Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

01:00, 07.06.2024

Салават Фәтхетдинов зур кунаклар кабул иткән

Салават Фәтхетдинов зур кунаклар кабул иткән

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов бу көннәрдә бик зур кунаклар кабул иткән – сәламәтлеге чикле балаларны җыеп, бәйрәм оештырган.

Салават Фәтхетдиновның ишегалдында зур зоопаркы булуын беләбез инде. Җырчы балаларны алар белән шәхсән таныштырып йөргән. Алар, бик кызыксынып, җырчының тутый кошын, әллә ничә төрле тавыкларын, куяннарын күзәткәннәр.

Автоспорт белән мавыгучы җырчы балаларны узыш машинарын күрсәтеп тә сөендергән. Соңыннан балаларның күңелен аниматорлар, җырчылар ачкан.

Балалар Салават Зәкиевич белән аның тормыш иптәшенә үзләре ясаган кул эшләнмәсе бүләк иткәннәр. «Бу сезнең гаилә символы булып саклансын. Тагын очрашулар насыйп булсын иде», – дип теләгән балаларның тәрбиячеләре.

Салават Фәтхетдинов мөмкинлекләре чикле балаларны 1-18 август көннәрендә Камал театрында концертларына да чакырачак.

«Киң күңелле булуыгыз өчен рәхмәт, Салават абый. Сөенечле мизгелләрегез күп булсын»;

«Салават абый, сез – просто супер кеше. Безгә төрле яклап үрнәк сезнең гамәлләр. Аллаһ Тәгалә хәерле озын гомерләр бирсен сезгә»;

«Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәрне куандырганыгыз өчен рәхмәт, Салават Зәкиевич»;

«Яшьләргә нинди матур үрнәк күрсәтәсез. Аллаһ риза булсын үзегездән», – дип язалар Салават Фәтхетдиновка сәхнәдәш дуслары һәм «подписчик»лары.

Источник: Intertat
просмотров: 66

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.