Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

15:06, 11.06.2024

Атлар үрчетүче җырчы Илназ Минвәлиев ат үлеме турында: «Нигә интектерергә иде...»

Атлар үрчетүче җырчы Илназ Минвәлиев ат үлеме турында: «Нигә интектерергә иде...»

Быелгы Актаныш Сабан туенда ат үлеме беркемне дә битараф калдырмагандыр. Үзе дә атлар үрчетү белән шөгыльләнүче җырчы Илназ Минвәлиев тә «Интертат»ка үз фикерләрен җиткерде.

«Атлар темасы - минем өчен бик авыр тема. Үзем атлар яраткач, алар чапканда үзем дә чапкан кебек булам. Элек көрәшеп йөргән вакытларда Сабантуй алдыннан борчыла башлый торган идек. Атлар да кешеләр кебек, Сабантуй җиткәнен дә, чабышка керәчәкләрен дә алдан сизәләр.

Актаныштагы хәлләрне ишетү бик авыр булды. Кеше дә спорт ярышының нинди генә төре булуга карамастан, әзерлексез чыга икән – имгәнә. Кул көрәше булсынмы ул, чаңгы ярышы булсынмы.// Көрәшер өчен ел буе спортзалдан чыкмаска кирәк. Атлар беләндә шул ук хәл. Җигә торган атны сарайдан сөйрәп алып чык та, чаптыр! Ул бит чабып өйрәнгән ат түгел. Әлбәттә ул яна! Тренировкасыз чабышка килеп кергән атлар аяксыз кала яки аларның хәле китә. Көрәшче дә атнага 3 тапкыр булса да күнекмәләр ясамаса, матур итеп көрәшә алмый.

Фото: © Илназ Минвәлиевның шәхси архивыннан

Аннан көрәшне, мәсәлән, төрле авырлыкта оештыралар. Атларның да төрлесе була бит, бар «англичанка»лар, «орловский» токымлы атлар, йөк атлары. Көчкә килерлеге күренеп торган килеш нәрсәгә дип интектерергә иде инде ул бичара атны?» - дип сөйләде безгә Илназ Минвәлиев.

Җырчының бүгенге көндә 18 баш йөк һәм 3 баш чабыш аты бар. Чабыш атлары Яңа Чишмә һәм Чирмешән районы Сабан туйларында призлы урыннар яулаганнар. Ләкин һава торышы начар булу сәбәпле, Илназ Минвәлиевкo да ярышларны бик борчылып күзәтергә туры килгән.

«Орловский» токымлы атларым ике тәгәрмәчле арба белән дә, җайдак белән дә чапты. Чабышлар өстән яңгыр койганда узды.. Егылмасалар ярар иде дип котым очып тордым. Арбалары авып китәргә дә мөмкин иде. Җайдак белән чапканда атларның аягы шуып китеп, сыну ихтималы бар иде. Кыскасы, безнекеләр дә бик куркыныч шартларда чаптылар…

Чабышлар тәмамлангач? күңелем тынычланды. Атларыбыз исән-сау, барысы да яхшы. Башка районнардагы имгәнгән һәм үлгән ат өчен генә күңел әрнеп тора. Тере хайван бит инде ул. Күзгә карап тора торган иң тугры җан иясе.

Мин атларны ике юнәлештә үрчетәм. «Рус» һәм «совет» токымлы йөк атларым Кайбыч районындагы Рафаэль Фасаховның ат абзарында тора. Аларның сөтеннән хәләл кымыз җитештерәбез. Кымызны Казандагы махсус офисыбызда реализациялибез, кирәк кеше шуннан гына килеп ала. Ләкин соңгы арада кымыз җиткерә алмый башладык, чөнки атларыбыз колынлый. Атны колынлаганчы һәм колынлагач ике ай саварга ярамый.

Фото: © Илназ Минвәлиевның шәхси архивыннан

Ә чабыш атларым Яңа Чишмәдәге Николай Скоковның татар ат заводында торалар. Шуны да әйтәсем килә, бер чабыш атын тотканчы, ун йөк аты тоту җиңелрәк. Чабыш атларын тоту өчен күп көч түгәргә туры килә. Аны көн саен йөртергә кирәк, йөртү өчен жокей, йөгәне, ияре кирәк. Чабыш атлары махсус рацион белән генә ашатыла. Кыскасы, чабыш атын тоту кесәгә суга торган әйбер, тик яраткач бернишләтеп тә булмый. Йөк атын исә кырга җибәреп, рәхәтләнеп утлатып йөртеп була.

Шушы арада атларым колынлый башлады, баш саннары артыр дип көтәм. Ләкин мин булганыннан да кәнәгать, җырчы кешегә яраткан шөгыле өчен шул җитә. Малкайларның һәрберсенә игътибар да кирәк бит әле», - дип сөйләде безгә Илназ Минвәлиев.

Фото: © Илназ Минвәлиевның шәхси архивыннан

Источник: Intertat
просмотров: 68

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.