Татарстан беренчелеге әле узган ел азагында гына булган иде. Менә берничә айдан тагын бер чемпионат үткәрдек. Алдагысы да узган елның язында узарга тиеш иде. Төрле сәбәпләр буенча кышка күчелде. Татарстанны отканнар «Автодор» кубогы өчен ярышты. Ә узган язда узган Россия беренчелегенә Татарстан командасын Муса Җәлил истәлегенә узучы турнирдан җыйдылар. Менә шул чакта ук мантыйк югалган иде, әле һаман да эзләп тапкан юк. Ярар.
Муса Җәлил истәлегенә турнир турында өч сүз белән: «Авызыңа керим, энем!»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
2024 елгы Татарстан беренчелеген атна башында үткәрделәр. Февраль азагында «Ак барс» көрәш сараенда «Киләчәк уеннары» гөрләде, хәзер июньдә булачак БРИКС илләре уеннарына әзерләнәләр. Атна азакларында башка төрле ярышлар була, ди. Шуңа күрә кабат татар көрәше белән корбан иткәннәр.
Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР көрәш федерациясе Президиумы Рәисе Марат Әхмәтов катнашты. «Сезнең җиңүләр ил язмышына кирәк», – диде ул көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп. Мәртәбәле кунаклар арасында бер көрәш ярышын да калдырмаган ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов кына күренмәде. Ачылуда да, бүләкләүдә дә юк иде. «Көрәш» дип янып йөргән җитәкченең булмавы чемпионатның тагын бер почмагын китеп куйды.
Марат Әхмәтов көрәшчеләргә: Сезнең җиңүләр ил язмышына кирәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Раил Нургалиев турында өч сүз белән: «Үзе тота, тик тоттырмый»
Февраль башында шулай ук «Ак барс» көрәш сараенда узган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда халык күплегенә журналистлар гына түгел, көрәшчеләр үзләре дә бер шаккатып, ике сөенгән иде. Ни кызганыч, Татарстан чемпионнарын күрергә килүчеләр бермә бер кимегән. Атна башы бит. Шулай да Раил Нургалиев өчен җан атарга килгән Фидаил Мортазин: «Үзебезнеке бит. Эшкә дә бармыйча, аны карарга киләбез», – диде.
Шул сүзләрне әйтүе булды, Раил 115 кг авырлыкның ярымфиналында Айнур Сыртаевны җиңеп, финалга үтте. Финалга үтүе булды, трибуналарда утырган Саба егетләре бертавыштан: «О, бүген көрәш бетми икән әле. Финалга Гайнетдинов чыкты бит. Аларны көрәштерер өчен аерым көнне җыелырга кирәк», – дип көлешеп куйдылар. Иң истә калган һәм шау-шу куптарган алыш турында тирәнрәк итеп сөйләшик.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ришат Гайнетдинов Балык Бистәсе районы өчен көрәште. Раилнең дә, Ришатның да «бил бирми» дигән даннары еракларга таралган инде. Чөнки әлеге дә баягы февраль башында узган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнирда алар 40 минут (!) тартыштылар. Ә көрәшчеләр кагыйдәләр буенча ике минут сөлгеләрне бәйләмичә, ике минут бәйләп көрәшә. Ягъни, көрәшчеләр келәмдә җәмгысе 4 минут көрәшергә тиеш. Көрәшергә. Тиеш. Ә алар бер-берсенә бил бирмичә, 40 минут тартышты!
Шуңа күрә 115 кг авырлыкның финал алышын дүрт күз белән, шулай да бераз сагаеп көттек. Спойлер – без көткәнчә булды да.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Келәмгә чыгу белән берсе сөлгене тота, икенчесе тотмый, тотканы билен бирми, тотмаганы бирми дә, тотмый да. «Берсе тотмый, икенчесе тоттырмый», – дип кычкырдылар трибунадан. Валлаһи шулай булды! «Захват»ны дөрес итеп алу көрәшче өчен мөһим, чөнки уңайлы итеп алсаң, алым ясап була.
Шулай әйләнгәләп йөри торгач, келәмдә хөкемдарлык иткән Марсель Хәйдәров көрәшчеләрнең икесенә дә рәттән ике кисәтү бирде. Ян-як хөкемдар Рамил Хисмәтуллин, келәм җитәкчесе Ленар Биктимеров, ярышларның баш хөкемдары Илһам Волков та бу бәя белән килештеләр. Көрәштә ике кисәтү алу – ул җиңелүгә бер адым дигәнне аңлата. Чөнки өченче кисәтү бирсәләр, көрәшче автомат рәвештә алыштан төшеп кала һәм җиңелә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Трибуналарның өчтән бере дә тулы булмаса да, җанатарларның «көрәшегез инде!», «икесен дә төшереп калдырыгыз!» дигән тавышлары тынып тормады. Гафу итегез, тик Татарстан, Россия, дөнья чемпионы, Сабантуйлар батыры, 35 машина иясе (ә бәлки күбрәктер дә) Раил Нургалиевның ярыш саен бил бирми, сөлге тотмый йөрүе чыннан да үзәккә үткән икән ул. Гадәттә, уңайсызрак көндәш очраса, Раил Нургалиевны баш хөкемдар янына чакырып, сөйләшүләрсез генә булмый.
2020 елгы Татарстан беренчелеге
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив
Шулай да көрәш сөючеләр финал алышының легендар Раил Нургалиевка өченче кисәтү бирү белән тәмамлануын көтмәгән иде. Беренчедән Татарстан чемпионаты, икенчедән финал алышы, өченчедән 11 җиңүе белән рекорд куярга җыенып йөргән Раил Нургалиев.
Кем соң ул Раил Нургалиев диярсез. Тагын бер кат гафу итегез дә, көрәштә Раил Нургалиевка карата аерым мөнәсәбәт булуын кабул итегез.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Әллә шуңа, әллә башка сәбәпләре бар – Нургалиевны яраткан билен бирми йөрүе өчен төшереп калдыруларын җанатар халкы күптән көткән булып чыкты һәм дәррәү кубып кул чапты (шул кирәк аңа диюләре булдымы). Җиңсә дә моның кадәр алкышлар ишетмәгән булыр идек бәлки. Бу алыштан соң «Ватаным Татарстан» журналисты Илнар Хөснуллин хөкемдарларны «батыр» дип атады хәтта. Әлеге дә баягы, Нургалиевны кисәтү белән чемпион исеменнән мәхрүм итәргә бөтен хөкемдарлар да базмас иде.
2024 елгы Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив
Русча әйткәндә, Нургалиевны «за былые заслуги» төшереп калдырдылар дип аңларгадыр. Бу сүзләрне чемпионатның баш хөкемдары Илһам Волков та раслады. «Турнирда барысы да, бөтен алышлар да әйбәт үтте. Өстәл янына килеп кычкыручылар да булмады. Шул Раил белән генә сорау туды», – диде Илһам Волков.
Муса Җәлилдә алар 40 минут сөлге тотмадылар. Ул чакта ук кисәткән идек. «Тотмыйча йөрисез икән, яки көндәшегезгә тоттырмыйсыз икән, төшерәбез», – дидек.
Бу юлы 5 минут та 10 секунд көрәштеләр. Шул вакыт эчендә икешәр кисәтү алдылар. Аннары Раил сөлгесен тотты, тик Гайнетдиновка тотарга бирми. Көндәшенә сөлге тоттырмаганы өчен Раилгә хөкемдар өченче кисәтү бирде. Кемгә дә булса кисәтү бирергә кирәк. Алар барыбер сәгать буе көрәшә алмыйлар. Минем фикер буенча, хөкемдарлар дөрес эшләде, – диде ярышларның баш хөкемдары Илһам Волков.
Илһам Волков 2023 елның иң яхшы хөкемдары номинациясендә бүләкләнә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив
Раил Нургалиев: «Мин җиңелмәдем»
Әлбәттә, каршы як кешеләр дә бар. «Ничек инде финал алышын кисәтүләр белән тәмамлап була?», «Нургалиев кына түгел, Гайнетдинов та бил бирмәде, сөлге тотмады. Нигә нәкъ менә Раилне төшереп калдырдылар?», «Финалда кисәтүләр белән җиңгән көрәшче горурланып чемпион исемен күтәреп йөрергә тиеш түгел» (ягъни Гайнетдинов) диделәр.
Нургалиевның шул рәвешле җиңелүенә иң борчылганнары Теләче көрәшчеләре булды. Бер карасаң, чыннан да Гайнетдинов тарафыннан да, инде без «яратып» өлгергән, «тотмау һәм тоттырмау» кебек күренешләр күзәтелде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Раил исә мондый «подстава» көтмәгән иде, күрәсең. Башта хөкемдарларга каршы килеп караса да, аннары келәмнән чыгып китте. Шуның белән бүтән залда да, келәм тирәсендә дә күренмәде. Нургалиев шул рәвешле икенче урында калуын кабул итмәде булса кирәк, чөнки бүләкләгәндә пьедесталга да чыкмады.
Раил Нургалиев – көрәш дөньясында чыннан да легендар шәхес. Көрәшче буларак кына түгел, кеше буларак та кызыклы, үзенә күрә сөйкемле сөяге булган көрәшче ул. Моның белән бабалар да, бишектәге сабыйлар да килешер. Ул үз исемен көрәш дөньясына уеп куйган инде. Әмма соңгы еллардагы «бил бирмәү», «сөлге тоттырмау» кебек күренешләр белән тарихтагы казанышларын һәм бөеклеген бераз төшерә кебек.
Ә Ришат Гайнетдиновның финалда бер алым да ясамыйча, кисәтүләр белән җиңүен җиңүгә санап буламы – анысы икенче мәсьәлә.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Берничә көннән Раилнең үзенә шалтыратып, бу хакта сораштым. «Гадел түгел», – дип башлады ул сүзен.
Кая гадел булсын инде. Мин җиңелмәдем, анда кисәтү генә бирделәр. Андый әйбернең тарихта булганы юк иде. Хөкемдарларга дөрестән дә авыр. Тик аларның хөкемдарлык итүе түбән. Атнага бер тапкыр булса да укытсалар, әйбәт булыр иде. Укытканнары юк бит. Елга бер-ике буладыр инде.
Минем бервакытта да кисәтү белән генә көрәшкәнем булмады. Мин балл белән яки чиста алым белән көрәштем. Хөкемдарлар аны белә. Ә Ришат кисәтү белән генә көрәшә. Бигрәк тә минем белән ул нитми, аңлыйсыңмы? Ул ике минут буе кулга ятып, качып йөрде. Аны бит күрәләр. Мине тотмый диләр, ул да тоттырмады бит. Шуның өчен кисәтү биреп, төшереп калдырдылар. Шулай кирәк булган инде. Бу – дөрес әйбер түгел.
Бүләкләүгә чыкмау да шуның белән бәйлеме?
Юк-юк. Минем мөһим эшем килеп чыкты. Аның белән бәйле түгел.
Бу юлы җиңсәгез, рекордсменнар рәтенә керә идегез. Моның өчен дә борчылмадыгызмы?
Юк, әлбәттә. Нинди рекорд. Аллаһка шөкер, барысы да бар.
2019 елгы Татарстан беренчелеге
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов, архив
2024 елгы Татарстан чемпионнары
Раилне кисәтүләр белән төшереп калдыруны теләчелеләр кичерә алмады. 130 кг нан югары авырлык финалында алардан да ныграк кычкыручы булмагандыр. Чөнки келәмдә әлеге дә баягы «тотсаң тот, тотмасаң тотма» дигәнрәк көрәш башланды.
Финалистлар Муса Галләмов белән Ранис Гыйләҗетдинов сөлгеләрен тота алмыйча озак тартышты. Шулай да алдагы алыштан аермалы буларак, Ранис Мусаны баллар исәбе белән отты.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Җиңел үлчәү авырлыгында батырлар чемпион исеменә лаек икәннәрен ярыш саен исбатлап киләләр. Мәсәлән, 60 кг да җиңүче булып, Лаеш көрәшчесе Алексей Абрамов, 65тә – Чистайдан Илнар Закиров, 70тә – Алабугадан Ислам Фәләхов, 75тә – Лаештан Динар Кәримуллин, 80дә – Әлмәттән Рафаэль Кәлимуллин, 90да – Чаллыдан Азат Гәбдрәшитов, 100дә – Чистайдан Булат Мусин, 130да – Зәйдән Радик Сәлахов танылды. Бөтенесе дә күптән түгел узган Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир җиңүчеләре. Шул исәптән, 130 кг нан югары авырлыкта җиңгән Ранис Гыйләҗетдинов та.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Нибары 115 кг (билгеле сәбәпләр буенча) һәм 85 кг авырлык батырлары гына алышынган. 85тә Лаештан Ранис Галимуллин отты. Муса Җәлил турнирында ул 90 кг авырлыкта көрәшеп, ярымфиналда Чаллыдан Азат Гәбдрәшитов белән сугышып китәрдәй булып көрәшеп, җиңелгән иде. Ә бу юлы финалга барып җитеп, Балтачның яшь егете Илгизәр Галимуллинны отты. Шулай итеп, 85 финалында ике Галимуллин тартышты.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Алыш бетәргә берничә секунд калганда исәп Ранис файдасына 3:0 иде. Соңгы секундта Илгизәр ике баллык алым ясады. Шулай да лаешлы Галимуллин 3:2 исәбе белән отты. «Ун секунд җитмәде. Балтач ота иде!» – дип өзгәләнеп куйдылар тамашачылар. Ә 85 кг да фаворит булган Фаяз Зарипов өченче урында калган.
90 кг авырлыкта Чаллыдан Азат Гәбдрәшитов кабаттан командадашы Рөстәм Сәлаховны отты. Муса Җәлил турнирында да баллар исәбе белән өстен чыккан Гәбдрәшитовның бу юлы да бирешергә исәбендә юк иде. Уңайсыз алымнан соң Рөстәм аягын да авырттырды. Инде чыгып китәр, бүтән көрәшмәс дип уйласак та, ул алышны дәвам итте. 7:2 исәбе белән Азат Гәбдрәшитов Татарстан чемпионы булып танылды.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
60 кг һәм 65 кг авырлыкларның финалында Мамадыш өчен чыгыш ясаучылар булмаса да, Мамадыш тренеры Рафаэль Хәмидуллиннан да борчылганрак кеше булмагандыр. Чөнки 60 кгда сер бирмәстәй Алексей Абрамовка каршы Рафаэль абыйның шәкерте, хәзер Чаллы өчен көрәшүче Ришат Исхаков көрәште.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
65тә дә Илнар Закировка каршы көрәшкән хәзер Лаеш өчен чыгыш ясаучы Илназ Димиев та Мамадышныкы. Трибуналардан гына шәкертләре өчен җан атып, борчылып торды Рафаэль Хәмидуллин. Кызганыч, шәкертләр икесе дә икенче урынны яуладылар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
100дә Булат Мусин Алабугадан Илнар Галимовны 6:0 исәбе белән отты.
130 кгда Радик Сәлахов көндәше Айназ Билаловка суларга да ирек бирмичә, биш секунд эчендә чиста алым ясады. Шуның белән үзенең шәхси рекордын куеп, Татарстан беренчелегендә җиңүләр санын 10 итте. Җиңүеннән соң ул ике кулын күтәреп, бармаклары белән ун санын күрсәтте.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Районнар арасында кискен көрәш барды. Соңгы елларда җиңәргә өйрәнеп киткән Лаеш командасы да берничә секундка борчылып алган, диләр. Чөнки икенчелекне яулаган Чаллылардан 8 баллга гына алга киткәннәр. «Куып тотабыз әле без аларны», – диде командаларны бүләкләгәннән соң Чаллыдан Рамил Хисмәтуллин.
Өченче урында – Чистай командасы. Соңгы елда чистайлылар яхшы тизлек белән өскә менделәр, чөнки яхшы көрәшчеләрдән торган команда җыйдылар. Афәрин!
Фото: © «Татар-информ», Энҗе Габдуллина
Татарстан чемпионнары тиздән узачак Россия беренчелегендә республика данын яклаячак. Анысы инде бөтенләй икенче тарих.