Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

10:35, 11.06.2024

Әтнә&Алабуга: үзешчәннәр ярдәмендә һәм артистлар чакырып уздырган Сабан туйларына күзәтү

Әтнә&Алабуга: үзешчәннәр ярдәмендә һәм артистлар чакырып уздырган Сабан туйларына күзәтү

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров, Юлай Низаев

Читтән зур-зур суммага артист та юк, авыл кешесенә дә ихтирам бар! Мондый Сабантуйлар да калган, ләбаса, яки Әтнә хакимиятенә – респект!

Әтнә районы сабан туе Каенсар урманы янындагы болында үтә икән. Бу Сабантуй мине ифрат дәрәҗәдә халыкчан булуы белән таң калдырды. Бирегә зур-зур суммалар түләп эстрада җырчыларын чакырмаганнар, җирле ансамбльләр, артистлар рәхәтләнеп сәхнә тотты. Шул ягы белән дә бик үзенчәлекле булды әлеге район хезмәт туе.

Әтнә Сабан туеның пролог өлеше бабай белән онык әңгәмәсеннән, оныкның изге дога кылуыннан башланып китте. Соклангыч хәерле күренеш бит. Шуна әйтим әле: әле кайчан гына сабан туйларында исерткечләр «гөрләвеге» ага иде дә, чирәмнәрдә «салметдин» иптәшләр аунап ята иде. Менә Ходайның бәрәкәте – аек Сабантуйлар, иман кодрәте хөкем сөрә! («Бәйрәм булгач, бәйрәмчә булсын» дигән фикерләр ишетелә анысы).

Пролог хакында тәфсилләбрәк бәян итәсем килә. Әлбәттә, авылча ул, ә шулай да бик ямьле булды. Прологта биюче мәдәният хезмәткәрләренең хореографияләре аксый инде, моны югары сәнгать белгече булмасам да, чамаламау мөмкин түгел. Милли костюмнары да гади генә иде.

Әтнә сабан туенда бәйрәмнең гомер-гомергә төп бизәге булган кыр батырлары һәм терлекчеләре җигүле ат тарантасларында, арбаларында мәйданны гаиләләре белән урады. Аларның һәркайсы – искиткеч үрнәк пар, күпчелеге – күп балалы ата-ана.

Ә бит кайбер районнарда, җирлекләрдә мәйдан түренә җигүле ат «карета»ларында җитәкчеләр керә... Әтнә районы җитәкчелегенең шулай күркәм итеп гади авыл уңганнарын хөрмәтләүләрен күреп сокландым. Сәхнәгә дә, иң беренче булып, авыл хуҗалыгы тармагының төрле звено алдынгылары менде, аннан соң гына түрәләр күтәрелде. Бу күренеш тә мактауга лаек бит, иптәшләр? Гомумән, бу җәһәттән Әтнә хакимиятенә – респект!

Фәрит Мөхәммәтшин: «Әтнә районы сабан туена күрше Марий Элдан да халык күп килә»

Халыкны бәйрәм уңаеннан котлап, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әтнә сабан туеның чын-чынлап милләтләр дуслыгын исбат итүен әйтте.

«Беләсезме, минем уйлавымча, чиста татар авылларында Сабантуй традицияләре саклана, буыннан буынга күчә. Нәкъ Әтнәдәгечә. Халкыбыз Сабантуйларны көтеп ала, бу бәйрәм – очрашулар, хезмәтне данлау, күңелле уеннар урыны. Әтнә сабан туена күрше Марий Элдан да халык күп килә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шулай ук ул Әтнә районының авыл хуҗалыгы һәм икътисад тармагы буенча алдынгылар сафында булуын билгеләде. «Республикада интеграл күрсәткечләр буенча Әтнә районы 5нче урында булса, терлекчелек нәтиҗәләре нигезендә беренче урында бара», – дип искәртте ул.

Фәрит Хәйрулла улы шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабантуй уңаеннан тәбрикнамәсен ирештерде.

Әтнә районы башлыгы: «​​Безнең район чиста авыл хуҗалыгы муниципалитеты»

Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов та халыкка бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләре җиткерде һәм муниципалитетның социаль-икътисади уңышлары хакында сөйләде.

Җитәкче әйтүенчә, Әтнә игенчеләре нәтиҗәләре Татарстанда һәр елны беренче бишлектә тора.

– Әтнә районы – чиста авыл хуҗалыгы муниципалитеты. Елның-елында игенчеләребезнең республика күләмендә беренче бишлектән төшкәннәре юк. Ә инде терлекчеләребезнең эш нәтиҗәсе – 20 елдан артык районыбыз бу өлкәдә алдынгы! Узган Авыл хуҗалыгы елында да Әтнә хуҗалыкларында һәр сыердан 11 мең 400 килограмм сөт савылды.

Бүгенге көндә районыбызның социаль-икътисади хәле тотрыклы. Без бик күп дәүләт программаларында катнашабыз. Алар ярдәме белән авыл җирлекләренең яшәеше яхшыра, – дип бәян итте Әтнә районы башлыгы.

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе: «Терлек азыгына игътибар арта»

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Сәмигуллин әйтүенчә, елдан-ел терлек азыгына игътибар арта. Быел районда кукуруз культурасы чәчелгән мәйданнар күбәйгән.

– Безнең районда чәчүлекләр күбрәк терлек азыгы өчен каралган. Быел кукурузны 2 мең гектарга күбрәк чәчтек, шулай ук люцерна чәчүлекләре күбәйде. Елдан-ел терлек азыгына игътибар арта. Аллага шөкер, безнең хуҗалыкларда терлекнең башы саны да артып бара, – дип сөйләде ул.

Ленар Сәмигуллин һава торышы шартлары игенчеләргә сынау куйганын әйтте.

– Һәрбер язгы чәчү кампаниясе үзенчәлекле булган кебек, быел да бу эш табигать шартлары көйсезлеге белән сузылды. Тулаем 27 мең гектарда чәчү эшләре башкардык, шуннан тыш 10 мең 500 гектарда күпьеллыклар, 7 мең гектарда көзге культуралар тукландырылды, – диде ул. – Көзге культуралар басулары яңгыр булмау сәбәпле начар тишелешле булды, язгы культуралар белән яңадан чәчәргә туры килде. Һава торышы кырыслыгы аркасында хәтта 10 көнләп туктап торырга туры килде, – диде ул.

Милли бәйрәмнең «Кыр батыры» булып «Мәңгәр» хуҗалыгы игенчесе Айнур Сабиров танылды. Айнур Айдар улы «МТЗ-1221» тракторында 786 эт/га язгы кыр эшләре башкарганы билгеле булды. Ул 1129 гектарда чәчкән, 209 гектарда җирдә «зәб» тырмалаган.

Сабан туеның «Баш батыры» исеменә Радик Шакиров лаек булды.

Тәнкыйть кәнфит булмаса да, кабул итегезче, әтнәлеләр!

Сабантуй программасы чаралары бик тыгыз иде. Рәсми кунакларны авылларның сәнгатькәрләре, үзешчән коллективлары әзерләгән «нокта»лар буенча иң башта ук йөртеп чыгарасы булган. Нигә алай эшләргә иде дисәгез – кунаклар ат чабышына ашыкканда тиз-тиз генә атлап карап чыкты аларны... Мәдәният хезмәткәрләре ул вакыт аралыгында үз потенциалларын тулысынча ача алмадылар. Хәер, әлеге хаталар төзәтерлек һәм зыянлы түгел!

Алабуга үз маркасын тотса да, Чаллыга тартыла

Алабуга – әдәби-мәдәни сулышлы җир. Хәер, үзем дә биредә белем алган һәм яшәгән кеше буларак, ансамбльләре белән данлыклы, дип әйтә алам. Хәтта, мәдәният көллиятенең үз «Кама» театры да тулы канлы театр буларак эшли бит. Тик менә, сабан туеның пролог өлешендә – чын-чыннан «ботка» ясауны күрдек! Ниндидер тарихи күренешләр җитеп бетмәде төсле. Оештыручылар әйтүенчә, Алабуга сабан туеның пролог өлешендә генә барлыгы 700 кеше катнашкан.

Мәйдан бүленеше дә, программа да башка елларда узган Чаллы Сабан туе күренешләрен хәтерләтте. Төрледән-төрле күргәзмәләр, мастер-класслар да гаять күп иде.

Билгеле ки, Алабуга – күпмилләтле район. Төрле милләт вәкилләре үзләренең мәдәни үзенчәлекләрен күрсәтүче ишегаллары да эшләде.

Фәрит Мөхәммәтшин: «Алабугалылар Сабантуйны бик матур оештырган»

Алабугада узучы Сабан туен да Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тамаша кылды һәм район халкы бәйрәмне җиренә-җиткереп оештыруын ассызыклады.

«Алабугалылар Сабантуй бәйрәмен бик матур оештырган. Милли киемнәрен сандыктан алып киеп, рәхәтләнеп бииләр, җырлыйлар. Мин бу күренешкә бик шат», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Җитәкче Сабантуйның әһәмиятен дә билгеләде. «Сабантуйның төп максаты – авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, аларны данлау. Алабуга авылларында да бик уңган халык яши, тырышып эшли», – дип сөйләде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл хуҗалыгы белгечләренә теләкләрен дә җиткерде. «Яңадан чәчүләр сәбәпле, 3 көн элек кенә чәчү кампаниясен тәмамладык, ә кичә Алабуга районында яңгыр явып үтте. Авыл кешеләренә мул уңышлар, яхшы эш хаклары телим», – диде ул.

Милли бәйрәмдә Сабантуйның рәсми кунаклары «Алабуга» икътисади зонасында җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы белән танышты. Шулай ук хезмәт коллективлары, уку йортлары һәм авыл җирлекләре әзерләгән чыгышларны, күргәзмәләрне, мастер-классларны карадылар.

Алабуга районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе: «Сабантуй шатлык бәйрәме»

Бәйрәм вакытында Алабуга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Косов Сабантуйның авыл кешесе өчен чын-чыннан шатлык бәйрәме булуын әйтте.

«Сабантуй – авыл уңганнары өчен шатлык, мул уңышка өметләр баглау бәйрәме! Быел Алабугада тулаем 38 мең гектар чәчүлек җире бар, узган елгыга караганда 2 мең гектарга күбрәк», – ди ул.

Алабуга игенчеләре чәчүгә быел 19 апрельдә чыккан булган һәм 25 майда язгы чәчүне төгәлләгәннәр. «Агымдагы елда чәчү кампаниясе уңышлы үтте, дип саныйм. Моңа яңгырлар, җирдә тиешенчә дым булуы да тәэсир итте. Барлыгы 40 чәчү комплексы эшләде. Инвесторларыбыз чәчү мәйданнарын арттыруга зур өлеш кертә. Алга таба, көз көне, уҗым культураларын 6 мең гектарга арттырырга ниятлибез. Әлеге вакытта күпьеллыкларны сенажга чабабыз. Район көн саен 114 тонна сөт җитештерә. Терлекчелек тармагы да үсү юлында», – дип ассызыклады җитәкче.

Дәүләт гимны астында Сабантуй әләмен күтәрү хокукы «Кыр батыры» булып танылган Владимир Лысинга бирелде.

Бәйрәм көрәше келәмендә абсолют җиңүне Илнар Галимов яулады һәм Алабуга сабан туеның «Баш батыр» титулына лаек булды.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте директоры: «Сабантуйга кыштан ук әзерлек башлыйбыз»

Алабуга сабан туенда урындагы мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары килен төшерү йоласын күрсәтте. Көллият директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альфира Әкбәрова Сабантуйга студентлар кыш көне үк әзерләнә башлауларын әйтте.

«Без Сабантуйларга кыштан ук әзерләнә башлыйбыз, чөнки студентларыбыз Сабантуй йолаларын авылларга барып өйрәнәләр, сценарийлар язалар», – дип сөйләде ул.

Гореф-гадәтне сәхнәләштерүдә көллиятнең «Алабуга» җыр һәм бию, «Яшь буын» һәм «Кама таңнары» бию ансамбле катнашты.

Алабуга университеты профессоры: «Студентларга да һәрчак Сабантуйга барырга киңәш итәм»

Алабугада узган Сабантуй бәйрәмендә Казан федераль университетының Алабуга филиалы профессоры, филология фәннәре кандидаты, хезмәт ветераны Анатолий Разживин үзенең студентларына да Сабантуйга барырга, милли йолаларны өйрәнергә киңәш итүен әйтте.

«Алабугада туып-үстем, Сабантуйда исә ел саен катнашам. Алабуга сабан туе – бик үзенчәлекле, ул һәрвакыт борыңгы гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп үткәрелә», – диде ул.

Әңгәмәдәш шулай ук шәһәрнең бай тарихлы үткәне булуын ассызыклады. «Алабуга шәһәренең меңьеллык тарихы бар. Монда төрле дин һәм милләт вәкилләре дус, туган булып яши», – дип сөйләде ул.

Тямай беренче чиратта, аннан соң гына җирлеләр....

Алабуга сабантуена Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чакырылган. Иң башта сәхнә түре чакырулы мәртәбәле кунакка, аннан соң гына районның сәхнә әһелләренә бирелде. Ә менә авыл мәдәният йортлары, клублары хезмәткәрләре җирлекләрен презентацияләгән шатёрлардан һәм шул урында ук сыенган кече сәхнә яныннан ары китә алмадылар.

Ә бит авыл җирлекләрендә нинди генә талантлар юк, бәлки, ике сәхнә ясаганчы, төп сәхнәдә үк авыл үзешчәннәрен дә җырлатырга, биетергә мөмкинлек табыргадыр.

«Интертат»та коллегаларым язуынча, Фирдүс Тямаев Сабантуйларга 400-500 меңгә дә, 600 меңгә дә килә икән. Ә авыл халкы бушка да җырлар иде, муниципалитет җитәкчелегенең бу саллы сумманы җирле мәдәнияткә бирүе дә күпкә отышлырак булыр иде кебек!

Фирдүс Тямаевның чыгышын карарга насыйп булмады, мин калган журналистлар белән идем, телевидение журналистлары кайтырга ашыкты.

Әтнә һәм Алабуга Сабан туйларын чагыштырганнан соң журналист фикерләре:

  • Эстрада җырчысы чакырылган Сабантуйга халык барыбер күбрәк килә. Бу күренеш район яки шәһәр муниципалитетына гына хас түгел. Халыкка бит артист, эстрада җырлары кызык, ә район мәдәниятендә хезмәт куйганнарны кеше көндәлек тормышта да тыңлый ала. Аларның репертуарлары белән дә тамашачы яхшы таныш. Әлбәттә, интернет киңлекләрендә эстраданы Сабантуйларга чакыруга карата фикерләр тискәре. Ә артистсыз Сабантуйны тамаша кылырга әзерләр күп микән? Авыл кешесенә ихтирам кимегән заманда, Сабантуйларны да җырчылар гына тота түгелме соң?!
  • Әтнә Сабан туенда бәйрәмнең гомер-гомергә төп бизәге булган кыр батырлары һәм терлекчеләре җигүле ат тарантасларында, арбаларында мәйданны гаиләләре белән урады, шулай ук сәхнә түренә дә алар беренче булып менделәр. Алар артыннан гына мөхтәрәм түрәләр. Ә Алабугада сәхнәгә бүләкләнергә менәргә әзерләнеп торган иптәшләрне дә сәхнә алды мәйданына кертергә ашыкмадылар.

  • Алабуга Сабан туенда мин ниндидер «мөгез чыгарырдай» күренешләрне, театр, җыр һәм бию сәнгате берләшкәнен көткән идем. Әмма моны сизмәдем. Шулай да, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең Сабантуй мәданындагы тырышлыкларын әйтмичә булмый.

  • Әтнә&Алабуга: Әтнә Сабан туе миңа халыкчанлыгы, җир улларына, көнне-төнгә ялгап эшләгән савымчыларга һәм башка звено авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә карата булган хөрмәт белән сокландырды.

  • Алабуга Сабан туенда – шәһәрчә бәйрәмне тамаша кылдым.

  • Тулаем алганда, ике Сабантуйның үзгә бер ямьле вә матур яклары булды.

Источник: Intertat
просмотров: 62

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.