Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

09:46, 07.06.2024

Утырып чыкканнан соң хәрби контракт төзегән»Татарин»: «Һәркемнең үз язмышы, дим әнигә»

Утырып чыкканнан соң хәрби контракт төзегән»Татарин»: «Һәркемнең үз язмышы, дим әнигә»

«Мондый хәл булганда битараф калып булмый»

«Татарин» хәрби кушаматлы хәрбигә 37 яшь, ул Балык Бистәсе районыннан. Контрактны 2023 елның май аенда төзәтү колониясеннән иреккә чыкканнан соң имзаланган. Мотоукчылар батальоны бүлекчәсе командиры, өлкән сержант. Яраланганнан соң ялга кайткан, тиз арада тернәкләнеп, сафка кире кайтырга тели.

«Мин хөкем ителдем. Мине 2013 елның декабрендә 9 елга ирегемнән мәхрүм иттеләр. Мин комарлы уеннар уйнарга ярата идем. Фаҗига булган көнне бөтен хезмәт хакымны оттырдым. Мин кеше үтердем. Ул кеше мине мыскыл иткән сүзләр әйтте, һәм мин ачуымны тыеп кала алмадым... Соңыннан бик үкендем, ул кешенең каберенә барып кайтырга һаман да көч таба алмыйм. Менә мин җәзамны үтәдем һәм яшим, ә ул җир куенында ята», – дип сөйли «Татарин».

Ул колониядә булганда ук яңалыкларны телевизордан күзәтеп баруын һәм Украинада булган хәлләргә битараф кала алмавын әйтә.

«Телевизордан мин тыныч халыкның үлгәнен карадым, әгәр дә бу фашистларны тагын да алга таба җибәрсәң, төзәтеп булмый торган хәл булачагын аңладым. Мин хатын-кызларның балалар белән подвалларда утыруын, бала тудыру йортларына ут ачуларын күрдем. Автобуска һөҗүм итеп, шунда кечкенә кыз үлүен дә хәтерлим. Мин дә фашистларга каршы сугышырга ярдәм итәр өчен шунда барырга теләдем», – дип сөйли «Татарин».

Ул вакытта шәхси хәрби компаниягә (ЧВК) әле алмыйлар иде, көтәргә һәм дөньяда булган хәлләрне күзәтеп торырга гына туры килде, дип искә ала хәрби.

«Мин «Азов» (Россиядә тыелган хәрәкәт) сугышканда үз алларына балалар белән хатын-кызлар кертүен ишеттем. Безнекеләр балага: «Кач!» – дип кычкыралар, шул вакытта азовлылар ата башлый һәм балага эләгә. Шуннан соң безнең сугышчылар, моны күреп, ярсып алга ташлана. Мондый хәл булганда, битараф калу мөмкин түгел», – дип фикер йөртә сугышчы.

Фото: © хәрбинең шәхси архивыннан

«Иреккә чыкканнан соң өйгә кайттым, туганнарым янында булдым, аннары контракт төзедем»

Ул утырганда шәхси хәрби компания вәкилләре төрмәгә килә, әмма «Татарин»ны кабул итмиләр.

«Мин бик борчылдым. 2 тапкыр сайлап алудан үтә алмадым. Миңа, «өченче тапкырда төгәл алырга тиешләр», диделәр. Һәм иреккә чыгарга 10 көн калганда, безгә кабат килделәр. Мин озак уйладым, чөнки 9 ел буена әти-әниемне күрмәдем бит, ә монда махсус хәрби операциягә китәргә мөмкинлек туды. Туганнарымны күрәсем килде. Иреккә чыккач өйгә кайтырга, өйдә булырга һәм аннары контракт төзергә булдым. Мин шулай эшләдем дә», – дип искә ала сугышчы.

Контрактны имзалаганда, акча турында уйламавын, әмма ярдәм итүчеләр булганы өчен илгә бик рәхмәтле булуын әйтә ул.

«Без гаепсез балалар үлүче Украинада үзебез дә туарга мөмкин идек. Ә акча беркайчан да комачауламаячак», – ди хәрби.

«Татарин» армиядә Рязаньда 2004-2006 елларда һава-десант полкында хезмәт иткән.

«Армия күп нәрсәгә өйрәтте, бу белемнәр хәтердә һәм хәзер, махсус хәрби операция зонасында, бик файдалы булды. Автоматны беренче тапкыр кулларына алган кешеләр бар иде, аларны өйрәтергә туры килде. Мин кайнар нокталарда булмадым, шулай да миңа анда барырга кирәклеген аңладым. Ахмак кына курыкмыйдыр, мин, барлык куркынычларга карамастан, барыбер киттем», – дип сөйли контракт төзегән хәрби.

Үз батальоны белән ул Краснолиманск юнәлешендә алгы сызыкта оборонада тора.

«Без алгы сызыкта идек, даими атыш бара иде. Әмма моңа ияләнәсең», – дип тыныч кына сөйли «Татарин».

Фото: © хәрбинең шәхси архивыннан

«Шартламады дип шатландым, әмма бер мизгелдән соң мине шартлау дулкыны алып атты»

6 март көнне «Татарин» яралана.

«Мин снайперлар утырган урыннарга аттым. Алар мине күреп алдылар һәм миңа дрон җибәрделәр. Башта алар снарядны блиндажга ташладылар, аннары тагын да якынрак килә башладылар, ләкин берничек тә эләгә алмадылар. Мин аларның мине күзәтеп торуларын аңладым», – дип искә ала сугышчы.

«Татарин» постовой урынында «төлке чокыры» ясаган булуын – нәкъ менә шул һәм бронежилет белән каска аның гомерен саклап калуын әйтә.

«Миңа «Баба Яга» дронын җибәрделәр. Аның снаряды бик көчле, зур радиуслы. Һәм менә бу снарядны алар минем алга ук ташладылар. Беренче секундларда мин шартламады дип шатландым. Ләкин икенче мизгелдә мине шартлау дулкыны алып атты. Шундый көчле шартлау булды, әйтерсең «КамАЗ» трассада зур тизлектә җиңел машинаны бәрдереп алып китте. Мин бик каты бәрелүемне сиздем, хәтта үлдем дип уйладым. Аннары аңыма килә башладым һәм исән икәнемне аңладым», – дип сөйли ул.

Хәрби күп санлы кыйпылчык яралары ала, кул бармаклары сынган була, башка сугышчылар белән элемтәгә керү өчен рациягә авырлык белән генә сузыла.

«Мине алып чыкканда, сул ягымны сизмәдем. Шартлау вакытында минем өстемә туфрак һәм бүрәнәләр төшкән иде. Каскам бүрәнәләр төшү аркасында изелеп беткән булган», – дип искә ала «Татарин».

Фото: © хәрбинең шәхси архивыннан

«Сугышта булганнар бер-берсен аңлый, без – барыбыз да туганнар»

«Татарин»ны госпитальгә эвакуациялиләр, ярасы бик җитди була – кулына берничә кыйпылчык кергән һәм сынган, аягындагы бармаклары да сынган була.

«Миндә ишемия башланды, шуңа күрә Кременнаяда беренче операцияне ясарга булдылар. Аннары мине Рубежноега алып киттеләр, аннары Ростов-Донга. Шуннан соң мине Санкт-Петербургка алып килделәр – анда хирургия бик көчле, 8 операция вакытында минем кулымны җыйдылар. Мин анда 2 ай булдым», – дип сөйли командир.

Ул, дәваланганда һәм тернәкләнгәндә, ярдәм итәргә әзер булган күп кенә патриот кешеләрне күрүен әйтә.

«Ростов госпиталендә волонтерлар бик ярдәм итте. Алар үзе тора, ашый, үз-үзен карый алмаган һәр сугышчыга ярдәм күрсәтә. Ә Санкт-Петербургта мин, үзем йөри башлагач, башкаларга ярдәм итә башладым. Кайберәүләргә хатыннары һәм туганнары ярдәмгә килә иде. Сугышта булганнар бер-берсен аңлыйлар, без – барыбыз да туганнар. Госпитальдә барысы да, күптәнге танышлар кебек, бер-берсе белән якынаеп бетте», – дип искә ала «Татарин».

Фото: © хәрбинең шәхси архивыннан

«Яраланган өчен барлык түләүләрне дә алдым, үз авылымда йорт сатып ала алам, әмма ашыкмыйм»

Хәрби хәзерге вакытта өендә, аңа тернәкләнү өчен 60 көн вакыт бирелгән, шуннан соң ул кабат комиссиядә тикшерү узачак, аның хәрби сызыкка кире кайту-кайтмавын шунда хәл итәчәкләр.

«Әгәр мине монда калдырсалар, өйләнәсем килә. Ләкин әлегә мин сугыш белән яшим, һәм гражданкада планнар корырга теләмим. Яраланган өчен түләүләрне алсам да, әлегә машина да, фатир да сатып алырга теләмим. Шәһәрдә торак алырга акчам җитәрлек түгел, әмма үз авылымда әзер йорт сатып ала алам», – дип сөйләде ул.

«Татарин» колониядә күп вакытын югалтуын әйтә һәм хәзер югалтканнарын капларга омтыла.

«Мин кайчандыр уеннарга бирелеп, дөрес юлдан тайпылдым. Колониядә мин спорт белән шөгыльләндем, күп укыдым, психологияне өйрәндем, җырлый башладым. Хәзер «Ютуб»та үз каналымны алып барам», – дип уртаклашты ул.

Авыр яралануына карамастан, ул яңадан фронтка кайту турында хыяллана.

«Беренче тапкыр киткәндә, әниемә: «Кайгырма, һәркемнең үз язмышы», – дидем. Күптән түгел бер иптәшем үз үз түшәгендә үлде. Йокларга яткан һәм уянмаган. Тыныч тормышта да, сугышта да үләргә мөмкин. Сәясәттә нәрсә генә булмасын, без үзебезнең якыннарыбызны яклавыбызны аңларга тиеш. Нәрсә генә булмасын, безнең бурыч – Ватанны саклау. Менә, Аллаһ боерса, тернәкләнәчәкмен һәм кире кайтачакмын, чөнки анда минем сугышчан иптәшләрем калды. Мин инде артка борылмаячакмын. Әйе, мин куркам, ләкин мин барыбер барам. Кайткач, сезнең белән тагын бер тапкыр сөйләшәчәкбез», – дип сүзен тәмамлады «Татарин».

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Елена Фенина

Источник: Intertat
просмотров: 59

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.