Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

20:00, 11.06.2024

Шимбә көнне «Мазерати» таптаган баланың аягын таба алмагач, сөякләрен кисәргә туры килгән

Шимбә көнне «Мазерати» таптаган баланың аягын таба алмагач, сөякләрен кисәргә туры килгән

Фото: © https://vk.com/50mvd, Мәскәү өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

8 майда көндез Мәскәү өлкәсендә тукталышта торучы балаларны «Мазерати» машинасы таптады. 13 яшьлек малай һәлак булды, 12 яшьлек малайның сул аягы өзелде. Баланың өзелгән аягын таба алмаганнар. Шуңа күрә аның сөякләрен кисеп операция ясарга туры килгән. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

  • Тукталышта фаҗига: «Мазерати» таптаган бала өзгәләнеп беткән, икенчесенең аягы юк, дип язган идек.

Имгәнгән малайның өзелгән үкчәсен таба алмыйлар. Шуңа күрә хастаханәдә аның балтыр сөякләрен кисәргә туры килә. Аягындагы яраларны һәм калган тиресен тегеп куялар. Аннары аны авыр хәлдә башкала хастаханәсенә илтәләр. Биредә табиблар кабат операция ясый. Шула итеп бу малай 2 операция кичергән инде.

Балаларны таптаган «Мазерати» йөртүчесе – 27 яшьлек ир-ат, транспорт компаниясендә логистика бүлеге җитәкчесе. Компания йөкләр ташу белән шөгыльләнә. 2016 елдан башлап, ул тотылган машиналарны алып сата.

7 июньдә кич белән Можайский шәһәр округындагы дачага дусларына килә. Төнлә күңелле бәйрәм итәләр. Икенче көнне, махмырдан килеш, ул дустыннан спорткар руле артына утырырга сорый. 2008 елгы «Мазерати» хуҗасы рөхсәт итә, үзе пассажир утыргычына утыра.

Киселево авылына таба барганда, шаһитлар сүзләренчә, машина 100 км/сәг тизлек ала, йөртүче идарәсен югалта һәм тукталышта торучы балаларны таптый.

Әлеге ир-атны сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.