Календарь

Август 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

18:01, 18.08.2024

Татарстанда үсмер малай утын ярганда бармакларын чабып өзгән

Татарстанда үсмер малай утын ярганда бармакларын чабып өзгән

Казанда ике бармаган чабып өзгән үсмергә полиция капитаны, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре Илсур Галиев ярдәм иткән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Казанның Тынычлык урамында Галиев ярдәм сораучы хатынны күреп ала. Аның 14 яшьлек улы утын ярганда кулындагы ике бармагын чабып өзгән. Гаилә баланы шәһәр хастаханәсенә алып барырга маташа, тик хәрәкәт бик акрын була.

Галиев бу турыда дежур частькә хәбәр итә, малайны һәм аның ата-анасын патруль машинасына утырта һәм махсус сигналлары кулланып, аларны Балалар республика клиник хастаханәсенә илтә. Табиблар балага операция ясый.

Хәл бик җитди булуга карамастан, үсмер үзен тыныч тота, әнисен тынычландырырга тырыша, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 43

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.