Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

21:00, 14.06.2024

Махсус операциядә һәлак булган Башкортстан кешесен хатыны туганнарыннан яшереп җирләгән

Махсус операциядә һәлак булган Башкортстан кешесен хатыны туганнарыннан яшереп җирләгән

Башкортстанда махсус хәрби операция катнашучысының хатыны һәлак булган ирен җирләвен туганнарыннан яшергән. Бу хакта Башкортстан Республикасы Башлыгы сайтында язганнар, дип хәбәр итә «Mой Башкортостан» порталы.

Һәлак булган хәрбинең туганы Елена Демидова Әлшәй районында матәм тантанасын көткәнен, әмма туганының мәетен хәрбинең хатыны торган җиргә – Бәләбәй районына алып киткәннәрен әйтә. Аларның туйлары май аенда гына булган.

«Туганнан туган энем махсус хәрби операциядә үлде. Һәм беркемгә дә – туганнарына да, якыннарына да хәбәр итмәделәр. Ә ул май аенда, ялда булганда өйләнгән иде. Хатыны да, хәрби комиссариат та безгә бу хакта әйтмәде. Социаль челтәрләрдән белдек, шулай буламыни бу? Яшь хатын беркем белән дә киңәшләшмәде, беребез дә аны күргәне булмады», – дип мөрәҗәгать иткән хәрбинең хатын-кыз туганы.

Махсус хәрби операциядә һәлак булган кеше – 35 яшьлек Вячеслав Михайлов. Ул Әлшәй районы Раевский бистәсендә туып үскән. Монда аның улы калган. «Җирләргә улын да, башка туганнарын да чакырмаганнар», – дип хәбәр иткән Елена Демидова.

Вячеслав Михайлов Бәләбәй районының Родники бистәсендә май аенда ЗАГСта мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән бер хатын-кыз белән гаилә корган. 2022 елның көзеннән хәрби хәрәкәтләр зонасында сапер вазифасында хезмәт иткән.

Әлшәй районы хакимиятендә Вячеслав Михайловның үлеме уңаеннан кайгы уртаклашканнар. Муниципалитетта аңлатуларынча, хәрби комиссариат мәгълүматны хәрбинең якын туганнарына – хатынына яки әти-әниләренә тапшыра.

«Кызганыч, хәрби комиссариат вафат булган кешенең башка туганнарын таба алмаган. Мондый очракта якын туганы үлем турында башка кешеләргә хәбәр итәргә тиеш», – дип аңлатма биргәннәр район администрациясендә.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.