Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

12:00, 06.06.2024

Элвин Грейның продюсеры Салават белән конфликты хакында: «Менталитетны белмәгәнбез»

Элвин Грейның продюсеры Салават белән конфликты хакында: «Менталитетны белмәгәнбез»

Блогер «Башкорт хуҗабикәсе»нең «Йолдыз белән бер көн» проектында кунакта Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Элвин Грей булды. Проект кысаларында Миләүшә Шәйхисламова җырчыга гына түгел, аның продюсерына да сорауларын яудырырга өлгергән.

Продюсеры сөйләвенчә, Элвин Грей «ак һәм йомшак» булып күренә генә. «Чын тормышта ул бөтенләй башка. Кырыс, ягъни «Черниковка егете», – дигән продюсер җырчы турында.

Продюсеры Элвин Грейның командасындагы артистларның шәхси проблемаларын хәл итүен дә сөйләгән.

«Ул аларны үзенә янына җыйды да: «Дуслар, эшлибез. Кемнең нинди пролемасы бар?» – дип сорады. Кемдер «фатирым юк» дип җавап бирде. Кемдер «машина кирәк» диде. Шул рәвешле, командасында инде 5 елдан артык эшләүче артистларның кайсына фатир, кайсына җир участогы, кемгәдер машина алып бирде. Бу – аларга алга таба эшләргә стимул булды», – дигән ул.

Продюсеры җырчының депрессиядә булган, иҗатының түбән тәгәрәгән чорын да телгә алган. Баксаң, депрессиягә бирелгән Радикның, ул вакытта, хәтта, яшисе дә килмәгән.

«Мин үзем белән берәр нәрсә эшлим», – дип әйтә иде. Без 3-4 ел рәттән елына 324 концерт биреп килдек. Бу – Радик нәфесле булып, акча эшләргә теләгән өчен түгел, бары тик аңа баштанаяк эшкә бирелергә кирәк булганга гына. Әлбәттә, бөтен кеше дә мондый графиккаы түзә алмый, командабыз составы да алышынып торды», – дигән ул.

Элвин Грей Татарстанга килгәч, башка артистларның үзен яратып бетермәүләрен сизгән. Продюсеры сүзләренчә, алар аны даими «чукып» торганнар һәм юлына төрлечә киртә булырга тырышканнар. Шундыйларның берсе Элвин Грейга «башын эшләтергә һәм гафу үтенергә кушкан» Салават Фәтхетдинов булган.

«Салават белән мин шәхсән сөйләштем. Радик аның барлык дәгъваларын кабул итте. Кунак булсаң, тыйнак бул, диләр. Без тугандаш халыкның менталитетын белеп бетермәгәнбез – Татарстанда хөрмәт белән карарга кирәк икән», – дигән ул.

«Биредә Салават Зәкиевич «смотрящий»мы әллә? Димәк, артист, Татарстанга килгәч, башта Салават Фәтхетдинов янына килергә тиеш?» – дип төпченүен дәвам иткән блогерга продюсерның җавабы кыска булган.

« Ул – татар эстрадасы патшасы. Шулай дип әйтик», – дип йомгаклаган ул сүзен.

Источник: Intertat
просмотров: 62

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.