Смоленск өлкәсендә яшәүче хатын анасының мәете салынган машинада ябык морг тирәли берничә сәгать йөрергә мәҗбүр булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Починковский районындагы Лихачево авылында октябрь азагында пенсионер хатын мәете табыла. Ул чокырда була. Мәетне алырга мәрхүмәнең олы кызы Елена Б. килә.
Елена сүзләренчә, администрация мәетне моргка илтүдән баш тарткан, алар бюджет булмавын әйткән.
Елена ире белән килә, анасының мәетен машинаның пассажир утыргычына куялар. Юлда туктамасыннар өчен, полиция справка бирә. Аннары алар берничә сәгать моргка баралар. Ләкин морг ябык була, аларга көтәргә туры килә.
Хәзер Елена прокуратурага һәм полициягә гариза язган.
Авыл җирлеге администрациясе исә үзләрен хаклы дип саный.
«Мин Еленаның кайгысын аңлыйм, без ярдәм итәр идек, тик куллар богаулы. Администрация алучысы булмаган мәетләрне генә моргка илтә, туганнары табылмаганнарын. Калганнары – бюджет чараларын максатчан кулланмау», – ди бистә башлыгы Игорь Наумов.
Аның сүзләренчә, полиция хезмәткәрләре аңа мәрхүмә хатын фотосын танырга җибәрә. Наумов күптән түгел генә әби белән аралашкан булганга, мәетне таный һәм кызына хәбәр итә.
«Мин Еленага фотография җибәрдем. Ул анасын таныды. Мәетне моргка илтү турында Елена администрациягә мөрәҗәгать итмәде. Ул анасын таныгач, вазифа аңа һәм туганнарына була. Елена ритуаль хезмәт чакырып, мәетне моргка илтергә һәм җирләргә тиеш. 2015 елдан бирле эшлим, гел шулай булды. Закон үзгәрмәде», – ди Игорь Наумов.
Ничек тиеш булганын прокуратура ачыклаячак. Тикшерү башланган, диелә хәбәрдә.