Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

15:17, 10.06.2024

«Өегездә эчегез»: Радий Хәбиров Сабантуйда эчеп утырган Бакалы башлыгын тәнкыйтьләде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Сабан туенда тирмәдә эчеп утырган өчен Бакалы районы башлыгын тәнкыйтьләде. Хакимияттә узган киңәшмәдә Хәбиров кулындагы фотоны селки. Аңлашылганча, Бакалы башлыгын кунаклар өчен тирмәдә эчеп утырганда фотога төшергәннәр. Видео хөкүмәт порталында чыкты.

— Менә минем монда Олег Алексеевич Ефимов фотосы. Мин аңа җитди кисәтү ясыйм. Минем фотогафия бар, сез анда кунаклар тирмәсендә эчеп утырасыз. Алай эшләргә ярамый. Эчәсегез килә икән – һәркемнең шәхси эше. Сабан туе бетте, өегезгә кайтасыз, кунаклар белән нишлисегез килсә, шуны эшләгез. Аңа әйтегез – тагын бер тапкыр кабатланса, ул безнең республикадан читтә эш эзләячәк, – ди ул.

Район башлыгы үзе ни сәбәпледер киңәшмәдә катнашмый.

Башкортстан Башлыгы әйтүенчә, Сабан туеның алкогольсез үткәрелүе беренче чиратта түрәләргә кагыла. Радий Хәбиров фикеренчә, хакимият хезмәткәрләре яшереп кенә сала, шул ук вакытта халыкка алкоголь сатуны тыя, ә бу исә «алдашу һәм гаделсезлек».

- Нигә мин ачуланам? Сезнең эчкәнгә түгел, ә сезнең алдашканыгызга. Минем инде Сабан туеның алкогольсез бәйрәм булуын сөйләп, телем алды. Район башлыкларының шәхсән җаваплы булуларын искәрттем. Иң мөһиме – кунаклар килгәндә, үзегез алкоголь кулланмагыз. Бу алдашу һәм гаделсезлдек. Ягъни без кешеләргә эчәргә ярамый дибез, ә үзебез шыпырт кына эчәбез, – ди Хәбиров.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.