Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

20:51, 07.06.2024

55 яшьлек Айдар махсус операциягә киткән: «Укыган китаплары да сугыш турында иде»

7 июнь 2024  20:51

«Хезмәт» газетасы журналисты Зөлфия Шакирова контракт белән махсус операциягә киткән кеше турында яза.

Айдар Зәкиев Салавыч авылы егете, гаиләле, Гөлшат ханым белән бер ул, бер кыз үстерделәр, нәни оныклары бар. 2019 елда хәләле белән бергәләшеп 50 яшьлек юбилейларын зурлап, кунаклар җыеп уздырдылар. Аларның туган көннәре икесенеке бер айда — 9 октябрьдә Гөлшат ханымныкы, 27 октябрьдә Айдар Зәкиевныкы.

Ә инде быел, 6 февральдә Айдар Зәкиев кыюланып хәрби контрактка кул куя. Шулай итеп, 55 яшенә таба аяк баскан курку белмәс райондашыбыз безнең тынычлыгыбыз хакына ил сагына китте, дип яза "Хезмәт" газетасы журналисты Зөлфия Шакирова.

— Ике ел җыенды инде ул китәргә, — ди Гөлшат ханым. — Барырга исәбе башта ук булды. Чөнки телевизордан сәяси вакыйгаларны даими карап, илнең хәрби хәле белән гел кызыксынып торды. Укыган китаплары да бит аның сугыш темасына багышланган. Әнә, ахырдан укыган китабы һаман да өстәлдә тора — Виктор Поповның «Один выстрел во время войны» дип атала ул. Андагы геройлар фронт сызыгының бирге ягында — тылда торып, фашизмны җиңүгә бар көчләрен сарыф итүчеләр булса да, ирем бүтәнчә уйлады, андый кеше райондашлары анда булганда монда тыныч кына ята аламы соң?! Барам булгач барам, диде.

Источник: Intertat
просмотров: 86

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.