Календарь

Сентябрь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

01:00, 06.06.2024

Ризат Рамазанов: «Пертес авыруы белән 3 ел урын өстендә яттым...»

Җырчы Ризат Рамазановка балачагында бик озак авырып яткан хастаханә яныннан узып китәргә туры килгән. Әлеге бина җырчыны күңелсез хатирәләргә алып кайткан.

«Дуслар, шушында 3 ел буе урын өстендә яттым. Әни, электричкадан төшеп калып, 2-3 чакрым минем янга менә иде. Бу хәзер балалар туберкулез хастаханәсе дип атала икән инде.

1нче сыйныфтан 3нче сыйныфка кадәр, Пертес авыруы белән, бер кузгалмыйча урын өстендә ятарга туры килде. Аннары яңадан аякка басу, мүкәләп йөрү… Сәламәтлектән Ходай аермасын, исән-сау булыйк», – дигән Ризат социаль челтәрдәге видеода.

Бу хакта Ризат «Сер итеп кенә» тапшыруында: «6 яшемдә тимераяк белән бозда егылып, җитди җәрәхәт алдым. Аягым аксаклый башлады. Шуннан мине 3 ел урын өстендә яткыздылар. Урын өстендә укыдым… Тормасын өчен бәйләп куялар иде. Аннан инде мүкәли башладым, яңадан басарга өйрәндем. Адаптация булды, 5нче сыйныфка укырга кайттым», – дип сөйләгән иде.

Источник: Intertat
просмотров: 78

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.