Календарь

Январь 2025

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:39, 03.10.2024

Балалары квадробер булган әти-әниләргә җинаять җәзасы кертелү көтелә

Федерация советының мәгълүмати сәясәт буенча комиссиясе башлыгы Алексей Пушков квадробер балаларның әти-әниләренә җәза кертүне яклап чыкты. Мондый инициатива белән «Бердәм Россия» партиясе депутаты Сергей Колунов чыккан иде.

Колунов фикеренчә, балалары квадробер булган әти-әниләрне административ һәм хәтта җинаять җаваплылыгына тартырга, кайбер очракларда ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә дә кирәк, дип әйткән. Бу хакта РБК яза.

Таким образом парламентарий отреагировал на завирусившееся в Сети видео, на котором жительница Омска ведет своего сына на поводке. Мальчик идет на четвереньках и изображает собаку. Полиция уже установила личность мамы квадробера и начала проверку.

«Дәүләт шәхеснең үз теләге белән җимерелүен һәм йөзен югалтуын якларга тиеш түгел. Бу бөтен җәмгыятьтә чагылыш табачак. Мәче кешеләр, эт кешеләр һәм башка хайваннар Сан-Франциско һәм Нью-Йоркта йөрсен. Бездән башка», – дип язган Пушков.

Квадроберлар дип хайваннарга охшаган рәвешкә керүчеләрне атыйлар. Бу үсмерләр арасында популярлык алып барган хәрәкәт. Квадроберлар песи, эт битлекләре киеп, колак, койраклар тагып кына калмыйлар, «дүрт аякта» йөриләр, песи, эт тавышлары чыгаралар һәм хәрәкәтләрен дә шул хайваннарныкына охшаталар. Бу хәрәкәтне өлкәннәр арасында да уен итеп кабул итүчеләр бар – интернетта оныкларын урамга «йөртергә» алып чыккан олы яшьтәге ханымнарның видеолары да чыкты. Оныклары эт кебек дүрт аяклап бара, ә аларны бау белән ханым җитәкләп бара.

Квадроберлык хәрәкәте 2024 елның язында тарала башлады.

Депутат Колунов балалар буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Беловага квадроберлыкны тыярга тәкъдим итте.

Казанда квадроберлык хәрәкәте киң таралмаган, әмма бу мондый мавыгуга бирелгән балалар бар. «Казань Сейчас» телеграм-каналы битлекләрнең бәяләре 29 тапкыр артуы хакында яза. Әйтик, песи битлеге 1100 сум тора икән.

Социаль челтәрләрдә Ульяновскида квадроберның курьер булып эшләве турында хәбәр чыкты.

Монысы исә Екатеринбург метросындагы квадробер

Бу видеода олы яшьтәге хатын-кыз квадробер үсмерне урамга «йөртергә» алып чыкккан.

Ключевые слова: Казань
Источник: Intertat
просмотров: 91

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.