Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

13:36, 10.06.2024

Данир Сабировны Сабан туенда сыйлап кайтарганнар: «Йомшардым»

Данир Сабировны Сабан туенда сыйлап кайтарганнар: «Йомшардым»

Данир Сабировның телеграм-каналыннан скриншот

Узган ялларда Татарстанда Сабан туйлары шаулап-гөрләп узып китте. Эстрада артистлары социаль челтәрләрдә төрле районнардагы бәйрәмнәрне күрсәтеп барды. Бу елгы Сабан туйлары да Фирдүс Тямаевның күлгә сикерүе, Актаныш районында чабып килгән атның егылып үлүе белән истә калырдыр, мөгаен.

Әмма «Сабан туеннан иң риза булып кайткан артист» номинациясендә быел Данир Сабиров җиңү яулаган булыр иде. Аны «сыйлап» җибәргәннәр.

«Алабуга районының Морт авылында да, Тукай районында да шундый яхшы тамашачы булды. Сыйладылар да, бераз йомшардым да, дигәндәй. Тик бүгенге чыгышларымнан һәм халкыбызның тәрбиялелегеннән ләззәт алдым, белсәгез. Шундый урынлы булды барысы да. Бер негатив булмады: һәммәсендә дә бәйрәм кәефе иде», – дип уртаклашты артист нәтиҗәләре белән… һәм сорау тудырды.

Шушы сүзләрне сөйләгәндә, сүз остасы Данир Сабиров үзенә бер дә охшамаган. Дөрес, көне буе сәхнә тоткан артистның аруын да аңларга була, әмма Данирның «сыйланып, йомшарып» кайтып бару күренешеннән соң Данир Сабировның «Бүген дә исерек мин» дигән җыры искә төште.

Данирның теле бәлеш белән сыйланганга күрә генә шулай бәйләнәме ул?

Данир Сабиров иртән дә видео төшергән булган. Аның телеграм-каналындагы иртәнге һәм кичке сөйләмен чагыштырып тыңлап карарга кирәк.

Источник: Intertat
просмотров: 62

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.