Календарь

Июль 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

08:00, 13.07.2024

«Укытучыларга рәхмәт әйтә торган түгел»: студент кыз чыгарылышта ярамаган сүзләр сөйләгән

«Укытучыларга рәхмәт әйтә торган түгел»: студент кыз чыгарылышта ярамаган сүзләр сөйләгән

Чыгарылыш студентларының яңа флешмоб: студентлар диплом тапшыру тантанасында чыгыш ясаганда укыганда булган хәлләр турында бөтен хакыйкатьне сөйли.

Самара көллиятеннән бер кыз сәхнәдән физкультура укытучысының аны ничек җәберләве һәм аны ничек укудан кудырырга тырышулары турында сөйләп өлгерә. «Мин укырга рөхсәт ителмәгән сүзләр әзерләдем, ләкин мин барыбер аны укыйм», – дип башлый кыз сүзен.

Хәерле кич, кадерле укытучылар һәм студентлар. Университетка рәхмәт әйтә алырлык бердәнбер нәрсә – ул бу сәхнәдә төрле чараларда чыгыш ясау мөмкинлеге өчен. Ләкин укытучыларга бернәрсә өчен дә рәхмәт әйтә торган түгел. Наталия Николаевна – физик культура укытучысы, ул мине еллар буе җәберләде, «син беркем дә түгел, син тормышта бернәрсәгә дә ирешмәдең» диде. Галиева Лилия мине укудан куарга тырышты, ләкин, күргәнегезчә, ул моны эшли алмады, – дип сөйли кыз.

Укытучылар арасыннан торып, микрофонны сүндерергә, музыка кабызырга кушалар. «Кабызыгыз, мин барыбер сөйләячәкмен», – дип җавап бирә кыз. Залда утыручылар, күрәсең, көллиятнең башка студентларны, кызга сызгыра-сызгыра кул чаба башлый.

«Укытучыларга минем белемнәрем кирәк түгел иде. Билгеләрне алар үзләре дә «ясап» куя», – дип дәвам итә кыз. Тик укытучыларның берсе кызның кулыннан микрофонны тартып ала.

«Студентларны җәберләргә яратабыз, ә моның турында тыңларга бик үк яратмыйбыз, ахры», – дип язганнар «Подслушано Татарстан» төркемендә.

Социаль челтәрләрдә актив таралган видеороликка комментарий язучылар да күп. Бер төркем кызны яклап чыккан. «Молодец кыз!», «Бәлки шулай итеп булса да бу «сазлык» чистарына башлар», «Молодцы, студентлар. Яныгызда аларга микрофонны тартып алырга ирек бирмәгән кеше кирәк», «Җыелган бу кызның. Ишекне каты ябып чыгып китә», «Менә бу – халык сүзе, ә системаныкы түгел», «Кайбер педагогларның эшкә бала хисабына үз-үзләрен күтәрергә һәм хезмәт хакы алырга йөри торган уку йортлары бик күп», – дип язалар сәхифәдә.

Шулай ук, кызның кулына диплом алгач кына кыюланганын тәнкыйтьләүчеләр дә бар. «Ник син башта ук дәшмәдең? Ни өчен бөтен педагогик составны хурларга? Укыганда барысы да яхшы булган. Оят», «Аны җәберләүләре һәм укудан куарга теләүләре, мөгаен, аның гаебедер», «Мондый сүзләрне уку вакытында әйтергә һәм үз хокукыңны якларга кирәк, ә инде тәмамлаганнан соң кычкырырга түгел. Бу чыгыш – аның үз-үзен кимсетүе. Мондый шартларда укыгач, димәк, ул үзен кимсетүләренә ризалашкан», – дип тә язганнар.

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.