Башкортстанда судан ике ир-ат һәм бер хатын-кыз мәете тапканнар. Республика буенча Гадәттән тыш хәлләр комитетында хәбәр итүләренчә, хатын-кызның мәете Агыйдел елгасында, тимер юл вокзалы тирәсендә табылган. Бу хакта "ЭлектроГазета.рф" сайты яза.
Фото: © Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе
Бер ирнең мәетен Туймазыда Земснаярд күлендә, икенчесен Иглин районының Тәкәй авылы янындагы Сим елгасында тапканнар.
Фото: © Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе
«Батып үлүчеләр барысы да хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырылды. Оператив тикшерү чаралары уздырыла, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана», - дип хәбәр иткәннәр ведомствода.
Фото: © Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе