Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

00:00, 12.06.2024

Сәламәт килеш Мәскәүгә операциягә киткән 22 яшьлек Арина Сәрвәрова өенә табутта кайта

Арина Сәрвәровага 22 яшь, узган елда ул Уфа фән һәм технологияләр университетының математика факультетын тәмамлап, кызыл диплом алып чыга. Кыз укуын дәвам итәргә була һәм магистратурага укырга керә. Студент кыз программалаштыру һәм математик модельләштерү белән шөгыльләнә.

Аринаның әнисе әйтүенчә, кызлары уку белән бик мавыккан һәм күп вакытын да укуга багышлаган. Кышкы сессияне тапшырганнан соң, Арина Мәскәүгә планлы операциягә барырга җыена.

«Кышкы сессияне бик яхшы тапшырды һәм 3 февральдә Мәскәү клиникасына юл тотты», –- дип сөйли аның әнисе журналистларга.

Аринага 22 яшь була

Фото: © Сәрвәровлар гаиләсе шәхси архивыннан

Студент кыз башкалага әзерлекле бара: хастаханәгә яту өчен кирәкле барлык анализ нәтиҗәләре үзе белән була. Әмма Мәскәү белгечләрен алар канәгатьләндерми, программистка барысын да Мәскәүдә яңадан тапшырырга туры килә.

Сәрвәровлар гаиләсе анализларны кабат тапшыруга 100 мең сумнан артык акча сарыф итә, бер кан анализы гына да 20 мең сумга төшә.

Аринаны планлы рәвештә 18 февральдә хастаханәгә салалар, операция икенче көнгә билгеләнә. Кызга лапаротомия ясыйлар – корсак өлешен яралар. Табиблар уникилле эчәктәге шешне («доброкачественный») алырга тиеш була.

Кыз узган елда университетны кызыл диплом белән тәмамлый.

Фото: © Сәрвәровлар гаиләсе шәхси архивыннан

Операция көнендә, 19 февральдә, студент кызның әти-әнисе үзләренә урын таба алмый: алар кызлары өчен борчыла һәм табиблардан шалтырату көтә. Кызның әтисе хәтта эшкә дә бармый.

«Безгә кичке 8дә генә операция ясаган хирург язды. Ул операциянең 11 сәгатькә якын дәвам итүен һәм әле генә тәмамлануын әйтте», – дип сөйли Аринаның әнисе.

Табиб кызның әти-әнисенә операциянең штат режимында узуын әйтә.

Арина әти-әнисе белән

Фото: © Сәрвәровлар гаиләсе шәхси архивыннан

Аринаның әнисе табиблардан кызын карарга клиникага килергә кирәкме-юкмы икәнен сорый. Белгечләр Римма ханымны тынычландыралар һәм, операциядән соң тернәкләнү планлы рәвештә бара һәм аның башкалага килүенең мәгънәсе юк, дип әйтәләр.

Алдагы 3 көн дәвамында студент кызның әти-әнисе табиблар белән сөйләшә алмый, чөнки берсе дә трубканы алмый. Мәскәүдә Аринаның дусты яши торган була, кыз медицина үзәгенә үтеп керүгә ирешә. Ул 22 яшьлек дустының хәле бик авыр булуын белә. Бу вакыт эчендә клиника хезмәткәрләре пациентның гаиләсе белән элемтәгә керергә кирәк дип тапмый.

Арина тырыш студент була

Фото: © Сәрвәровлар гаиләсе шәхси архивыннан

Шул ук көнне Римма ханым Мәскәүгә оча һәм хастаханәгә барып җитә. Ул вакытта кызны инде ИВЛ аппаратына һәм «ясалма бөер»гә тоташтырган булалар.

Табиблар пациентның әнисенә аның ашказаны асты бизеннән ферментлар чыгуы турында сөйли.

Римма ханым аңлатуынча, фермент – организмга кергән кислота, нәтиҗәдә, студент кызда сепсис башлана. Римма ханым Мәскәүдә 1 айдан артык – 32 көн була. Көн саен ул хастаханәгә бара һәм кызының нинди хәлдә булуын ачыкларга тырыша.

Белгечләр белән сөйләшкәндә, Римма ханым кызына дарулар кирәкме-юкмы икәнен белешә. Әмма аңа «бездә барысы да бар» дип җавап бирәләр.

Арина әти-әнисе белән

Фото: © Сәрвәровлар гаиләсе шәхси архивыннан

23 мартта Римма ханым көндез кызы янына хастаханәгә килә. Табиб аңа Аринаның медикаментоз йокыда булуын һәм аны уятырга кирәкмәвен аңлата.

Ул кыска вакытка гына кызы янына керә, аның йоклап ятканын күрә һәм уятмый. Аннан өенә кайтып китә һәм соңрак Аринаның хәле яхшыруы турында хәбәр ала. Әмма Римма ханым бу хәбәрдән соң кызын исән килеш башка күрми.

«1 сәгатьтән соң шалтыратып, Аринаның үлүен әйттеләр. Мин анда 22 яшьлек сәламәт баламны җибәрдем, ә аннан табут алып кайттым», – дип сөйли мәрхүм студент кызның әнисе.

Нишләргә белмәгән әни кеше шунда ук хастаханәгә килә. Табиблар аңа нәрсә булганын да аңлатмый. Римма ханымнан гафу үтенүче дә булмый.

Медицина үзәгендә морг юк, студент кызның гәүдәсен Филатов хастаханәсенә алып китәләр. Мәскәүгә Римма ханым янына аның абыйсы очып килә. Алар 2 көн Аринаның гәүдәсен эзлиләр. Шуннан соң алар табутны һәм аның гәүдәсен аэропортка алып килергә килешәләр.

Үлгән кызның әнисенә барлык сорауларны үзенә хәл итәргә туры килә, хастаханә хезмәткәрләре хәтта үз ярдәмнәрен дә тәкъдим итми.

Арина аралашучан кыз була

Фото: © Сәрвәровлар гаиләсе шәхси архивыннан

Операция ясаган табиб элемтәгә чыкмый һәм пациентның гаиләсенә кайгы уртаклашу сүзләре дә җиткерми.

Шулай итеп, Сәрвәровлар гаиләсе бердәнбер кызларын – 22 яшьлек талантлы программистны югалта. Кызның әти-әнисе көрәшергә карар итә, 10 апрельдә алар Тикшерү комитетына һәм прокуратурага гариза язалар.

Аринаның әти-әнисе кызларының Мәскәүгә сәламәт хәлдә баруын әйтә. Моны анализ нәтиҗәләре дә раслый. Алардан күренгәнчә, кызның ашказаны асты бизендә һәм йөрәгендә үзгәрешләр табылмаган.

«Безнең өчен хәзер нинди тормыш мәгънәсе бар? Без хәзер нишлик? Менә аны җирләдек, ә ул Россиянең киләчәге булырга тиеш иде. Берничә телдә программалаштыру белән шөгыльләнә иде, бөтен тормышы алда булырга тиеш иде», – дип сөйли Римма ханым күз яшьләре белән.

Римма ханым сүзләренчә, хәзер аның төп бурычы – яраткан кызының үлемендә гаеплеләрне табу. Рәсми мәгълүматлар буенча, Аринаның үлеменә септик шок сәбәпче булган.

Гади тел белән әйткәндә, ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында Аринаның ашказаны асты бизе шартлаган, андагы ферментлар канына эләккән, инфекция башланган. Нәтиҗәдә, бу – студент кызның үлеменә китергән.

Римма ханым тануынча, табибларның берсе дә төрмәгә эләкмәячәк. Үлгән кызның әнисенең төп теләге – кызының үлемендә гаепле кешенең исемен белү.

«Кызыбызны беркем дә кире кайтармаячак, без моны аңлыйбыз. Ләкин ниндидер җәза – ул барыбер булырга тиеш», – ди ул.

Хәзер Сәрвәровлар гаделлек өчен көрәшергә җыена. Алар инде ярдәм итәчәк адвокатны тапкан.

«runews24.ru» сайтыннан тәрҗемә. Авторы: Юлия Борисова

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.