Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

07:00, 16.06.2024

«Мәһәргә 1 хөрмә» – Блогер Марат Клубниканың бик тыйнак кына никахы булган

«Мәһәргә 1 хөрмә» – Блогер Марат Клубниканың бик тыйнак кына никахы булган

Фото: Марат Мифтаховның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Марат Клубника, Казан үзәгендә җиләк сатучы эшмәкәр Марат Мифтаховның никахы булган. Кәләш Әминә исемле. Мулла укыганда Маратның күз яшьләре тәгәри.

Никах бик тыйнакка узганга охшап тора. Кафеда өстәл артында яшь пар белән мулла утыра. Мулла мәһәр турында сорагач, кәләш кулына бер хөрмә ала. «Безнең гаиләгә бер хөрмә җитә. Әйеме, яратканым?», – ди ул кияү егетенә русча мөрәҗәгать итеп.

«Менә мәһәр», – дип раслый Марат.

«Ярый, яхшы», – дип килешә мулла.

Күпсанлы котлаулар арасында яшь гаиләгә сокланучылар һәм аптырап калучылар да комментарийлар калдырган. «Кәләшнең шушы бүләккә риза булуы күпмегә җитәр», «димәк акча өчен чыкмаган», «әниең кая», «елап утырасың, көчләп өйләндерәләрме әллә» кебек комментарийлар калдырганнар.

«Энекәш, бу бик зур юл. Тормыш юлы җиңел бармас. Сабыр бул, нервыланма. Акыл өйрәтә димә. Бу никах гомерлек булсын. Алайса сүгәм. Аерылулар булмасын! Морадыңа ирештең. Бәхетле булыгыз!» – дип язган Рамиль Гыйльманов исемле дусты.

Источник: Intertat
просмотров: 55

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.