Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

00:00, 10.06.2024

Тимур Нусратов: «Гаиләмә кайтырга вәгъдә иткән идем бит, бу миңа көч биргәндер»

Тимур Нусратов: «Гаиләмә кайтырга вәгъдә иткән идем бит, бу миңа көч биргәндер»

Төньяк Кавказда, Дагыстанда, Чечняда, аннары махсус хәрби операциядә була

Тимур Нусратовка 30 яшь, аның хәрби тәҗрибәсе инде шактый зур. Армиядә хезмәт иткәндә ул диверсиягә каршы көрәш һәм разведка ротасына эләгә. Демобилизациядән соң полиция хезмәткәре булырга карар кыла, Төньяк Кавказга, Дагыстанга һәм Чечняга командировкаларга бара. Анда ук ул терроризмга каршы көрәштә зур батырлык күрсәтә, Жуков медале белән бүләкләнә, ә контртеррористик операцияләрдә катнашканы өчен, «Черный крест» һәм «Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы» күкрәк билгесе ала.

Тимур Нусратов ополченецлар белән бергә Кырымда махсус биремнәрне үти, моның өчен аны «Кырымны кайтарган өчен» медале белән бүләклиләр.

2019 елда ул РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә була. Аны хезмәт итәргә Таҗикстанга, Әфганстан чигенә хәрби базага җибәрәләр. 2021 елда Бохтар шәһәренең хәрби полициясенә күчерәләр. Шул вакытта ул бер каракны тоткан өчен «РФ Саклану министрлыгының хәрби полициясенә 10 ел» медале белән бүләкләнә.

2023 елдан Тимур утлы кораллар бүлеге командиры вазифасында була. Аның кулы астына мобилизацияләнгәннәр керә.

«Махсус хәрби операция башланганда мине Армия уеннарына: башта – Тольяттига, аннары Мәскәүгә җибәрделәр. Анда безнең команда беренче урынны алды, моның өчен Шойгуның бүләгенә лаек булдым. Таҗикстанга кайттык, һәм безне хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрә башладылар», – дип сөйли Тимур.

Фото: © Тимур Нусратовның шәхси архивыннан

«Минем хәрби тәҗрибәм бар иде, шуңа күрә мин мобилизацияләнгәннәрне әзерләдем»

Бу чорда Тимурның кызы туа, бу – аның икенче баласы, моңа кадәр алар хатыны белән бер малай тәрбиялиләр. Хәрбигә, кызы туу сәбәпле, отпуск бирәләр. Сүз уңаеннан, Тимур үзенең беренче мәхәббәте белән гаилә кора.

«Бу – минем 3,5 ел эчендә беренче ялым булды. Мин ял иттем, гаиләм белән булдым, ә сентябрьдә мобилизация башланды. Миңа утлы кораллар подразделениесе командиры булырга тәкъдим иттеләр. Тәҗрибәм булганлыктан, мин мобилизацияләнгәннәрне әзерләдем, аннары без махсус хәрби операция зонасына юл тоттык», – дип сөйли Тимур.

Сугышчыларга бирелгән РПО «Шмель» реактив пехота утлы кораллары 11 килограмм авырлыкта. «Бу корал 40 метр радиустагы барлык тереклекне яндыра торган ут катнашмасы белән ата», – дип сөйли Тимур Нусратов.

«Бу утлы корал – бер кулланырлык, атасың һәм ташлыйсың. Без үзебез белән икешәрне ташыдык. Без алгы сызыкта һәм «соры зона»да булдык. Минем соңгы һөҗүмем уңышсыз булды», – дип искә ала командир.

Соңгы һөҗүмен ул бик яхшы итеп, нечкәлекләренә кадәр хәтерли. Ул вакытта аның подразделениесе тозакка эләгә һәм чигенергә мәҗбүр була.

«Минем сугыш тәҗрибәм бар иде, ә егетләрнең юк, шуңа күрә мин арттан бардым, аңлашыла, аларга авыр булды. Без шактый ерак ара йөгердек һәм, ниһаять, блиндаж булган «соры зона»га килеп җиттек. Чыгып җитүебезгә хәтта ышанып булмады», – дип искә ала Тимур.

Бу сугышта башка подразделениеләрдән авыр яраланучылар була. Тимур читтә кала алмый һәм үз сугышчыларын ышык урында калдырып, беренче ярдәм күрсәтү өчен, сугыш кырына кире китә.

Фото: © Тимур Нусратовның шәхси архивыннан

«Мин бу карарны автомат рәвештә кабул иттем, йөгергәндә генә «Мин кая барам соң?» дигән уй килде. «Ләкин качарга урын да, кире кайту юлы да юк иде. Юлда башка егетләрнең Француз кушаматлы хәрбине алып чыгып баруларын күрдем – ул авыр яраланган иде. Аны коткарганнар. Без әле дә аның белән элемтәдә торабыз», – дип искә ала Тимур Нусратов.

Тимур тагын да ераграк, яралылар яткан урынга йөгерә.

«Мин белгәннәрем белән беренче ярдәм күрсәттем, инстинктларым белән эш иттем, дисәм дә була. Авыр яраланган иптәшне, аннары икенче төркемнән килгән яраланган офицерны күрдем. Без ут астында идек, бар нәрсә оча, бар нәрсә шартлый иде», – дип сөйли Тимур.

Офицер авыр яралана, Тимур аңа авыртуны баса торган үз даруын тәкъдим итә.

«Бездә шундый кагыйдә бар – үз промедолыңны үзең өчен генә тотарга мөмкин. Моның сәбәбе шунда – сиңа кадәр башкасы аңа бу даруны кадаган булырга мөмкин, син дә кадасаң, ул «передоз»дан үләргә мөмкин. Мин аңардан: «Сиңа промедол кададылармы?» – дип сорадым, ул «Юк», – дип җавап бирде, һәм мин аңа үземнекен кададым. Бу вакытта тагын да көчлерәк һөҗүм башланды, без ачык урында идек: бер якта куак, икенче якта кыр иде. Без аларның күз алдында, ә дошман калкулыкта иде», – дип сөйли Тимур.

«Артка тәгәрәдем һәм өстә гранаталар очканын күрдем»

Яраланган кешене, бернигә карамастан, мөмкин кадәр тизрәк эвакуацияләргә кирәк була.

«Ул шактый гәүдәле егет булганлыктан, без аның бронекиемен салдырырга булдык. Ә анда аның тагын бер җитди ярасы булуын күрдек. Безнең янга ярдәм итәргә теләгән башка сугышчылар йөгереп килде. Без артык күп җыелдык һәм үзебез мишеньгә әйләндек. Бу вакыйгалар фонында мин безнең өстә дроннар очуын ишетеп тордым. Радио аша «Кемнәрнең күге?» дип сорадым, миңа «Безнеке» дип җавап бирделәр. Артка тәгәрәдем һәм өстә гранаталар очканын күрдем. Берсе минем артымда ук шартлады. Мин дроннарга ата башладым, шул ук вакытта радио аша «Күк безнеке түгел» дип хәбәр иттем. Шул вакыт мин дронга эленгән гранатага эләктем, һәм ул безнең өстә һавада шартлады. Минемчә, бу – зур уңыш булды. Кеше үзенә куркыныч янаганда, гадәттә, борыла, бөгәрләнә, ә мин ятып кына тордым һәм «кара син, төштәге кебек» дип уйладым», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша хәрби.

Фото: © Тимур Нусратовның шәхси архивыннан

Шатланырга иртә була. Тимур иптәшләренең башка дрон турында сөйләгәннәрен ишетеп ала.

«Безнең өскә граната ыргыттылар. Мин йөзтүбән яттым. Бу – ахмахлык булды, чөнки безне, һәрвакыт вазгыятьне контрольдә тоту өчен, аркабызга ятарга һәм, берәр нәрсә булса, реакция күрсәтергә өйрәтәләр. Ә мин мәче кебек йөзтүбән яттым. Үзем ятам һәм: «Вәт ахмак», – дип уйлыйм. Ә снаряд шартламады», – дип сөйли ул.

Сержант тезләнеп баса, ә башка сугышчылар аякларына баскан була. Шул мизгелдә артиллерия һөҗүме башлана.

«Барысы да әкренәйтеп төшерелгән видео кебек булды. Мин ятарга кирәклеген аңладым. Минем якка ата башладылар. Баш өстемдә мина шартлады. Шул вакытта «үлдем» дип уйладым. Күз алдымнан бернинди тормышым да узып китте дип әйтә алмыйм. Сулыш кына алып куйдым, бәлки, арыгангадыр. Бу – секунд эчендә булды, ләкин ул миңа озак дәвам иткән кебек тоелды. Мин күп нәрсәне сизеп, уйлап алырга өлгердем. Күрәсең, контузия үз ролен уйнаган: мин, ни өчен бер җирем дә авыртмый, ни өчен шулай җиңел булып китте, дип уйладым», – дип искә ала Тимур.

«Бастым һәм бер күзем юк дип уйладым. Чынлыкта, күземә кыйпылчык эләккән булган. Паникага бирелмәдем, кычкырмадым. Башымда барысы да томан кебек иде, ләкин мин, ничек кенә булса да, исән калырга тиешлегемне аңладым. Гаиләмә кайтырга вәгъдә иткән идем бит, бу – миңа көч биргәндер. Мин борылдым һәм йөгердем. Артта шартлаулар булды, ә мин егылмыйча чаптым», – ди герой.

Тимур йөгергән арада үпкәсендә нәрсәдер чайкалганын сизә. «Броня тишелде микән?» – дип уйладым», – ди ул. Ул сулыш алырга тырыша, ләкин авыр була. Үпкәсе тишелгәнен аңлап, бронежилетны күкрәгенә кысып, йөгерүен дәвам итә.

«Соры зона»дагы блиндажга кадәр йөгердем һәм анда «Чив» кушаматлы хәрбине очраттым. Ул үзе авыр контузия алуына карамастан, миңа беренче ярдәм күрсәтте, күземне бәйләде. Без, мин канымны югалтып бетергәнче, ашыгыч рәвештә китәргә кирәклеген аңладык. Йөгерә-йөгерә, беренче сызыкка кадәр барып җиттек. Болар барысы да ут астында булды. Иң якын блиндажга кердек. Шул вакытта танклар эшли башлады. «Чив» миңа авыртуны баса торган дарулар бирде», – дип аңлата Тимур.

Хәрбиләр тагын да ераграк, икенче сызыкка чигенергә булалар. Вакытны сузсалар соңга калулары мөмкин була, чөнки Тимур бик күп кан югалта. Уттан качарга урын да булмаган ачык кыр аша качарга туры килә.

Фото: © Тимур Нусратовның шәхси архивыннан

«Мин әниемнең һәм хатынымның догалары белән исән калдым»

«Гомумән алганда, мин 3 километрлап бардым. Бәхеткә, бөтен фронт барды, безнең арттан БТР очты. Без аны очыш вакытында диярлек туктаттык. Шуннан соң гына мин уң кулымның да яраланганын күрдем. Мин инде ике кулымны да сизмәдем, «Чив» минем автоматымны алды. БТРга ничек менгәнемне хәтерләмим. Мин броняга мендем, аягымны терәдем. Бу вакытта да утлы һөҗүмнәр тынмады. Ниһаять, без икенче сызыкка килеп җиттек, һәм шатлыктан минем аякларым калтырады, килеп җитүемә ышана алмадым», – дип уртаклаша герой.

Тимур фикеренчә, аңа балачактан ук спорт белән шөгыльләнүе, яхшы физик формада калырга тырышуы ярдәм иткән.

«Мин әнием һәм хатынымның догалары белән исән калганмындыр. Мин «динле кешеме?» дигән сорауга килгәндә, окопларда атеистлар юк, анда һәрхәлдә могҗизаларга ышана башлыйсың. Мин янәшәмдә мина ятуын, «GoPro» язмасын карагач, утлы коралдан безгә атуларын күрдем. Бу бит – могҗиза, бронежилет һәм каска тишелеп бетсә дә, миңа бары тик 5 ярчык кына эләккән. Күземне хастаханәдә коткардылар, мөгез катлавын тегеп куйдылар. Бу хәлләр – тоташ могҗиза. Мине, мөгаен, Аллаһ карабиннан тартып чыгаргандыр», – ди Тимур.

Геройны Екатеринбург госпиталендә аякка бастыралар. Хәзер аның күзе бик аз гына күрә, чөнки кыйпылчык керү нервысын өзгән, әмма тышкы яктан бу – берничек тә сизелми, һәм ир-атның күрү проблемасы барлыгын бик аз кеше генә аңлый.

Фото: © Тимур Нусратовның шәхси архивыннан

«Мин үземә тиешле барлык түләүләрне дә алдым, тиздән пенсия ала башлаячакмын»

Тимур, кем дә булса махсус хәби операциянең ни өчен башланганын аңламаса, аңа бары тик әлеге тарихны искә төшерергә кирәк, дип ышана.

«Кайберәүләр әлегә кадәр «бу сугыш безнекеме, түгелме» дип шикләнә. Чат-рулеткага кереп, анда украиннарга чыгып, алар белән аралашырга мөмкин. Бездә башка милләт вәкилләренә карата мыскыллы сүзләр кычкырып әйтүчеләр юк. Безнең бер генә бала да «Хохла на гиляку!» яки «Резать Бандеру!» дип кычкырып йөрми. Бездә андый әйбер юк. Хәтта немецларга карата да беркайчан да нәфрәт булмаган. Ә аларда бу бар. Минем уйлавымча, бу – безнең арадагы зур аерма», – дип аңлата Тимур.

Әгәр дә кемнеңдер шикләре калган икән, ул Белгородка килеп, андагы хәлләрне үз күзләре белән карый ала, ди Тимур.

«Мин әле Кырымда, ополчениедә хезмәт иткәндә, аларның нәрсә эшләгәннәрен күрдем. Һәм балачактан ук яңалыкларда аларның Львовта ветераннарга карата нинди гамәлләр кылганнарын хәтерлим. Һәм бу очракта ничек итеп «башыңны комга тыгып», Украинада булган хәлләргә игътибарсыз калып була? Бабаларыбызның фашистлар, Бандера белән сугышканнарын, бу тарихны ничек онытып була? Тарихны истә тотарга кирәк, аның өчен сугышырга кирәк. Кешеләр сәясәткә шикләнеп карасалар да, һәр сугышта булган кебек, башта үзеңнекеләр артына яшеренергә, ә аннары инде сәбәпләрен аңларга кирәк», – дип саный сугышчы.

Тимур билгеләп үткәнчә, Ватаныбыз үз яклаучыларына зур ярдәм күрсәтә.

«Әфган һәм Чечня сугышында катнашучылар белән чагыштырганда, хәзер хәрбиләр өчен булган шартлар бик яхшы. Гомумән алганда, безнең тормыш дәрәҗәсе яхшырды. Кемдер «бәяләр күтәрелде» дип зарлана, әйе, алар һәркайда күтәрелде. Мин Таҗикстанда булдым, анда да, шул ук Европа һәм Америкада да шулай ук. Барысы да, Көнбатыш, ди, ә сез андагы тормышны беләсезме? Киткәннәрнең барысы да юкка гына кайтмый. Барысы да чагыштыруда аңлашыла. Кешегә бит тырма өстенә басарга, маңгаена бәрелгәнне тоярга һәм: «Әйе, авырта» дип әйтергә кирәк», – ди герой.

Ул билгеләп үткәнчә, махсус операция башлангач, күпләр берләште – алгы сызыкта булмасалар да, гуманитар ярдәм җыялар, челтәрләр үрәләр, кем ничек булдыра ала. Һәм дәүләт махсус операциядә катнашучыларга барлык тармакларда ярдәм күрсәтә.

«Мин тиешле барлык түләүләрне алдым, тиздән пенсия ала башлаячакмын, хәрби травма аркасында икенче төркем инвалид статусын рәсмиләштердем», – дип сөйләде Тимур Нусратов.

Гражданкада да ул эшсез утырмый, спорт һәм патриотик чаралар оештыра, Чаллыда махсус хәрби операциядә катнашучыларының хәрби кардәшлеген булдыру турында хыяллана.

«Алгы сызыкка барасы, гуманитар йөк илтәсе килә. Бер үк вакытта мобилизацияләнгәннәргә, яраланганнарга юридик мәсьәләләр белән ярдәм итәм, чөнки үзем дә инвалидлык һәм ветеран статусы турында документлар рәсмиләштердем», – дип сөйли Тимур.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Елена Фенина

Источник: Intertat
просмотров: 65

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.