Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

18:00, 10.06.2024

«Әнисенең туган көненә бүләк» – Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсендә сөенеч

Зөлфия һәм Җәвит Шакировларны оныклары Самира Шакирова үзенең зур уңышлары белән сөендергән. Нәфис гимнастика буенча Самира да чыгыш ясаган «Империя» Татарстан командасы Россия күләмендә узган ярышларда 1 урынны яулаган.

Оныкларына көч биреп торырга әби белән бабай – Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар да килгән. «Ай молодец, кызым. Менә бу бәхет, менә бу шатлык. Әнисенең туган көненә бүләк. Кичә нәнәенең туган көне иде, бүген әнисенеке», – дип шәрехләп тора видеоны төшерүче Җәвит абый. Зөлфия апа шатлык күз яшьләрен дә яшереп тормый.

«Тырыш әби белән бабайның оныгы да тырыш инде», – дип язганнар артистларга «подписчик»лары һәм Самирага яңа уңышлар теләгәннәр.

Источник: Intertat
просмотров: 79

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.