Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

17:00, 11.06.2024

Илмир Төхвәтуллин сөйләшеп көрәшү турында: «Мин үзем дә соң башладым»

Илмир Төхвәтуллин сөйләшеп көрәшү турында: «Мин үзем дә соң башладым»

Көрәшче, көрәш буенча балалар тренеры Илмир Төхвәтуллин килешеп көрәшүләр турында әллә шаяртып, әллә чынлап җавап бирде.

«Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Татар-информ»ның татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасы Рәмис Латыйпов аннан: «Балалар арасында килешеп көрәшүләр булмасын өчен яшьләр арасында тәрбия эше алып барасызмы?» – дип сорады. Илмир Төхвәтуллин: «Яшьләрдә андый нәрсә юктыр дип уйлыйм мин. Әле бит алар сабый гына үзләре. 15-16 яшьләрдә андый уйлары юктыр», – дип белдерде. «Ничә яшьтә башлана ул?» – дигән сорауга Илмир: «Әйтә алмыйм. Мин үзем дә бик соң башладым», – дип җавап бирде.

Әллә шаяртты, әллә чынлап әйтте. Илмир Төхвәтуллин җырчы Ләйсән Мәхмүтованың «Ялгыш, әллә язмыш» клибында төп рольне башкарган иде. Шул җырдагыча, «Язмыш микән, әллә ялгыш микән?».

Источник: Intertat
просмотров: 69

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.