Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

13:47, 29.08.2024

Люция Мусина Татарстанның атказанган артисты булды

Люция Мусина Татарстанның атказанган артисты булды

Җырчы Люция Мусинага Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде. Бу турыда хәбәр итеп, ул социаль челтәрдә карар сурәтен урнаштырган.

«Музыка сәнгатен үстерүдә керткән өлеше өчен артист-вокалист (солист) Люция Закирова Минзаһит кызына «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирергә», диелә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 5 августта имзалаган указда.

Шушы указ белән «Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле» артисты Фәнил Фәйзуллинга, «Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе»нең Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең балет артисты Лилия Әхмәтҗановага да атказанган артист исемнәре бирелә.

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.