Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

08:39, 13.06.2024

Инвалидларга «кадер-хөрмәт»: Пандуслар юк, парковкалардан да «колак кагалар»

Инвалидларга «кадер-хөрмәт»: Пандуслар юк, парковкалардан да «колак кагалар»

Инвалидларны көнүзәк проблемалар хафага сала

Иң башта сүзне мөмкинлекләре чикләнгәннәргә бирик. Шагыйрә, искиткеч көчле рухлы шәхес, Казанның «Ярдәм» фонды хезмәткәре Лилия Сәлахетдинова:

– Мин 10 ел элек Казанга килдем һәм, әлбәттә, уңайлы мохит булдыру программасы бар, эшләп килә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләргә сәүдә үзәкләрендәге сакчылар әлеге көнне булышуларын да билгелим. Ә элегрәк алар инвалид ярдәм сораса, куркып калалар иде.

Ясадыммы – ясадым, кебек урыннар бар. Восстание урамындагы җир өсте кичүе эшләми... Кнопкага баскач, лифт килер дип, бик озак көтеп утырганым булды... Тик килмәде...

Пандусларның градуслары дөрес булмаган, тимер рейкалардан гына ясалганнары бар. Алардан менәм дисәң, әйләнеп каплануың ихтимал. Булмаган сәламәтлектән дә мәхрүм булуың бар. Шуңа күрә, мин андый чакта 1-2 ир-ат килеп чыкканын көтәм. Инвалидлар өчен тәгаенләнгән «персоналны чакырту кнопкалары» да еш эшләми.

Иң куркыныч пандуслар – кибетләрдә! Камал театрына мәсәлән, коляскада хәрәкәтләнүче инвалид касса ягыннан гына урап керә ала. Ә менә филармониядә бөтенләй үзәк ишекләр ягында пандуслар юк. Күтәреп алып менмәсәләр, керә алмыйм. Ә менә Милли китапханәдә, иске бина булса да, чын-чыннан уңайлы мохит бар, – дип сөйләде Лилия Сәлахетдинова.

Коляскада йөрүче блогер Миләүшә Зарипова Казанда уңайлы мохит буенча зур эш эшләнгәнен әйтте.

– Уңайлы мохит буенча Казаныбыз белән Мәскәү һәм Питерны чагыштырсак, Казан – беренче урынны ала. Мин Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да булганым бар, анда инвалидлар өчен мөмкинлекләр бигрәк аз!

Мин үзем руль артында йөрим. Инвалидлар өчен тәгаенләнгән парковка урыннарын сәламәтлекләре яхшы кешеләр кулланулары борчуга сала, әлбәттә. Әйтсәң, талаша башлыйлар.

Тагын бер борчулы мәсьәләгә басым ясыйсым килә: юл чатларындагы бордюрлар биек, пандуслар юк, менү бик кыен. Менә шушы мәсьәләләргә игътибар итсеннәр иде, – ди әңгәмәдәш.

Мин Татарстан 1988 елдан бирле эшләгән инвалидлар оешмасына бардым. Декабристлар урамының 103нче йортында урнашкан бинаның баскычы «уңайлы мохит» күрсәткеченә туры килми… Оешма вәкилләрен ифрат күп, берсе-берсенең өстенә өелгән проблемалар борчый икән. Проблемаларның бөтенесен үк колачлап язып булмаса да, кайберләрен тавсвирлап үтәм.

Җимерек күтәрмә каршылады

Фото: Юлай Низаев

Татарстан инвалидларының иҗтимагый оешмасы рәисе Рифат Ганибаев белән инвалидлар өчен парковлардагы хәлләр һәм пандуслар турында сөйләштем.

Әйткәндәй, Рифат әфәнде үзе – инвалид һәм ул «мөмкинлекләре чикле» дигән гыйбарәне түгел, «инвалид» дигәнне куллануны сорады. «Инвалид сүзе француз сугышыннан соң «ветеран» сүзен аңлаткан, ул сүз дөресрәк», диде ул.

Инвалидларга карата җәмгыятебездә булган мөнәсәбәт уйланырга мәҗбүр итә. Һәр кешенең үзе хакында уйлавын күрәбез. Ә уйлап карасак, һәр кеше дә, сәламәтлеге какшап китеп, инвалид була ала... – дип сүзен башлады ул.

Рифат Ганибаев бер мисал китерде – сәламәт кешеләрнең инвалидлар өчен пандусларга зыян салган очраклары бар икән.

Берәү, мәсәлән, өенә бик кыйммәтле пианиносын керткәндә, музыкаль инструментына зыян килгәне өчен ачуы чыгып, пандусны, аның тоткаларын каерды. Безгә бу хакта, күңеле әрнеп, бер инвалид язган иде. Тәрбия эшләре алып бару кирәк. Халыкта һәр эшләнгән гамәлгә карата җаваплылык хисе артсын иде! «Толерантлык» дигән төшенчәне дә онытмасак иде.

Инвалидлар өчен махсус түләүсез парковка урыны бирелә. Машинасы өчен тәгаенләнгән бердәнбер урын да буш булмаса инвалидка нишләргә? Гадәттә, ул урында бик дәрәҗәле вә затлы кыйммәтле машина туктаганын күрәбез. Машина тәрәзәсенә ябыштырган «инвалид» билгесе дә була – ул билгене базарда, интернет-кибетләрдә дә рәхәтләнеп алып була. Тик ул реестрга кермәгән була. Ә бит сәламәтлеккә туймаган кешегә нәкъ шушы урында туктау кирәк булуы бик мөмкин – мәсәлән, ул хастаханәгә барадыр. «Инвалид теләсә кайсы түләүле парковка урынында бушлай туктаса ярый» дигән канун кирәк. Хөкүмәт, җитәкчелек ишетсен иде безне. Ә әлегә инвалид өчен законнар, киресенчә, аңа каршылыклар тудыра...

Социаль әһәмиятле учреждениеләрнең дә пандуслары юк. Инвалидларның пандусларына зыян салу очраклары теркәлүе дә билгеле. Күтәрелмәле (откидной) пандуска май сибүчеләр табыла... Әстәгъфирулла, мондый эшәкелек эшләү өчен нинди таш йөрәкле булырга кирәктер. Мондый вакыйгаларны хәтта үзәк телевидениедән барган шау-шу куптарган тапшыруларда да күргән юк…– диде Рифат Шаһит улы.

Инвалидлар өчен парковкаларда – саулыгы камил затларның затлы машиналары тора... Моны беркем дә контрольдә тотмый. Дәүләт автоинспекциясенә инвалид шалтыратса да, патруль хезмәте килгәнче, шактый вакыт үтә, диләр инвалидларның иҗтимагый оешмасында.

Хәзер ул урында машинасын калдырган сәламәт кешегә 5000 сум тәшкил итә. Мондый рейдлар хәзерге вакытта бик сирәк уза.

Элегрәк машинага ябыштыра торган «инвалид» билгесенең штрих-коды «ялганчы инвалидларны» ачыкларга ярдәм иткән. Хәзерге көндә исә машина номеры буенча гына ачыклап була.

Хәзерге вакытта «инвалид» дигән машина билгесен сәламәтлеге чикле кеше үзе сатып алырга тиеш икән. Кеше инвалидлыкны сатып алмаган бит? Нигә андый гаделсезлек? – дип сөйләде Рифат Ганибаев.

Инвалидлар оешмасы хезмәткәрләре тагын бер проблема турында сөйләде – ишегалларын төзекләндергәндә инвалидлар өчен парковка урыннары юкка чыга икән…Ишегалдында инвалид өчен парковка урыны булсын өчен «референдум» – шул йортларда яшәүчеләрнең җыелышы карар кабул итәргә тиеш.

Ишегалдына ремонт ясау буенча җыелыш хакында инвалид белмичә калуы да мөмкин бит әле. Шулай ук закон нигезендә булган «10 парковка урыны булган очракта, берсе – инвалидлар өчен булырга тиеш» кагыйдәсе дә күзалланмый... – ди инвалидлар оешмасы белгече Елена Полевова-Коваленко.

Инвалид үзе яшәгән күпфатирлы торак янында үзенә махсус парковка булдыру өчен шушы йортның милекчеләре референдумын үзе үткәрергә һәм аларның имзаларын җыярга тиеш. Ә бит анда фатир, бүлмә арендалап торучылар да яшәве ихтимал...75 процент катнашучыларның теләктәшлек күрсәтүе зарур. Референдумнан соң протокол төзелә, һәм ул идарәче компаниягә, күчермәсе район хакимиятенә бирелә. Һәм шуннан соң гына ул парковка урынына юл инспекциясе белән берлектә махсус билге куела. Шәхсән үзем, референдум оештырганда, милекчеләрнең 50 процентын да җыя алмадым... – ди Казанның Киров һәм Мәскәү районының инвалидлар җәмгыяте вәкиле, ТР Иҗтимагый палатасының җәмәгать эксперты Марат Кадыйров.

Ул үзе белән булган хәлләр турында сөйләде:

ДЦП белән чирлим, коляскада йөри алмыйм, махсус электроскутерда «Парк Хаус»ка барган идем. Сакчы кертмәскә тырышты, хокукларымны бозуын аңлаттым. «Тандем» сәүдә үзәгендә дә шундый ук хәл кабатланды. Казан белән чагыштырганда Мәскәүдә инвалидларга хәерхак мөнәсәбәт...

Марат Кадыйров бер мисал китерде: уңайлы мохит булдырмау нәтиҗәсендә Тукай районындагы инвалид ятим егет үзенә бирелгән фатирның бәдрәфенә 2 атна керә алмаган.

Инвалидларны торак белән тәэмин итү буенча аерым программа юк. Аңа фатир бирсәләр, җиренә җиткереп эшләнелеп беткән булсын иде. Лифт һәм 90 сантиметр киңлектәге ишек кенә түгел. Инвалид өчен тотынып йөрү җайланмалары булмавы да еш очрый торган күренеш... Инвалид өчен уңайлы мохит – аның, сәламәтлегенә зыян китермичә, үзаллы гына яшәү мөмкинлеге. Инвалидлар фатирыннан чыгарга курка. Чыкса, уңайлы мохит булмауның нәтиҗәләренә юлыгып, имгәнеп ятудан курка ул...

Инвалидларны күпкатлы торакларның югары катларыннан беренче катына күчерү дә файдага булыр иде, – дип сөйләде ул.

«Социаль статустагы гына түгел, ә барлык биналарның да пандуслары булсын. Инвалид бит хастаханә белән инвалидлар оешмасында гына яшәп ятмый!» – дип өстәде Рифат Шаһит улы.

Инвалидлар оешмасы әйтүенчә, Чистай урамында 5нче бинада урнашкан күпфункцияле үзәкнең сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен исәпләнгән парковкасы да, пандусы юк, коридорлары бик тар. (Бу үзәкне 14 май көнне карап килдем, пандусы булса да, инвалид егылып ятачагы көн кебек ачык...) Шулай ук Авиатөзелеш районының халыкны социаль яклау бүлегендә дә парковка юк, пандус шактый зур кимчелекләр белән ясалган, диләр инвалидлар…

Эксперт тикшерә тикшерүен, төзәтүләр дә даими булсын!

Инвалидлар оешмасының инвалидларга булдырылган мохитне тикшерүче 23 эксперты бар, диделәр. Алар арасыннан 7 яшь эксперт. Эксперт булырга теләгәннәр иң башта ил башкаласы Мәскәүдәге махсус укуларда белем ала, аннан соң экзаменнар тапшырып, сертификатка ия була. Экспертлар республиканың барлык районнарында эшчәнлек алып бара. Аларның күпчелеге бик авыр чирләргә дучар инвалидлар икәнен билгеләмәү дә дөрес булмас. Инвалидлар проблемаларын төптән белүче генә аларны аңлый, дигән сүз – хак, димәк. Җәмәгатьчелек экспертлары әлеге көндә хезмәт хакын алуы да – куанычлы күренеш.

«Татарстан – уңайлы мохит чараларын гамәлгә ашыру буенча иң алдынгы регион. Моны онытырга да, яшерергә дә кирәкми. Мәсәлән, 2011 елда инвалидлар өчен уңайлы мохит булдыру программасы башлангач та, Татарстан бу өлкәдә Санкт-Петербург белән Мәскәү дәрәҗәсенә күтәрелде. Бер күтәрелгәч, кирегә аска төшмәсәк иде ул», – дип ассызыклаган иде бу хакта Рифат Шаһит улы.

Инвалидлар зарлана, түрәләр аклана

Татарстан инвалидларының иҗтимагый оешмасының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә уңайлы мохит булдыру һәм реабилитация буенча белгече, эксперт Альберт Шәриповның «инвалид имгәнерлек «уңайлы мохит» булмасын иде» дигән сүзләре белән килешмәү мөмкин түгел!

Альберт Геннадиевич белән иң тәүдә Казанның Яңа Савин районының инвалидлар җәмгыяте бинасында күрешеп сөйләштек. Ул биредә саулык мөмкинлекләре чикле халыкны сораулар белән кабул итә итә.

«Бик катлаулы проблеманың чишелешен булдырырга омтылам әле. Казанның «Залесный» бистәсеннән ерак түгел «КЭМП» җәмәгатьчелек транспорты тукталышы бар. Анда федераль дәрәҗәдәге трасса янәшәсендәге тукталыштан 12-15 метрдан соң региональ юлга төшә торган пандус урнаштырылган. Ни хикмәт: пандустан инвалид туп-турыга машина юлына чыга... Анда шоферлар өчен инвалидлар юлга килеп чыгу ихтималын күрсәтүче бернинди юл билгесе юк. Региональ дәрәҗәдәге юл белән пандус тәмамланган урында бернинди аралык юк. Хәтта, Ходай сакласын, моны – үлемгә туры юл ясаган пандус, дип буладыр...» – ди ул.

«Мин бу мәсьәлә буенча бик күп инстанцияләргә мөрәҗәгать иттем. Бөтен җирдән «отмазкалар» килә... Бу территория кергән Киров районы хакимиятеннән килгән җавапны менә сезгә тәкъдим итәм», – дип сөйләвен дәвам итте әңгәмәдәшем.

  • ТР Инвалидлар оешмасы белгеч-экспертлары ассызыклавынча, күп кенә пандусларның кимчелекләре – оешма вәкилләре белән киңәшләшмичә, инвалидлар фикерен тыңламыйча эш итүдән пәйда була. Язманы басмага әзерләгән вакытта, «КЭМП» тукталышындагы пандуска үзгәрешләр кертәләр, дип хәбәр иттеләр. Тик менә инвалидлар оешмасының вәкаләтле экспертларын янәдән нигәдер чакыручы, алар белән киңәшләшүче булмаган. Бер тырмага икеләтә басу булмасын, дигән теләкләрдә калыйк инде!

Проект кысаларында рейдка чыктык

«Юлай юллый» махсус проекты кысаларында Альберт Шәрипов белән Казанда рейд үткәрергә булдык. Беренче эш итеп «Парк Хаус»ка бардык.

«Инвалид» дигән махсус билге куелган машиналар урынына инвалид булмаган автомобильчеләр транспорт чараларын куйганнар, – дип сөйләде Альберт Шәрипов.

Инвалидлар өчен парковкада кибет арбалары өчен склад-ангар ясаганнарын күреп шаккаттым. Хәер, эксперт бу күренешкә әллә ни гаҗәпләнмәде... Моңарчы да бу күренеш булганын гына әйтте.

Икенче урында «инвалид» билгесе булмаган автомобильләр тора. Экспертка инвалидларның машиналары өчен булган урыннарга автомобильләрен куючыларга ни бу адымга баруларын сорарга тәкъдим иттем. Тик ул миңа «Инвалидлар өчен булдырылган парковкага машина куйган сәламәт йөртүчеләрнең кайберләре, «иманнарына кайтып», аннан китү ягын күрсә, кайберләре, сүз көрәштереп, әдәпсезлеген күрсәтә һәм агрессив кылана башлый икән», – диде.

Альберт Геннадиевич белән «Парк Хаус» җитәкчелегенә кердек. Альберт Шәриповның монда беренче тапкыр гына килүе түгел – гаризалар, тәкъдимнәр дә язган ул. Генераль директор урында юк иде, урынбасарлары кайсы-кая йөгерешеп бетте. Кабул итү бүлмәсе сәркатибе – Алсу исемле кыз гына алда бәян ителгән хәл буенча утырыш булганын, сөйләшүләр алып барылганын әйтте. Куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Илдар Шакиров үзенә комментарий бирергә ярамаганын әйтте, әмма сүз әйтергә курыкмады. Инвалидлар өчен парковкада сәламәт затларның машиналарын күрсәләр – Дәүләт автоинспекциясе инспекторларына хәбәр ителә икән. Тик, сәүдә үзәге вәкиле сүзләренчә, проблема төбе-тамыры белән хәл ителми. Шуңа күрә, сәүдә үзәгенең ике ягындагы ишегалдында парковка булдырып, аны киртәләп куйганнар. Анда – берничә машина сыярлык урын. Тик, ул киртәне алдырыр өчен, инвалидның элмә тактадагы телефоннар аркылы шалтыратып, киртәләрне алуны соравы таләп ителә.

«Парк Хаус» янындагы җир асты кичүенең пандусындагы тотыну җайланмалары аеруча хәвефле икән. Алар кәкре, бөгелгән булырга тиеш.

Инвалидлар өчен лифтлар янында «сыра шешәләре күргәзмәсе»: «Яшьләр төн буена шушы лифтлар белән шаяргач, ватыла инде ул»

Рейдның икенче ноктасы – җир өсте кичүләре. Казан мэриясе быел яз Оренбург трактында, Павлюхин урамында һәм Ямашев проспектында җир өсте кичүләрендәге лифтларны алыштырачагын белдерде.

– Казанда лифтларның күпчелеге юньләп эшләми. Ветеринар академия янында урнашкан лифтны реконструкцияләү эше бара, дип беләм. Горький шоссесындагы лифт эшләми. Ә менә онкологик үзәк каршындагы лифт эшли иде, дип әйтә алам, – диде Альберт Шәрипов.

Үзем исә Җиңү проспекты метро станциясеннән ерак түгел генә урнашкан җир өсте кичүенең инвалидлар лифты эшләвен-эшләмәвен тикшерергә булдырдым. Эшләми булып чыкты. Хәтта кнопкасы белән ишеген бераз каерганнар. Ә ишек төбендә «сыра шешәләре күргәзмәсе» ясаганнар... Һәр хәлдә, инвалидлар лифт буена килеп кәеф-сафа корып утыруларына шик туа…

Җир өсте кичүе янәшәсендә чүп җыеп йөргән абзый түбәндәгеләрне бәян итте. «Монда кич буе, төн буе яшьләр күңел ача. Лифтның тәрәзәләрен, пыялаларын ватып та йөрделәр. Шуңа күрә, монда бер лифт та эшләми... «Эшләми» дигән язу да эленмәгән! Мондый әхлаксыз күренеш чәчәк атуын күрүдән үземнең дә җан әрни», – диде ул.

Инвалид булуны берәү дә сорап та, сатып та алмый! «Инвалид» – «ветеран» сүзе белән тәңгәл!

Озын сүзнең кыскасы, инвалидларга карата хөрмәт күрсәтергә омтылыйк, ә, киресенчә, алар имгәнерлек «уңайлы мохит» булдыруны вакытында туктатыйк. Әлбәттә, бу мәсьәләләрнең чишелешен күзәтәчәкбез! Шулай ук «тәнкыйть – кәнфит түгел» икәнен дә истә тотыйк та, уңайлы мохит – чын-чыннан инвалид рәхәтләнеп урамнар буйлап хәрәкәт итәрлек, теләгән җиренә барырлык булсын!

Татарстанның Инвалидлар оешмасы, уңайлы мохиттәге кимчелекләрне төзәтү бурычлары һәм идеяләре белән, ТР Дәүләт Советына, Транспорт прокуратурасына, Дәүләт автоинспекциясе идарәсенә мөрәҗәгать итәләр. Һәрхәлдә, болай да тормышының ачысын-төчесен күреп гомер иткән инвалидларга «уңайлы мохит» тә сүздә генә түгел, гамәлдә булырга тиеш бит! Алай булмаса, кайда соң гаделлек вә дөреслек, иптәшләр?!

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.