Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

10:32, 07.06.2024

Вахта эшчеләре утырган автобус авариягә эләккән: һәлак булучылар бар

Вахта эшчеләре утырган автобус авариягә эләккән: һәлак булучылар бар

7 июнь иртәсендә Байкал аръягының Могочин районы Давенда бистәсе тирәсендә вахтовиклар утырган автомобиль әйләнеп капланган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр бар, дип яза "АиФ" басмасы.

Вахта автобусында барлыгы 28 кеше булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 22 кеше зыян күргән һәм өч кеше үлгән. Фаҗига урынында Могочин район хастаханәсеннән алты ашыгыч ярдәм бригадасы эшли, хирургия бригадасы булдырылган. Давендага Читадан да табиблар килә.

Фото: © Байкал аръягы Тикшерү комитеты

Полиция мәгълүматлары буенча, машинада төнге сменага эшкә баручылар була. Технологик юлдан барган автомобиль трассадан тайпыла һәм әйләнеп каплана.

Бу фаҗигане Байкал аръягы прокуратурасы һәм Тикшерү комитеты идарәсе тикшерә. Авария урынына Могочин районы прокуроры Андрей Быков та килә.

Фото: © Байкал аръягы прокуратурасы

Тикшерүчеләр автобусны, эзләрне карый, авария шаһитларыннан сорау ала.

Оешма җитәкчелегеннән дә сорау алачаклар, алардан тиешле документларны алып өйрәнәчәкләр. Ачык чыганаклардан билгеле булганча, Давенда бистәсендә алтын таба торган Александровский руднигы бар. Әлеге язма чыккан вакытта бу компания аңлатма бирмәгән.

Фото: © Байкал аръягы прокуратурасы

Давенда бистәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Александр Гизатов РЕН ТВга хәбәр иткәнчә, һәлак булган бер кеше шушы бистәдә яшәгән.

Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осипов кайгы уртаклашты.

«Авариядә һәлак булганнарның гаиләләренең, якыннарының кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын телим», – дип язган ул Телеграм-каналында.

Фото: © Байкал аръягы прокуратурасы

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.