Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

18:33, 11.06.2024

Чиләбе электрометаллургия комбинаты директорын, педофилиядә гаепләп, кулга алганнар

Чиләбе электрометаллургия комбинаты директорын, педофилиядә гаепләп, кулга алганнар

Чиләбе электрометаллургия комбинаты директоры Павел Ходорковскийны, педофолиядә гаепләп, кулга алганнар, дип хәбәр итә РИА Новости.

Зур предприятие директоры 16 яшькә җитмәгән яшүсмерләр белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә. Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, директорны коттеджында кулга алганнар – полиция аның өенә кисәк бәреп кереп, тоткарлый. Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, ул коттеджда шулай ук балигъ булмаган кызлар белән булган. Полициядә директорның интим мөнәсәбәтләре видеога яздырылган диелә.

Ходорсковскийны һәм тагын берничә кешене (аларының кем икәне әле әйтмиләр) 14-15 яшьлек кызлар белән җенси мөнәсәбәтләргә керүдә гаеплиләр. Башта көч структуралары байлар астына яшүсмер кызларны салу белән шөгыльләнгән сутенер хатын-кыз булуы турында хәбәр ала. Сутенершаны кулга алалар һәм аның клиентлары Россиянең төрле шәһәрләрендә икәне ачыклана. Яшь кызларны сатып алган байларның берсе дип шушы Павел Ходорсковский шикләнелә.

Павел Ходоровский 1951 елда Чиләбедә туган. Техник белем алган, профнастил заводында эшләгән. 90 елларда Чиләбе электрометаллургия комбинатында эшли башлый, 1996 елда коммерция директоры булса, 1991 елдан – генераль директор.

Павел Ходорковскийны кулга алганга кадәр заводта бер гауга булган иде. Генераль прокуратура, заводны 90 елларда законсыз приватизацияләүдә гаепләп, акцияләрен дәүләткә кайтаруны таләп итте. Завод җитәкчелеге, шул исәптән Павел Ходорковский приватизация законлы булган дип бара. Әмма февраль аенда завод дәүләткә кайтарылды. ЧЭМК заводы корал җитештерү өчен металл ясаучы әһәмиятле заводларның берсе санала.

Җинаять кодексының 135 маддәсе буенча 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Источник: Intertat
просмотров: 69

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.