Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

19:00, 11.06.2024

Айваз Садыйровтан эстрадага керү серләре: «Кем белән талашу популярлык өчен файдалырак?»

Айваз Садыйровтан эстрадага керү серләре: «Кем белән талашу популярлык өчен файдалырак?»

Элвин Грейның продюсеры, җырчы Татарстанга килгәч, аны башка артистларның даими «чукып» торулары һәм юлына төрлечә киртә булырга тырышулары хакында сөйләгән иде.Шундыйларның берсе Элвин Грейга «башын эшләтергә һәм гафу үтенергә кушкан» Салават Фәтхетдинов булган.

Әлеге язманы уңаеннан, популяр алып баручы Айваз Садыйров та үзенең фикерләре белән бүлеште. Ул үзенең «Айваз радиосы» Телеграм-каналына татар эстрадасына аяк басарга җыенучы яшь артистлар өчен белешмәлек куйды.

«Әйе, безнең татар эстрадасына эләгү җиңелләрдән түгел…

Әйдәгез, шушы урында күп еллар унҗиде ярым йозак ястында биктә яткан зур серне ачыйк.
Шоу-бизнесның алтын нәкыш белән бизәлгән ишекләрен ачар өчен, юк, ачу гына түгел, хәтта ки шаку бәхетенә ирешер өчен тулы бер процедура үтәргә кирәк.

Эстрада киңлекләренә юеш танауларын тыгарга җыенучы яшь артистлар, язып, ә тагын да яхшысы – ятлап барыгыз!

Моның өчен кирәкле шәйләр:

С-666 формуляры буенча эстрада патшасы исеменә гариза.
Образец Башкорстаннан Татарстанга килүче теләсә кайсы җырчыда бар. Сорарсыз.

Анализлар.
Ач карынга тапшырылган кан һәм бәвел анализына өстәп, акчага карата ач халәттә баш мие биопсиясе. Монысы – Сабантуйлар җиткәч, гонарарларны психика җиңел кичерү/кичермәүне билгеләр өчен.
Анализлар тапшыру пункты: «Дубай» ял комплексы, зоопарклы йорт.

Имтихан.
Тест рәвешендә. Менә якынча бирем мисалы:

Кем белән талашу популярлык өчен файдалырак?

А) Тямаев
Б) Уразова
В) Кукмара мәдәният йорты җитәкчесе
С) Салават

Әйе, бу сорауда Г варианты юк. Сразу С. Чөнки С – Супермен түгел, С – Салават.

Шушы процедураны уңышлы үтә алсагыз, эстрада падишаһының шәхси аудиенциясенә өметләнә аласыз. Аның каршына үзегезнең стратегия презентациясе белән басуыгыз хәерле.

Презентациядә тиешле булган пунктлар:

– Аерылган кайсы җырчы белән дуэт җырлап, «болар хәзер бергә икән икән» дигән эффект тудыру;

– 90нчы, 2000нче елларның кайсы популяр җыры әле «переҗырланмаган» да, кайсын оста итеп «шудыру».

Әйе, иң мөһимен онытмагыз!..
Эстрада солтаны белән күрешкәч, күзенә туры карый күрмәгез. Ул моны яратмый. Килеп керә-керешкә, сул кулындагы чәнти бармагындагы зөбәрҗәт ташлы балдагын үбәргә онытмагыз. Изге эш.

Мин моны кайдан беләмме?
Артистым турында тагын нинди галәмәтләр сөйләп, кеше игътибарын җәлеп итәргә була икән, дип көнен-төнен уйлап йөргән популяр бер җырчының продюсерыннан. Только тссс!..»

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.