Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

11:07, 10.06.2024

Кул таягыннан мылтык ясап Чаллы табибын атып үтергән Мисбах бабай вафат булган

Кул таягыннан мылтык ясап Чаллы табибын атып үтергән Мисбах бабай вафат булган

Инвалид таягыннан корал ясап, табибны атып үтергән Мисбах Сәхәбетдинов вафат булган. Аңа 94 яшь иде.

  • Тукай районы Яңа Мусабай авылында яшәүче 92 яшьлек Мисбах бабай Сәхәбетдинов, кул бармагы имгәнү сәбәпле, 2008 елның 8 июлендә Чаллының 4нче хастаханәсенә ярдәм сорап килә. Аны кабул иткән травмотолог Андрей Железнов бабайдан баш киемен – түбәтәен салуны сорый. Әмма бабай каршы килә, шунда аны, санитар-гигиена нормаларын үтәмәүдә гаепләп, мәҗбүри рәвештә кабинеттан куып чыгаралар.
  • Табибка үпкә саклаган бабай кул таягыннан мылтык ясый, берничә патрон куя. 2014 елның маенда ул травмотолог янына килә, бүлмәсендәге өстәлгә кул таягыннан ясалган мылтыгын куеп, аңа атмакчы була. Әмма корал атмый. Ул өенә кайтып, коралын төзәтә. 2015 елның 11 декабрендә 85 яшьлек пенсионер поликлиникага кабат килә, ишек төбендә табибны көтеп торып, күкрәгенә ата. 52 яшьлек Андрей Железнов шунда ук үлә. Мисбах Сәхәбетдинов аны хастаханәгә алып керергә булышмакчы була, качмый, полиция килгәнен көтә һәм ни өчен бу адымга баруы турында сөйләп бирә. Суд пенсионерны 6 ел да 3 айга һәм 300 мең сум компенсация түләргә хөкем иткән иде.
  • 2020 елның июль аенда Мисбах бабай төрмәдән чыкты. «Шәһри Чаллы» 2022 елда аның хәле авыраюы турында хәбәр иткән иде. Кул таягыннан ясалган мылтык музей экспонаты итеп саклана.

«Аннан кайткач та түбәтәен салмады, намазын калдырмады, милләт тормышыннан читләшмәде. Ул элек тә милли хәрәкәттә актив катнашты, Татарстанны, татар халкын яклап, митинг- пакетларга йөрде, газеталарга язды. Һәм менә шул Мисбах бабаебыз, барысын да калдырып, зөлхиҗҗә аенда бакыйлыкка күчкән. Яткан җире нурлы булсын, җанын рәхмәт фәрештәләре каршы алсын иде… Бәхил бул, Мисбах бабай, түбәтәй өчен төрмәгә киткән Ил карты!» – дип язган язучы Фәүзия Бәйрәмова- Аймал.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.