Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

20:00, 05.06.2024

«Дүрт баланы тракторга утырткан». Трактор тәрәзәсеннән егылган нәни кыз һәлак булган

«Дүрт баланы тракторга утырткан». Трактор тәрәзәсеннән егылган нәни кыз һәлак булган

Россия Тикшерү комитетының Адыгея буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 3 июньдә һәлакәтендә нәни кыз бала үлгән. Җинаять эше ачылган.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 3 июньдә көндез биредә яшәүче ир-ат «Беларус 82.1» тракторы кабинасына дүрт нәни баланы утырта. Ир-атның трактор йөртү өчен таныклыгы да булмый.

Трактор артка таба барганда нәни кыз трактор тәрәзәсеннән егылып төшә, кабинаның чыгып торган урыннарына бәрелеп, бала җитди имгәнә.

Балага ашыгыч ярдәм күрсәтәләр, ләкин хастаханәгә алып барганда бала үлә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Адыгея буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, Кошехабльский районында Красный хуторында авария турында 13.30 минутта хәбәр итәләр. була. Якынча ачыкланганча, биредә яшәүче 30 яшьлек ир-ат трактор белән юлга чыккан. Һәлак булган кыз балага 3 яшь.

Источник: Intertat
просмотров: 77

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.