Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

21:00, 06.06.2024

Бер ир, әйбәт эшеннән китеп, каткан тизәк музее ачкан

Бер ир, әйбәт эшеннән китеп, каткан тизәк музее ачкан

Ташка әйләнгән тизәкләрнең иң зур коллекциясе хуҗасы, абруйлы эшеннән китеп, күптәнге хыялын тормышка ашырган: Американың Уильямс шәһәрендә тизәк музее (Poozeum) ачкан. Бу хакта ул Гиннесның рекордлар китабына сөйләгән, дип яза «Лента.Ру» сайты.

Джордж Френдсен Гиннесның рекордлар китабына 2016 елда эләгә. Ул вакытта аның коллекциясендә 1277 копролит була (казылма тизәк), ул аларны 9 илдә тапкан. Хәзер Френдсен 8000 үрнәк белән мактана ала, алар арасында хәтта динозавр тизәкләре дә бар.

Ул балачагыннан ук казу эшләре белән бик мавыга. 18 яшендә Френдсен Американың Юта штатында ташлар һәм ташка әйләнгән калдыклар кибетендә беренче тапкыр копролитлар (борынгы заманнардан калып, таш халәтенә кергән тизәкләр) күрә. Ир-ат казылма тизәкләр турында өйрәнә башлый һәм аларның «вакыт капсуласы» булуын аңлый. Копролитлар борынгы җан ияләренең туклану төрен һәм үз-үзләрен тотышын өйрәнергә, шулай ук алар яшәгән мохит турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Френдсен ташка әйләнгән тизәкләрнең динозаврлар белән бәйле башка төр музей экспонатлары арасында сирәк очравын аңлый. Шул вакытта ул үз коллекциясеннән берничә вакытлыча күргәзмә ясый, ә соңыннан тулы бер музей ачарга уйлый.

Ул 14 ел буе медицина компаниясендә күп хезмәт хакы алып, абруйлы эштә эшләгән, тик бу эшен ташлый. «Бу – искиткеч кешеләр белән бик шәп эш булды. Әмма минем хыялым «Poozeum» музее ачу иде», – дип аңлаткан ул. Френдсен үз максаты өчен башка шәһәргә күченгән. «Poozeum» музее 18 майда ачылган.

Музейга керү бушлай. «Безнең күргәзмәләрдәге могҗизаларны карау өчен финанс чикләүләре беркайчан да, беркемгә дә комачауларга тиеш түгел, дип саныйбыз», – дигән Френдсен. Аңа керем музейдагы сувенир кибетеннән керә. Френдсен әйткәнчә, үзенең проекты турында сөйләгәч, башта кешеләр тискәре фикердә була, ә музейда булганнан соң, фикерләре яхшы якка үзгәрә.

Источник: Intertat
просмотров: 60

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.