Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

09:56, 10.06.2024

Чүпрәле Сабан туенда көрәш барганда сугышып киткәннәр

Чүпрәле Сабан туенда көрәш барганда сугышып киткәннәр

Чүпрәле район Сабан туенда көрәшкәндә сугышып киткәннәр. Егетләрнең келәмдә төрткәләшеп китүләрен видеога төшереп торганнар. Видеодан күренгәнчә, көрәшчеләр сөлге тотканда эләгешеп китә, аннары келәм читендә, соңрак кабат келәм уртасында сугыша башлыйлар. Аларны хөкемдарлар, келәм читендә утырган яшь көрәшчеләр дә туктатмакчы була. Ярышларны шәрехләүчененең: «Туктагыз, егетләр, нишлисез», – дигән сүзләре дә ишетелә.

Чыганаклардан билгеле булганча, егетләрнең берсе Кече Чынлы авыл Сабан туе баш батыры булган. Нәтиҗәдә, аларның икесен дә көрәштән төшереп калдырганнар.

Сугышып киткән көрәшчеләрнең берсе - Ульяновск өлкәсе физкультура һәм спорт атказанган хезмәткәре, дөнья чемпионы Сергей Павликның тренеры Фәнис Җаббаровның племяннигы.

Источник: Intertat
просмотров: 69

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.