Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

19:00, 05.06.2024

Миләүшә Зарипова үзен инвалид калдырган кызларның язмышы турында сөйләде

Миләүшә Зарипова үзен инвалид калдырган кызларның язмышы турында сөйләде

Фото: Миләүшә Зарипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Инвалид коляскасындагы блогер Миләүшә Зарипова социаль челтәрдәге сәхифәсендә студент вакытта үзен өченче каттан кызлар этеп төшерүе турында сөйләгән иде.

Миләүшә Зарипова үзен 3нче каттан этеп төшереп гарип иткән кызлар турында: «Көнләштеләр»

Блогерны карап баручылар ул явыз кызларның тормышы белән кызыксынган иде. «Алар җәзасын алганмы? Бу адымнары өчен җавап тотканмы? Хәзер ничек яшиләр икән?» – дигән сораулар юллаганнар иде.

Миләүшә Зарипова үзенең тормышын җимерүчеләрне күптән гафу итүен дә язган иде. Хәзер ул үзен инвалид калдырган кызларның язмышын бәян итте.

«Ул кызларның берсе юк инде, авырып вафат булган. Икенчесенең тормышы юньле тугел, 3 тапкыр ирдән аерылган, икенчеме, өченчеме ире аны кредитка батырган. 1 бала үстерә. Авыр тормышта яшиләр. Менә шундый мәгълүмат җиткерделәр миңа алар турында», – дип сөйләде блогер.

Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.