Календарь

Август 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

12:33, 01.07.2024

16 яшьлек студент курсташларын һәм укытучыларын атып үтерергә җыенган

Тверь технология колледжында укучы 16 яшьлек егетне группадашларын һәм укытучыларын массакүләм үтерергә әзерләнүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Бу хакта Телеграм-каналлар хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, студент курсташлары һәм укытучылары белән киеренке мөнәсәбәтләр аркасында кешеләр атып үтерергә җыенган.

Егетнең планнары турында аның бер студент белән язышуыннан һәм янауларыннан билгеле булган. Колледжда укучыларның берсе бу хакта әти-әнисенә сөйләгән, ә алар полциягә мөрәҗәгать иткән.

Шикләнелүченең өендә тентү ясаганда камуфляж форма, противогаз һәм тактик шлем, ә компьютер браузерында массакүләм атышлар һәм корал турында язмалар табылган.

Яшүсмер атыш оештырырга һәм курсташларының барысын да үтерергә теләвен әйткән. Аны психоневрология диспансерена җибәргәннәр. Терроризм маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Источник: Intertat
просмотров: 64

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.