Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

03:00, 13.06.2024

«Яшен балаларны атып бәрә». Кич белән үсмерләрне яшен суга, берсе үлә, дуслары имгәнә

«Яшен балаларны атып бәрә». Кич белән үсмерләрне яшен суга, берсе үлә, дуслары имгәнә

Владимир өлкәсендә урамда йөрүче балаларны яшен суккан. Бер егет үлгән, аның берничә дусты имгәнгән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

11 июньдә булган фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Яшь егетләр һәм кызлар, мопедларга утырып, Першино авылы янында сулык янына килә. Аларның кайсыберләренә 16 яшь тә тулмаган. Башта бар да яхшы була, аннары яшен башлана.

Балигъ булмаган балалар якындагы ташландык бинага кереп кача. Бинаны яшен суга. Балаларның берсе урында ук үлә, берничәсенә зыян килә, дигәннәр Тикшерү комитетында.

4 үсмерне хастаханәгә алып киткәннәр, аларны табиблар карагач, икесен өйгә кайтарып җибәрә, икесен хастаханәгә салалар. Хәзер алар дәвалана.

Үсмерләрнең берсенең анасы «КП» хәбәрчесе белән сөйләшкән. Ул үзенең улының дуслары белән биредәге карьерда йөрүен әйтә, шуннан соң алар ташландык бинага керә.

«Түбәгә яшен суга, балалар барысы да юеш. Өстәвенә, һәлак булган малай су коенган булган», – ди бу хатын улының сүзләрен кабатлап.

Аның сүзләренчә, улының аягына бераз эләккән, ләкин ул күбрәк психологик яктан зыян күргән, әле дә борчыла.

Сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы сүзләренчә, фаҗига кичке 5 белән 6 арасында була. Биредә 9 үсмер – кызлар һәм малайлар җыела. Алар барысы да биредә яши, 1 малай гына Мәскәү өлкәсеннән дачага ял итәргә килгән.

«Яшен шундый каты суга, балаларны атып бәрә, күбесе бер-берсенә бәрелгән», – дигән сайт чыганагы.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, үсмерләрнең карьер яры буендагы ташландык бинага беренче тапкыр гына килүләре түгел. Авыл халкы яшьләрнең башка урында – моңа кадәр дуңгыз фермасы булган бинага җыелуларын да сөйли, диелә хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитетының Владимир өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, мәрхүм малай 2009 елда туган.

Источник: Intertat
просмотров: 58

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.