Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

01:00, 08.06.2024

Элвин Грей элек йөргән кызы белән Гөлназ Асаева хакына аерылышуын сөйләгән

Элвин Грей моннан берничә ел элек «Дом-2» проектында катнашкан Алина Галимова белән мөнәсәбәтләрен Гөлназ Асаева хакына өзүе хакында сөйләгән. Җырчы әлеге серен «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламова белән әңгәмә вакытында әйткән. Бу хакта «Мой Башкортостан» сайты яза.

Алину Галимованы Элвин Грей концерт вакытында күреп алган. Кыз җырчының игътибарын зур стадиондагы халык арасыннан җәлеп итә. Элвин Грей сөйләвенчә, алар бик тиз очраша, соңрак бергә яши башлыйлар, киләчәккә планнар коралар. Ләкин җырчының актив гастроль туры башлану белән, йөргән кызы көнләшә башлый, һәм бу мөнәсәбәтләргә нокта куела. Шулай ук Алина Элвин Грейның бөтен халык алдында Гөлназ Асаевага зур чәчәк бәйләме бүләк итүен дә ошатмый.

«Башкорт хуҗабикәсе» җырчыга үзенең Гөлназ белән әңгәмәсен дә искә төшерә. Гөлназ Асаева аңа Элвин Грейны бары тик дус итеп кенә күрүен, алар арасында җитди мөнәсәбәтләр булмавын әйткән булган. Тик Элвин Грей бу сүзләрне кире кага.

«Безнең арада роман булды. Мәхәббәт булды. Бәлки, Гөлназның бу турыда сөйлисе килмидер», – дигән Элвин Грей.

Артист Гөлназ белән нинди сәбәпләр аркасында аерылышуын искә төшерә алмаган. Аңа командасындагы бер егет ярдәмгә килгән. «Без ниндидер концерттан соң китеп бардык, ә Гөлназ безнең машина артыннан нәрсәдер атып калды», – дип сөйләгән ул.

Элвин Грей 2021 елда Инзилә исемле кыз белән гаилә корып җибәрде. Алар Уфада һәм Казанда 2 туй уздырдылар. Тормыш иптәше еш кына аның белән гастрольләргә дә йөри.

Гөлназ Асаева исә Вильдан Шәмсетдиновка кияүгә чыкты. Алар 3 яшьлек кызлары Динәне тәрбиялиләр.

Источник: Intertat
просмотров: 94

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.