Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

20:00, 07.06.2024

«Яшисе бик килә иде». 19 яшьлек егет коткаручылар күз алдында батып үлгән

«Яшисе бик килә иде». 19 яшьлек егет коткаручылар күз алдында батып үлгән

Ростов өлкәсендә 19 яшьлек егет пляждагы коткаручылар каршында батып үлгән, аның дуслары коткармакчы булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Батайск шәһәрендә Соленое күлендә көллият студент батып үлә. 1 курста укучы егет 16 һәм 17 яшьлек дуслары белән күлгә ял итәргә килә. Алар катамаранда йөреп кайтырга була. Шуның белән елганың тирән урынына керәләр. Шаһитлар сүзләренчә, егет катамараннан балык кебек суга чумган, башкалары «егет егылды», ди.

Аннары ул су өстендә күренгән һәм «Коткарыгыз» дип кычкырган. Дусларының берсе коткару жилеты киеп, аның артыннан чумган, икенче дусты 5 метр чамасы читтәрәк йөзеп йөри торган булган, ул да тиз генә ярдәмгә килгән.

Ләкин су асты агымы үзенекен итә – дуслары студентны коткара алмый.

Шаһитлар сүзләренчә, бу хәлне яр буенда пляжда эшләүче шәхси коткаручылар күзәтеп тора. Биредәге кешеләр батучы егетләр 15 минут чамасы ярдәм сорап кычкырды, тик ярдәм итүче булмады, дип тә сөйлиләр.

Студент егет мәетен 7 июньдә иртән тапканнар.

«Ул көллияттән соң вузга керергә хыяллана иде. Югары белем алырга бик теләде, яшисе бик килә иде! Ул бик яхшы егет иде, ачык, игелек, ихлас», – ди дуслары.

Тикшерү эшләре бара. Якынча белешмә буенча, егетләр барысы да ап-аек була, салкын суда студент егетнең аягын көзән җыерган булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 77

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.