының гадиләштерелгән кагыйдәләре буенча үткәрелә (функциональ матч). Җиңүче интерактив һәм функциональ матчта голлар суммасы буенча билгеләнә.

Нәфис гимнастика

Хатын-кызлар арасында нәфис гимнастика буенча ярышлар 20-22 июньдә «Гимнастика үзәге»ндә (Казан, Сыртланова урамы, 6) узачак.

Спортчылар шәхси программа, «многоборье», төркем белән чыгыш тәкъдим итәчәк.

Ярышларда Россия җыелма командасы, Беларусь Республикасы җыелма командасы һәм башка илләр җыелма командалары спортчылары катнашачак.

Фото: © «Татар-информ», Илнар Төхбәтов, архив

Шахмат

Шахмат буенча ярышлар 18-21 июньдә Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта (Казан, Петербургская урамы, 52) узачак.

Россия командасы өчен илнең гамәлдәге чемпионы, Россия җыелма командасы составында Дөнья чемпионы Владислав Артемьев, күп кенә Россия һәм халыкара ярышларда җиңүче һәм призер Андрей Есипенко, дөнья вице-чемпионы, Бөтендөнья Шахмат олимпиадасы җиңүчесе Екатерина Лагно, биш тапкыр Россия чемпионы Валентина Гунина чыгыш ясаячак.

Фото: © kznedu.ru

Источник: Intertat
просмотров: 259

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.