Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

13:46, 07.06.2024

Артистларга әләк язган оешма рәисенең урынбасарын үтергәннәр

«Зов народа» хәрәкәте рәисе урынбасары Антон Еговцевны үз өе янында үтергәннәр. Бу хакта оешманың «ВКонтакте» төркеменә сылтама белән РБК сайты яза.

Хәрәкәт рәисе Сергей Зайцев «Известия»гә хәбәр иткәнчә, Еговцевка подъезда хатынының «поклоннигы» һөҗүм иткән һәм берничә тапкыр пычак кадаган. Зайцев сүзләренчә, һөҗүм иткән кеше Антонга элегрәк тә янаган һәм аны күзәтеп йөргән.

«База» Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, бу хәлгә берничә сәгать кала Еговцев полициягә шалтырата һәм Лобня шәһәрендәге йорты подъездында аны ир-ат каравыллап торуын әйтә. Һөҗүм иткән ир-ат хәзер хастаханәдә дип яза «112» Телеграм каналы.

Антон Еговцев

Фото: © "ВКонтакте"

«Зов народа» үзен «мәдәни-тарихи хәтерне һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау» буенча төбәкара иҗтимагый хәрәкәт дип атый.

Бу оешмада катнашучылар Россиянең мәдәният әһелләренә, шул исәптән сугышка каршы позиция өчен берничә мәртәбә әләк язды. Мәсәлән, алар «Мастер и Маргарита» фильмы режисссеры Михаил Локшинга карата армия турында «фейклар» буенча эш ачуны сорап Тикшерү комитетына һәм ФСБга мөрәҗәгать итте, Роспотребнадзордан Noize MC (Иван Алексеев, чит ил агенты дип танылган) продукциясен сатуны туктатуны таләп итте, Animal ДжаZ һәм «Би-2» коллективны оештыручы Егор Бортник чит ил агенты дип танылган төркемнәренә, Максим Галкинга (шулай ук чит ил агенты) һәм башка артистларга зарланды, кайбер фильмнарны прокат таныклыкларыннан мәхрүм итәргә өндәде.

Источник: Intertat
просмотров: 71

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.