Календарь

Август 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:17, 16.07.2024

Теләчелеләр хәрби операция зонасында булды: «Җыр тыңлаганда егетләр елап басып торды»

Теләчелеләр хәрби операция зонасында булды: «Җыр тыңлаганда егетләр елап басып торды»

Бу көннәрдә Теләченең зур делегациясе – Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, эшмәкәр Фәнис Низаметдинов, җырчы Ринат Рахматуллин һәм волонтерлар мобилизациягә эләгеп махсус операциядә хезмәт итүче Татарстан егетләре янына барып кайтты.

Сәфәрчеләр нәрсәләр күргәннәр, куркыныч булмаганмы? Егетләрнең хәлләре ничек, төшенкелеккә бирелмиләрме?Нинди хис-кичерешләр белән кайтканнар? Алар бу хакта «Интертат»ка да сөйләде.

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов: «Тизрәк җиңеп кайта күрсеннәр»

Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, алар махсус операциядәге якташларыбызга 88 тонна гуманитар ярдәм алып барганнар.

«Без ике ноктада Теләче һәм Саба районыннан хезмәт итүче егетләр белән очраштык. Халык бергәләп җыешкан һәм егетләрнең үзләре сорап язган исемлек буенча шактый әйберләр туплап, гуманитар ярдәм алып барган идек. 88 тонна гуманитар ярдәм җыелды. Бу ярдәмне җыюда безнең район халкы да, Сабалылар да бик актив катнашты. Егетләребезгә иң беренче чиратта кирәк булган дизельле генераторлар, тәгәрмәчләр, мотоцикл, двигатель, прицеп алып бардык.

Фото: © https://t.me/nazip_khazipov/7025

Балалары махсус операциядә булган әниләр һәм башка апалар әзерләгән киптерелгән борчак, токмач, солянка ашлары алып бардык. Шулай ук егетләргә җәйге чорда кирәк булган эчке киемнәр, носкилар, медицина кирәк-яраклары тупладык. Ярдәмне солдатларыбызның үз кулларына тапшырдык. Алгы сызыктан яныбызга чыгып алдылар. Җырчы Ринат Рахматуллин матур җырларын башкарып, солдатларның күңелен күтәрде.

Егетләребезгә окоплар төзү өчен төзелеш материаллары да алып бардык. Алар һаман алга таба баралар. Тизрәк җиңеп кайта күрсеннәр.

Фото: © https://t.me/nazip_khazipov/7025

Көзгә таба, август ахырларында, тагын ярдәм җыеп илтергә, ә октябрь аенда көзге уңыштан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә берәр «КамАЗ» йөк төяргә дип торабыз», – диде Нәҗип Хаҗипов.

Җитәкче юллар авырлыгына зарланмады.

«Теләчедән чыгып китеп, Мелитопольгә кадәр бара торган, Россия тарафыннан салынган юллар бик әйбәт. Заправкалары да, күперләре дә шакката торган. Узган ел барганда алай ук эшләнмәгән иде әле. Ә «теге» якка кергәннән соң һавага карап барасың инде. Ләкин болай артык куркырлык әйбер булмады. Тыныч кына йөреп чыктык. Хәзер саклану чаралары да көчәйтелгән дип уйладык. Иң мөһиме, егетләребез бик рәхмәтле булып калдылар», – дип сөйләде ул «Интертат»ка.

Фото: © https://t.me/nazip_khazipov/7025

Ринат Рахматуллин: «Бик сагыналар туган якларын, якыннарын...»

Ринат Рахматуллинның махсус операциядәге егетләр янына бару теләге колония утырган вакытта ук булган. Җырчының, юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепләнеп, 6 айга колония-поселениедә булуы хакында «Интертат» язган иде.

«Колониядән исән-сау чыксам, үзебезнең Татарстан егетләренең хәлләрен белешеп, гуманитар ярдәм илтеп, бер җырлап кайтырмын, дигән ниятем бар иде.

Ләкин баштарак графиклар бик тыгыз булды, чыгу белән теләгемне чынга ашыра алмадым. Соңгы вакытта тормышымда Фәнис Низамиев дигән дустым барлыкка килде. Ул – Теләче егете, эшмәкәр. Аның белән бик якынайдык, безнең бер дулкында булуыбыз сизелә. Ул миңа: «Ринат, әйдә бергә барып кайтык әле», – дип тәкъдим иткәч, эшләремне җайладым да юлга җыена башладым.

Зур йөк машинасына Теләче һәм Саба районы халкы җыйган гуманитар ярдәм төяп бардык. Арабызда бу якларга минем кебек әле беренче генә баручылар да, гуманитар ярдәм белән инде 10-15 тапкыр барып кайткан егетләребез дә бар иде. Алар арасыннан Җәмил абый турында аерып әйтеп үтәсем килә. Җәмил абый махсус операциядә бер улын югалткан инде, икенчесе, яраланып, госпитальдә ята. Җәмил абый, өлкән яшьтә булуына карамастан, солдатларның кирәкле әйберләрен юнәлтүгә бар көчен куя торган кеше. Ул, хәтта, үз гомерен куркыныч астына куеп, передовойга кадәр барган. Бөтен юнәлешләрне, кайда нәрсә кирәк икәнне, егетләрнең хәлләрен, барысын да белеп тора.

Беренче тукталышыбыз Херсон өлкәсендә хезмәт итүче егетләребез янында булды. Тартмаларны бушаткан арада, җырлашып та алдык. Егетләр нәрсәгә сусаган, нинди җырлар тыңлыйсылары килә, шул җырларны бүләк иттем. Җыр тыңлаганда елап басып торган егетләр дә булды. Алар белән аралашып, әти-әниләре, якыннары һәм барлык Татарстан халкыннан күп сәламнәр җиткердек.

Мелитополь дигән шәһәрдә кунакханәдә кунып, икенче көнне Донецк юнәлешендәге танкист егетләребез янына урманга кердек. Андагы шартлар, замаскированный, куаклар астына качырып куелган танкларны күреп, кайнар ноктаның урман артында гына булуы аңлашыла иде.

Батальон командиры, Саба егет Илназ Фәләхов безгә рәхмәтләр әйтеп, шулхәтле җылы каршы алды. Үзләренең вазифалары, позицияләре турында да сөйләде. Без дә куркыныч шартларда булдык дип тә әйтергә буладыр, теләсә кайсы минутта дрон килеп төшәргә мөмкин иде. Ә егетләребез бит шулай көне-төне үз тормышларын куркыныч астына куеп хезмәт итәләр…

Фото: © Ринат Рахматуллин архивыннан

Бик күп чакрым юллар узылды. Угледар, Авдеевка юнәлешләренә дә бардык. Егетләребезнең тору урыннары белән таныштык. Егетләр безне, хәтта, тушенка белән макароннар пешереп сыйладылар. Мунчалары да бар икән. Өйдәгеләр белән телефоннан элемтәдә торалар. Ашарларына-эчәрләренә җитә.

Мин үз исемемнән, егетләргә дип, «ВАЗ-2104» машинасы әзерләгән идем. «Батыр егетләргә Ринат Рахматуллиннан» дип эмблема да беркеттек. Ләкин ярты юлда машина аз гына «характерын күрсәтте», төзекләндерү өчен, аны ярты юлда калдырып китәргә туры килде. Икенче юлы барганда ул машинаны, һичшиксез, егетләрнең үз кулларына тапшырырбыз.

Фото: © Ринат Рахматуллин архивыннан

Һәр тукталыш саен концерт куйдым. Егетләр кушылып җырладылар да, биеделәр дә. Минем җырларым аша андагы хәрбиләр үзләрен азга гына булса да туган йортларына кайтып килгән, тыныч тормышта итеп тойганнардыр, бәлки. «Тормыш китабы», «Картайма әле, әнкәй» җырларын җырлаганда күз яшьләрен дә яшермәделәр. Алар хәзер 2 ел инде чит җирләрдә. Бик сагыналар туган якларын, якыннарын.

Егетләр рәхмәтләрен әйтеп калдылар. «Мондагы линиягә үк килеп җиткән беренче татар артисты син», – диделәр. Чыннан да, бер дә тыныч урыннар түгел иде. Без егетләр белән фотога төшкәндә, башка юнәлештә ракеталар да очты.

Егетләрнең блиндажларына да төштек. Үзләренә яшәү өчен уңайлы шартлар тудырганнар. Татарстан җитәкчелегенә дә онытмаулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Егетләребезнең: «Тагын килегез», – дигән сүзләрен ишетеп: «Инде үзегез, җиңеп, исән-имин өйләрегезгә кайтыгыз. Туган якларыбызда очрашулар насыйп булсын», – дип саубуллаштык.

Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә, төрле юнәлешләргә кергәндә тикшереп кертүче кораллы егетләр, безнең машинаның номерларын күреп: «Татарстан үз егетләрен онытмый шул. Ә менә безне – Воронеж өлкәсе солдатларын оныттылар. Безгә гуманитар ярдәм китерүче юк», – дип «бушанып» та алдылар. Фәнил Закиров ул егетләргә дә гуманитар ярдәмнән өлеш чыгарды. Шулхәтле сөенеп, рәхмәтле булып алып калдылар.

Мин нәкъ менә шушы составта, гуманитар ярдәм илтүчеләр белән берлектә егетләребез янына барып, аз булса да аларның рухын күтәреп кайта алуыма сөендем. Үзем генә барсам, мин анда берни эшли алмый идем. Күптәннән күңелемдә йөрткән ниятемне чынга ашыруым белән бик кәнәгать калдым», – дип сөйләде безгә Ринат Рахматуллин.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.