Календарь

Октябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

11:00, 28.08.2024

Марат Яруллинга үз машинасының тәрәзәсен ватарга туры килгән

Марат Яруллин Җәлилдә чыгыш ясарга барырга чыккан, әмма юлда машинасы белән күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта җырчы Телеграм-каналда сөйли.

«Ярты юлда машинаның «аварийкалары» кабына һәм «сигнализация» кычкыра башлады. Туктап, бу хатаны төзәтергә кирәклеген аңладым. Миңа кирәкле борылышка 100 м калгач, машина үзеннән-үзе сүнә һәм кабынмый. Артымда «бөке» җыелды. Машинадан чыккач ишекләр бикләнде, ә ачкыч эчтә калды.

Машинаның сигнализациясе кычкыра, ачкыч юк, телефон җүнләп тотмый, машинаны урыныннан кузгатып булмый. Шулай да, дусларга шалтыратып, бу проблеманы хәл итәргә тырыштым, әмма килеп чыкмады. Машинаның тәрәзәсен ватарга булдым. Алай да моңа бик күп вакыт үтте. Яхшы кешеләр дә бар бу дөньяда, юлда туктап ярдәм иткән Ренатка рәхмәт. Чын кеше, мине коткарды. Рәхмәт, брат.

Тәрәзә ватык, әмма машина кабынды, барысы да яхшы», – дип сөйли җырчы.

Чыгыш ясарга соңга калудан куркып, ул тамашачылары аңлавына да ышана. Шунда ук «сине көтәбез», «сине яратабыз» дип язып, җырчының кәефен күтәргәннәр.

Җырчы юлда ватык тәрәзә белән барганын күрсәтә, машина эче пыяла ватыклары белән тулган. Шулай да җырчы чыгышына 15 минут кала барып җиткән, тиз генә киенеп, чыгыш ясаган.

Источник: Intertat
просмотров: 67

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.