Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

09:15, 07.06.2024

Үзәк өзгеч видео:Фирдүс Тямаев Башкортстанда «Тямай» кушаматлы хәрбине соңгы юлга озаткан

Үзәк өзгеч видео:Фирдүс Тямаев Башкортстанда «Тямай» кушаматлы хәрбине соңгы юлга озаткан

Фото: Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фирдүс Тямаев төркемендәге шагыйрь, махсус операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм җыючы Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев белән Башкортстанның Федоровка авылына «Тямай» кушаматлы хәрбине соңгы юлга озатырга барган. Ул күпсанлы видеоларны үзенең «Китмә», «Нәрсә соң ул бәхет» җырларына салып сторисларында бүлешкән.

Ике Тямай концерттан соң сәхнә артында танышкан иде.

Фирдүс Тямаев белән очрашкан «Тямай» кушаматлы хәрби һәлак булган

«Авыр көн булды. Әниләргә Аллаһ ярдәм бирсен. 28 яшь туласы булган. Ул шулкадәр минем иҗатымны яраткан, бөтен сумкаларына минем сүзләрне «дайте мне адреналин», «кая бара» һ.б. язып бетергән. Әнисе безне күргәч шаккатты», – дип юлда сөйләшеп бара җырчы белән шагыйрь.

Хушлашу мәрасимендә җырчыга да сүз бирелде.

«Хәерле көн дип әйтеп булмый, хәерле түгел. Без Казаннан «братишка»ны озын һәм соңгы юлга озатырга килдек. Һәр концертта СВО егетләренә аерым җырлар җырлыйбыз. Башкортсан һәм Татарстан егетләренә рәхмәтләр әйтәбез. Концерттан соң егетләр минем яныма керә. «Тямай» позывнойлы хәрби дә керде. Мин фамилиябез бер икән дип уйладым. Ә ул иҗатымны яраткач, шундый кушамат алган. Аның белән видеога һәм фотога төштек, кабат концертта очрашырга сөйләштек. Менә очраштык, ләкин концертта түгел. Ул һәлак булгач, миңа бик күпләр язды. Урыны оҗмахта булсын. Бу дөньяда чит бала юк. Шушындый кайгылы хәбәр ишеткәч йөрәк әрни. Безгә Татарстан һәм Башкортстан егетеме, аерма юк - кайгы, хәсрәт бер. Мин аның турында концертларымда сөйләрмен һәм җырлармын. Ул минем йөрәгемдә калачак. Бәхил бул», – дип сөйләде Фирдүс Тямаев.

Источник: Intertat
просмотров: 61

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.