Апрель азагы – май башында Байсар авылы кырлары кунакларны һәм спортчыларны каршы алырга әзерләнә. Оештыручылар автокросс ярышлары өчен уңайлы таулы җирне сайлап алганнар. Ничә ел дәвамында бирегә автомобиль спортын яратучылар гына түгел, ләм, сазлык ерып йөрүче машиналарны күрергә, табигатьтә ял итәргә, күптән күрешмәгән танышлар белән күрешергә теләүчеләр – гомумән, олысы да, кечесе дә җыела. Кыскасы, Сабантуйга әзерлек инде бу.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Сабантуйдагы кебек, машиналарны мәйданнан чакрым ераклыкта калдырып кереш, Сабантуйдагы кебек, бөтен дөньяга шашлык, пылау исләре таралган, Сабантуйдагы кебек, кибетләр тезелеп киткән, Сабантуйдагы кебек, ярышларны ябык трибуналарда утыручылар да, җиргә чалкан ятып караучылар, бер кат капрон колготки кигән ханымнар да, тунга төренеп торучы апалар да бар. Кыскасы, халык ял итә.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Җилле, яңгырлы, хәтта бераз гына кар явып китүгә карамастан, ял итәргә дә, катнашырга килүчеләр дә байтак иде. Быел ярышлар беренче тапкыр 2 көн дәвам итте. Шуңа өстәп, ул гади генә ярыш түгел – автокросс буенча Татарстан кубогы белән Россия чемпионатының өченче этабы да, Актаныш районы башлыгы призына узышлар да бергәләп үткәрелде.
«Горурлык та, борчу да бар, куркыныч спорт бит»
Оештыручылар да узышларда Татарстан районнары гына түгел, Мәскәү, Рязань, Ульяновск, Екатеринбург, Ямал, Чита, Новокузнецк кебек шәһәрләрдән спортчылар килүен дә кат-кат билгеләп үттеләр. «Хәтта Монголиядән дә дусларыбыз килде. Барыгызга да зур рәхмәт», – диде Байсар җирлегендә бу «движуха»ны башлап җибәргән Рәдис Хашимов. Ул – «Автокросс 116» клубы җитәкчесе, автомбиль спорты буенча Россиянең спорт остасы, ярышларның төп оештыручысы. Шуңа күрә бирегә килгән һәркем аңа рәхмәт укый. «Безнең максат – автокроссны үстерү, яшьләрне спортка тарту», – диде ул ачылыш тантанасында да. Рәдис Хашимов оештырып кына калмый, ел да бу узышларда үзе дә катнаша. Бу турыда бераз соңрак.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Чара ачылышында мәртәбәле кунаклар сәламләвеннән тыш, автокросс ветераннарын да зурладылар. Араларында Рәдис Хашимовның әтисе – татар бабайларына гына хас итеп түбәтәен кигән Мөбарәк Хашимов та бар иде. Ул бер авариясез 60 ел рульдә йөргән.
Актанышта да, аннары авыл колхозында да эшләдем. Председательне дә йөрттем, кранда да, янгын сүндерү машинасында да эшләдем. Бөтен техниканы да беләм инде. Рәдис гел минем белән басуларга йөрде, миннән өйрәнде. Исән-имин, хәвеф-хәтәрсез генә үткәрсеннәр инде. Горурлык та, борчу да бар. Куркыныч спорт, имгәнергә мөмкин бит, – диде ул, әтиләрчә борчылу белән.
Ярышны елдагыча Зөлфәт Зиннуров алып барды. Елдагыча халыкка сораулар биреп, бүләкләр өләштеләр. «Нива» машинасы ничәнче елда чыга башлый?» – дип сорады Зиннуров. «Их, ел саен шушы сорауны бирә, мин ел саен онытам», – дип көрсенеп куйды бер абзый. «Нива» исә 1977 елда чыга башлаган икән. Дөрес, ул сорауны һәм җавапны күпләр ишетмәде дә инде. Чөнки халыкның күп өлеше трасса яхшырак күренгән тау башында җыела, ә сәхнә – бераз читтәрәк. Җил булу сәбәпле, микрофоннан яңгыраган сүзләрнең яхшы дигәндә хәрефләре генә килеп иреште. Җырчыларның җырлары берничә минут аерма белән ишетелсә, биючеләр бөтенләй күренмәде. Әй, ярый ла, халык концерт карарга килмәгән анысы. Тик менә нинди машина узышканын, кем җиңгәне кебек мәгълүматлар да ишетелсә, бөтенләй тиңнәр булмас иде.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
«Күпме акча киткәнен санасак, катнашып та тормас идек»
Махсус әзерләнгән трассада берничә төр машиналарда узыштылар – «УАЗ», «Нива», «ЗИЛ» һәм «Трофи». Ярышларның беренче көнендә вакытка чапсалар, икенче көнне булган финалларда кем беренче килә – шул җиңүче принцибы иде.
«Куркыныч спорт төре» дигән сүзләрне раслап, көтелмәгән һәлакәтләр, машина белән әйләнүләр дә булмый калмады. Мәсәлән, Актаныш районы егете «Нива» машинасы белән берничә тапкыр әйләнеп чыкты. Андый хәлләр беренче көнне күбрәк тә булды кебек. Ярышчыларны саклап торган «ашыгыч ярдәм» машиналары тыз-быз чабып торды.
Трассадан чыгучылар, ялгыш маневр нәтиҗәсендә кырыйга авучы машиналарны да күзәттек. Чыннан да мавыктыргыч, шул ук вакытта куркыныч спорт төре автокросс.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Ә зур «ЗИЛ» машиналарының Актанышка беренче килүләре. Авыррак машина булып саналсалар да, «ЗИЛ»лар да тузан туздырып ярышты. «Каплана гына күрмәсеннәр инде», – дип, халык та куркып кына карады. Тик менә финал узышында әллә өч, әллә дүртесе туктап калды. Трассаның читенә эләгеп, батыбрак калган бер «ЗИЛ»ны трактор белән генә тартып алдылар. Анысына да тау башыннан карап утырган халык көч биреп торды.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
«УАЗ»лар арасында Татарстан кубогына Актаныш егете Рөстәм Вакилов ия булды. Ялгышмасам, узыш дәвамында ул беренчелекне беркемгә дә бирмәде. «Бу спортка кереп китү уеннан гына башланган иде. Биредә инде бишенче тапкыр катнашам», – диде ул җиңүеннән соң.
Беренче «УАЗ»ны алдык та, шушы җирлектә йөрергә чыга башладык. Ял көннәрендә «УАЗ»да йөрергә ярата идек. Аннары дуслар белән җыелып ярыша башладык. Алга таба чемпионатка да чыгып киттек. Хәзер дә төрле ярышлар булып тора. Эшкә, вакытка карап аларга да йөрештерәбез.
Беренче еллар белән чагыштырганда тизлек тә, тәҗрибә дә артты. Беренче мәлдә куркыта иде. Курыкмыйча гына монда беркем дә чыкмый. Бөтен төр спорт та куркыныч. Һәрберсендә яхшылап шөгыльләнсәң генә була.
Рөстәм Вакилов гаиләсе белән
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Автомобиль спорты өчен күп акча кирәк, диләр. Дөресме?
Акчалы кешеләр күп бит ул, катнашучылар әз. Байларныкы гына түгел. Күпме акча киткәнен кем белгән иде. Санасак, бәлки, ярышып та тормас идек (көлә). Кеше бит ял итәргә йөри, акчасын жәлләми. Бу да – безнең өчен ял, хобби, ел саен үзенчә бер бәйрәм, – диде Рөстәм Вакилов.
Алда сөйләп үткән Рәдис Хашимов исә Россия чемпионатында беренчелекне яулады. Башка җиңүчеләрне котлап бетереп, үзе пьедесталның беренче баскычына менеп баскач, ул микрофонны сорап алды. Һәм җиңеп алган акчасын, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә тапшыруларын сорап, Актаныш башлыгы Ленар Зариповка бирде.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
«Трофи» – баткакта да узышалар
Ярышларның иң көтеп алган мизгеле исә – «Трофи» категориясе. Чөнки ул башка узышлардан мавыктыргыч булуы белән аерылып тора. Анда махсус әзрләнгән машиналар су, ләм, пычрак, баткак, саз ерып ярыша. Шушы категория өчен махсус трасса да әзерләнгән, ясалма саз ясар өчен су шланглары сузылган.
Машиналарны старттан 10 секунд аерма белән җибәрделәр. Ярты сәгать дәвамында кем күбрәк һәм тизрәк әйләнеш ясый, шул җиңүче була. Беренче киткән «Нива» машиналары беренче сазлыкта ук әйбәт итеп батып калды. Хәтта арттан килгән машиналарга чыгар юл да калмау сәбәпле, алар көтеп торырга мәҗбүр булдылар. Шулай итеп, бер «Нива» беренче сазлыкта ничек батты – шунда калды да. Ә халык телендәге «Буханка» машинасы өченче сазлыктан чыга алмый калды.
«Трофи» өчен батып калу – нормаль хәл, аның мәзәге дә шунда. Иң мөһиме – баткактан чыгып китү. Аның өчен пилот янында штурман утыра. Машина сазга утырып калса, штурман кабинадан чыга, машинаның алдына бәйләп куелган троссны тартып, якындагы агачка, яки башка төр предметка бәйләп куя. Кыскасы, бик тә күп физик көч, энергия сорый торган ярыш бу.
Икенче урынны Зәйдән Марсель абый Миңнеханов яулады. «Трофи» иң авыры һәм иң мавыктыргычы санала. Сезгә физик яктан авырга туры киләдер?» – дип соравыма, ул: «Без аның белән чирлибез», – дип җавап бирде. Шулчак янында торган иптәшләре: «Марсель, сиңа сакал үстереп, мәчеткә йөрергә вакыт, ә син һаман чабасың», – дип көлдереп алды.
Сулда – пилот Марсель Миңнеханов, уңда – штурман Александр Шарипов.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Машина узышлары белән 10 еллап шөгыльләнәм. Башта һәвәскәр генә идем, хәзер инде Россия чемпионатларына йөри башладык. Монда беренче тапкыр 8 ел элек «Нива» белән катнашкан идем. Шуннан соң ел саен киләм. Оештыру бит әйбәт, быел бигрәк тә. Халык та күп, трасса да әйбәт. Мин ярышларга күп йөрим, монда оештыру бик югары дәрәҗәдә, – диде ул, финишка килеп җитү белән.
«Махсус әзерләнгән машина» дигәне – ул, гади тел белән әйткәндә, техниканы сүтеп җыю, җиңеләйтү. «Минеке – «Toyota Land Cruiser 70» дигән машина. Блокировка, лебедкалары – бөтенесе дә махсус «Трофи» өчен эшләнелгән», – дип аңлатты Марсель Миңнеханов.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Батып калгач, «чыгып булмас» дип уйладыгызмы?
Юк, андый уй булмады. Мин чыгасын беләм, бары вакыт кына сузыла.
Иң авыры пилоткамы, штурмангамы?
Икебезгә дә бер тигез. Штурман Саша белән өченче ярышта катнашабыз. Мин аны тизләтәм. Ул да белә тизлек кирәк икәнен.
Машина узышларын «байлар шөгыле» дип әйтәләр. Моның өчен күп акча кирәкме?
Күбрәк сабырлык кирәк. Әлбәттә, акчасы да кирәк. Ул бит хобби, шуңа күрә материль яктан бернәрсә дә жәл түгел, – диде Марсель Миңнеханов.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Иртәдән кичкә кадәр барган узышларны матур итеп тәмамлап кую өчен, сәхнәгә Марат Яруллин чыкты. Дөрес, ул вакытта сәхнә тирәсендә инде бүләкләнүчеләр, оештыручылар гына диярлек калган иде. Ярыш тәмамлану белән, халык чакрым ераклыкта калган машиналары янына ашыкты. Сузылып яткан басу-кырлар бер яктан сөенеп тә, икенче яктан ташлап калдырылган пластик шешәләр өчен көенеп тә куйгандыр. Елдан-ел географиясе дә, оештыру дәрәҗәсе дә арта барган автокросс ярышларының киләчәге булсын, дип телик.
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина