Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

13:06, 11.06.2024

Алинә Давыдова үзен Салават Фәтхетдиновның сөяркәсе дип уйлаучыларга җавап биргән

Алинә Давыдова үзен Салават Фәтхетдиновның сөяркәсе дип уйлаучыларга җавап биргән

Блогер Олеся Лесная җырчы, «Ямьле» төркеменең элекке солисты Алинә Давыдова белән әңгәмә корган.

Алинә, сәлам. Ничек хәлләр?

Шәп!

Сине күп кеше Салават Фәтхетдиновның сөяркәсе дип уйлый. Син ничек җавап бирерсең моңа?

Юк инде, юләрме әллә син? Безнең кеше ярата бит инде әллә ниләр уйлап табарга.

Син күптән түгел «Ямьле» төркеменнән киттең. Ни өчен киттең?

Бер-беребезне аңламый башладык. Фикерләребез төрле якка китә башлады.

Сез хәзер аралашасызмы?

Юк, дөресен әйткәндә, юк.

Сәламләшмисез дәме?

Юк.

Син татар эстрадасында кемнәр белән аралашмыйсың?

Мин аны сиңа гына әйтә алам. Иркә белән берничек тә аралашмыйм, мәсәлән. Зәринә Асылкаева белән. Син исәнләшәсең, ә алар сиңа борылып та карамый. Иң сөймәгәнем шул – исәнләшә белмәүләре.

Син кияүдә. Бала табарга исәбегез юкмы?

– Исәбебез бар, планлаштырабыз.

40 миллион кеше төнлә нәрсә белән шөгыльләнә?

Без йоклыйбыз, мәсәлән. Андый эшләрне... Нинди эшләрне (көлә) иртән башкарабыз.

40 миллион кеше төнлә интернетта утыра, Алинә, син уйлаган нәрсә түгел.

Үзен исәнләшмәүдә гаепләгән Алинәгә, пост янында, Зәринә Асылкаева беренчеләрдән булып комментарий язып калдырган.

«Мин кайда исәнләшмәдем? Мин күрми калганмындыр, ләкин максатчан исәнләшмичә һәм карамыйча киткәнем юк», – дип акланган ул.

Алинә үзе «Ямьле» төркеменнән низагларсыз китүе турында язган иде. «5 ел дәверендә мин «Ямьле» төркемендә эшләдем. Әйе, бу – искиткеч матур проект, һәм мин монда барлык яктан да бик күп тәҗрибә җыйдым, күп нәрсәгә өйрәндем. Ләкин тормышымның тагын бер биеклегенә нокта куярга вакыт. «Ямьле»гә 5 ел өчен рәхмәт әйтеп, Аллаһка тапшырып, яңа үрләр яуларга юлга чыгам. Кызлар, сезгә бары тик уңышлар телим, төркем чәчәк атсын», – дип язган иде Алинә социаль челтәрләрдә. Күрәсең, барысы да шома гына бармаган.

Источник: Intertat
просмотров: 63

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.