Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

14:31, 09.06.2024

4 бала әнисе Фәридәне елан ашаган: ире фаҗигадә үзен гаепли

4 бала әнисе Фәридәне елан ашаган: ире фаҗигадә үзен гаепли

Индонезиянең Калемпанг авылында 4 бала анасы, 50 яшьлек Фәридә исемле хатын югала. Ул базарга азык-төлек сатарга китеп бара, юл урман аша булган. Кичен өенә әйләнеп кайтмагач, ире – 55 яшьлек Нони борчыла башлый һәм авылдашлары белән хатынын эзли башлый.

Урманда ул хатынының әйберләрен күрә, аларны карагач, хатынына әшәке кешеләр һөҗүм итмәгәнен аңлыйлар. Аннары алар бик нык кабарган, 6 метрлы челтәр буар елан – питонны күреп ала. Еланны үтерәләр, аның корсагын яргач, Фәридә мәете чыга. Питон хатынны киеме белән бергә йоткан була.

Ир фаҗигадә үзен геапләп бетеренә – хатыны белән бергә бармаганына үкенә. Бергә барган булсак, хатынымны саклаган булыр идем, дигән ул.

Соңыннан ачыкланганча, буар елан башта хатынның аягын тешләгән, аннары буып үтергән, башыннан кабып йоткан. Бу хакта dailymail.co.uk яза.

Источник: Intertat
просмотров: 61

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.