Россиядә контрактникларга машина йөртү таныклыгын кире кайтару мөмкинлеген булдыру тәкъдим ителде. Бу хакта инициатива белән РФ Хөкүмәте Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итте. Закон проекты Дәүләт Думасы сайтына куелган.
Сүз исерек килеш машина йөртеп, корбаннарга китергән юл һәлакәте сәбәпчесе булып, каршы полосага чыгып таныклыксыз калучылар турында бара. Закон проекты буенча, контракт төзегән очракта андый кешеләр вакытлыча (контракт срогы дәвам иткәндә, хәрби хәл булганда) машина йөртү таныклыгына кабат ия булачак.
«КоммерсантЪ» язуынча, әйтик кеше исерек килеш рульдә эләгеп 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителсә һәм 1 айдан контракт төзесә, ул шунда ук таныклыгын кире кайтара алачак. Әгәр контракт срогы бер елдан бетә икән, ул документын кайтарырга тиеш һәм ярты ел машина йөртә алмаячак. Таныклыкны кайтару өчен ул кирәкле процедураларны узарга – имтихан тапшырырга, медицина белешмәсе бирергә тиеш. Ә инде таныклык 1 елга алынган, ә контракт срогы 1,5 ел икән, кеше шушы срогы чыккач, имтихан тапшырырга, белешмә бирерг әтеиш.
Ә инде контракт буенча хезмәт итүче хәрби хезмәттә дәүләт бүләгенә лаек дип табылса, ул имтихан тапшырмыйча һәм медицина белешмәсе бирмичә генә дә «права»сын кире кайтара ала.