Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

17:03, 06.06.2024

Мәскәү уртасында көпә-көндез танылган скейтерны атып үтергәннәр. Үтерүче - журналист

Мәскәү уртасында көпә-көндез танылган скейтерны атып үтергәннәр. Үтерүче - журналист

Мәскәүдә көпә-көндез атыш булды. Алексей Свиридов урамында бер кешене атып үтерәләр. Бу турыда "База" Телеграм-каналы хәбәр итә.

Видеодан күренгәнчә, яраланган ир-ат качарга теләгән. Әмма ул юл читенә егылган һәм кара кием кигән атучы аны башына атып үтергән. Автомат тоткан кешене урамдагы кешеләр дә күрә. Беренче атудан соң куркынган кешеләр як-якка чабыша, кайберләре подъездга кереп кача.

Бераздан Фили-Давыдково районында үтерелгән кеше элекке скейтер, 34 яшьлек Константин Балишанский булганлыгы ачыклана. Ул 2006 елда NikeSB Россия командасында беренче скейтер була.

Балишанскийның аягы сына һәм ул профессиональ рәвештә спорт белән шөгыльләнә алмый башлый, соңгы вакытта ул IT-компаниядә эшли. Үтерүче аны подъезд төбендә көтеп тора. Аны үтергәч, урманлыкка таба кача.

Үлгән ир үзе генә яшәгән, әтисе әйтүенчә. берәү белән дә конфликтка кермәгән.

Бераздан үтерүчене тоткарлыйлар. Тоткарлаганда ул каршылык күрсәтә – куаклар арасыннан ата башлый, барлыгы 15 пуля атып өлгерә, аның үзенә атып, башын яралыйлар. Үтерүченең АКС-74У автоматы була.

Бераздан Балишанскийны атып үтерүдә шикләнелүче кеше – 35 яшьлек Андрей Д. булып чыга. Ул Proskater порталында журналист булып эшләгән һәм Балишанский белән таныш була – күрше подъездда яшәгән.

«База» мәгълүматлары буенча, 35 яшьлек Андрей Демин элек наркотиклар маддәсе буенча хөкем ителгән була. 2009 елда аңа героин саклаган һәм саткан өчен 4 ел шартлы срок билгеләнә.

Полиция ачыклаганча, Балишинскийны үтерү 5 ай алдан планлаштырылган булган. Февраль аенда ук аның аккаунтларын ватып, аның хакында мәгълүмат туплый башлыйлар.

Константин Балишанский скейтер карьерасын аягы имгәнгәннән соң ташлый. Якыннары әйтүенчә, шуннан соң ул үз-үзен таба алмаган. Аны скейтбордингтан тыш мавыгулары булмаган. 20 яшендә ул аягын сындыра, аңа штифт куялар. Шуннан бирле ул элекке дәрәҗәдә чыгыш ясый алмый. Имгәнүдән соң Константин йөкче булып та эшләп ала, компьютерлар төзекләндерә, гадәти эшкә урнашмый.

Константинның әти-әнисе 20 ел элек аерылышкан. Якыннары сүзләренчә, егет кызу канлы булган. әмма әти-әнисе аның ниндидер җитди конфликтларга кергәнен белми. Константинның әнисе улы үлгән вакытта Парижда була, хәзер ул ашыгыч рәвештә кыйтырга чыккан.

Якынча мәгълүматлар буенча, Балишанскийны көнләшү аркасында атып үтергәннәр. Заказга үтерү версиясе расланмаган.

Источник: Intertat
просмотров: 56

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.