Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

13:56, 07.06.2024

Әлфия Шәмсетдинованың улы һәм кызы югалган: аларны урманнан өч көн буе эзлиләр

Әлфия Шәмсетдинованың улы һәм кызы югалган: аларны урманнан өч көн буе эзлиләр

Свердловск өлкәсенең көньягында 12 яшьлек Гришаны һәм аның 10 яшьлек сеңлесе Виканы эзләү дәвам итә. Балалар өч көн элек югалды. Аларны эзләүдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар катнаша, шулай ук башка төбәкләрдән дә белгечләр кушыла башлаган, Төмән өлкәсеннән 20 коткаручы, ә Новосибирскидан «ЛизаАлерт» отряды волонтерлары, аларның Чиләбедәге һәм Кургандагы коллегалары да кушылган. Төнлә эзләү урынына Мәскәүдән координатор да килгән, тик әлегә нәтиҗәләр юк, дип яза E1.RU порталы.

Викториягә 10 яшь, буе 140 сантиметр. Кыз ябык гәүдәле, аксыл-коңгырт чәчле, яшкелт-соры күзле. Кара топ, соры төстәге спорт ыштаны һәм демисезон итек кигән була.

Григорийга 12 яшь, буе 150 сантиметр. Ул ябык гәүдәле, коңгырт чәчле һәм коңгырт күзле. Югалган көнне ул кара капюшонлы кара толстовка, кара шортик һәм кеда кигән була.

4 июньдә балалар бабалары белән Слодобо-Туринский районының Бурмакина авылы янындагы урманга Липка елгасына балыкка китә. Кире кайтырга чыккач, алар адаша. Гриша һәм Виканың әнисе сөйләгәнчә, бер ара алар авылга чыктык дип уйлый һәм балалар алга таба йөгерә. Тик бу ялгыш булып чыга: кибеткә чыгасы урынга, алар тагын бер кат адаша, тик бу юлы бабаларыннан башка калалар. Ахыр чиктә, бабай урманнан чыга ала, әмма ул төгәл нәрсә булганын аңлата алмый, күптән түгел инсульт кичергән һәм күрсәтмә бирүдә ялгыша. Туганнары балаларны ике көн үзләре эзли, тик 6 июньдә полициягә хәбәр итәләр, коткаручылар һәм волонтерлар да кушыла.

Югалган балалар белән бергә урманда бигль токымлы ике эт тә калган, алар бервакытта да балалар яныннан китми торган була. Балаларның үзләре белән шырпылары, тоз, су һәм бераз ризыклары була. Аларның әниләре, Әлфия Шәмсетдинова балалар урманда ориентирлаша белми дип сөйләгән. Өстәвенә, балаларга бу җирлек таныш та түгел, алар үзләре Төмәндә яши, авылда дачалары бар, җир кишәрлеген күптән түгел сатып алганнар.

Бабалары да эзләүчеләргә ияреп, көче җиткәнчә урманны айкаган. Җирле халык сөйләгәнчә, бабай кармакларны һәм этләрнең муенчакларны елгага ташлавын сөйләгән. Тик моны нигә болай эшләгәне аңлашылмый.

Әлфияне эзләү урынында тикшерүчеләр каршы алган, аны Тикшерү комитетына алып киткәннәр.

Источник: Intertat
просмотров: 70

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.