Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

15:01, 20.09.2024

Элек йолдыз булган Понаровскаяның бердәнбер улы вафат булган

Элек йолдыз булган Понаровскаяның бердәнбер улы вафат булган

Рус эстрадасы йолдызы булган җырчы, телевидение алып баручысы Ирина Понаровскаяның бердәнбер улы кинәт вафат булган. Аны ваннада тапканнар. Үлем сәбәбе әлегә билгеле түгел.

«МК» басмасына билгеле булганча, 39 яшьлек Энтони Родд бүген иртән сәгать 5ләр тирәсендә Трифоновская урамындагы фатирында үзен начар хис итә башлый. Хатыны табиблар чакырта, ләкин ир-атны коткарып кала алмыйлар.

Энтони Родд Ирина Понаровская һәм танылган джаз җырчысы Вейланд Роддның улы. Понаровская каршы булса да, әти-әнисе аерылышканнан соң, Энтони әтисе белән кала. Әтисе аны Эстониягә алып китә. Соңыннан Энтони Норвегиядә белем ала. Ул «Ювелир эшләнмәләр дизайнеры» белгечлеген үзләштерә.

Рәссам Анна Чайникова белән никахта аларның ике балалары туа.

Источник: Intertat
просмотров: 79

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.